- Ризат, татар эстарасында син - чагыштырмача яңа кеше. Газета укучыларны үзең белән таныштырып үт әле.
- Тумышым белән Саба районы Алан-Елга дигән авылдан мин. Әтием Ринат, әнием Гөлйөзем исемле. Гөлсирин исемле сеңлем бар. Әти урман хуҗалыгында эшли, әни терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Үземнең дә кечкенә генә булса да дәүләтем...
- Ризат, татар эстарасында син - чагыштырмача яңа кеше. Газета укучыларны үзең белән таныштырып үт әле.
- Тумышым белән Саба районы Алан-Елга дигән авылдан мин. Әтием Ринат, әнием Гөлйөзем исемле. Гөлсирин исемле сеңлем бар. Әти урман хуҗалыгында эшли, әни терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Үземнең дә кечкенә генә булса да дәүләтем - гаиләм бар. Хатыным Зинира. Айгизә исемле бик матур кызчык үстерәбез.
- Сәхнә сине кайсы ягы белән үзенә тартты. Сәнгать юлына ничек кереп киттең?
- Дөресен генә әйткәндә, сәхнә юлына ничек кереп киткәнне үзем дә аңламый калдым. Әти - бик оста гармунчы, һәр бәйрәмнең табын күрке. Әмма миңа Ходай андый сәләт бирмәгән, әллә үзем ялкаурак булып, тырышмадым шунда. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Зинира белән бергә укыдым. Шунда Шәмси Закиров: «Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Илфак Шиһаповка шалтырат әле, ул юмор төркеме оештыра икән, синең бу өлкәдә эшләргә теләгең дә, сәләтең дә бар», - дигәч, Илфак абыйның номерын җыйдым. Шулай итеп, Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләп киттем.
- Илдар Ямалиев белән «Кредит» дигән юмор төркеме оештырган идегез. Тамашачыга Ризат Рамазанов исемен әлеге төркем ирештерде бит.
- Илсөя Бәдретдинова төркемендә Илдар белән бергә эшләдек. Дүрт-биш елдан соң аерылып, башка чыгасы килә башлады. Илдар үзе юморескалар яза иде. Мин - әлеге иҗат җимешләрен баетучы. «Әйдә, үзебезгә эшләп карыйк», - дип тәвәккәлләргә булдык. Аллага шөкер, ярыйсы гына эшләп ятабыз. Менә яңа сезонга яңа концерт программасы әзерләп ятабыз.
- Соңгы арада тормыш иптәшең Зинира белән башкарган җырлар шактый популярлашып китте. «Кредит» белән җыр бер-берсенә аяк чалмыймы?
- Тормышта хатын кредитка каршы булырга тиеш инде ул. Ә болай... Аллага шөкер, аяк чала күрмәсен инде. Әлегә тәртип, «Кредит»ны да, җырлауны да матур гына, җайлап кына алып барабыз.
- Ризат, исемнәрегез бик үзенчәлекле. Татар эстрадасында кабатланмас өчен, киләчәкне күрә белеп, 25 ел элек махсус куштырдыгызмы әллә?
- Дөрестән дә, сирәк исем. Кайберәүләр: «Нинди исем инде бу? Мондый исем буламыни?» - дип тә кабат-кабат сорый. Теле әйләнмәгән кешеләргә: «Зинираны Венера дип кенә әйтегез дип тәкъдим иткән чаклар да күп. «Ризат» исеменең нәрсә аңлатканын да белмим, аны әби - әтинең әнисе кушкан. Италия кухнясында «Ризотто» дигән паста бар. Әмма ул әбинең төшенә дә кермәгәндер дип уйлыйм. Без концерт белән килеп киткәч, балаларга Ризат исеме кушалар икән. «Улыбызны синең исем белән атадык», - дип хатлар да язалар. Үзебезнең балага исем сайлаганда да аптырап беттек. Бөтен төркем белән эзләдек нарасыйга исемне. Бер концерт алдыннан сөйләшеп утырганда, Илдар дигән дустым: «Хәзер бит ике исемне бергә куша торган мода бар. Синнән «Ри»ны, Зинирадан «Зин»ны алабыз да балагызга «Ризин» дип исем кушабыз», - ди.
- «Килешик әле, бабай», «Без - татар егетләре», «Бул үземә генә», «Баҗайлар» дигән җырларың яшьләр арасында тиз таралды, тамашачы үз итте. Моның сере нидә дип уйлыйсың?
- Серен нидә икәнен белмим инде. Булсын, күп җырлар популяр булсын иде. Тырышып эшләү нәтиҗәсе бит инде ул. Халык матур җырларны аңлыйдыр дип беләм инде. Матур җыр колакка ята бит ул.
- «Баҗайлар» клибының сюжеты җиңелчә, кызыклы...
- Анда да маҗарасыз гына булмады. Кич белән ресторанны, табын артын төшерер вакыт җитте. Төп баҗай ролендә - биюче Шамил Галиев. Ул эшкә бик җаваплы карый. Иртән-иртүк фракларын, эшләпәсен киеп килгән иде. Көне буе ресторандагы банкет күренешен төшерүне көтә-көтә арыган, күрәсең. Без урамнан төшереп кайттык, ресторанга килеп кердек, Шамил абый юк. Аннан карыйбыз, моннан карыйбыз - юк инде. Урамга чыксам, юл кырыенда багана утыртырга чокыр казыганнар, казып алынган туфрак өстендә Шамил абыйның эшләпәсе. Барсам, Шамил абый метр ярымлы шул чокырга төшеп киткән дә чыга алмыйча ята. Егетләр белән тартып алдык. Пычракка баткан киемнәре белән ресторанга кереп булмый бит инде. Шуңа күрә Шамил абыйның киемнәрен салдырып, клипны мунчада гына төшереп бетердек.
- Ризат, җырларны кем яза?
- Күп җырларыбызның көй авторы якташым Айдар абый Тимербаев. Мин аңа бик рәхмәтлемен, аның алдында бурычлы. Минем икенче әтием кебек ул. Гел яңа, матур җырларын бүләк итеп тора. Күбесенең сүзләре Айдар Минһаҗевныкы. Шушы тандем татар эстрадасына бик күп матур җырлар, хитлар бүләк итте. Мин аларны «ике Ленин» дип атыйм.
- «Баҗайлар» җырын заказга яздырттым» дип әйткән идең берьюлы.
- Әйе. Без өч баҗай. Өлкән баҗай Казахстанда нефтьче булып эшли. Бервакыт Башкортстанда печән алып кайттык та мунча керәбез. Шул әйтә: «Әйдә, баҗайлар турында җыр эшлә», - ди. Казанга сөенеп кайтып киттем, Айдар абыйга сүзләрен яздырдым. Көе дә булды. Ике ел буе шул җырны җырлап йөрим, клибы да бар. Һаман бәхилләткән кеше юк әле. «Клип төшерә калсаң, үзем спонсор булам», - дигән иде - ярдәме күренми. «Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел», - дип белеп әйтәләр икән дип көлеп йөрим.
- «Бул үземә генә җыры» да Зинира белән синең өчен махсус язылдымы?
- Айдар абыйдан дуэт җыр сорагач: «Бер матур җыр бар, ун ел саклап килдем, сиңа язган булган икән», - дип бирде.
- Ризат Рамазанов исемен таныту, тамашачыга үзеңне тәкъдим итү өчен күпме эшләргә туры килде?
- Әле үземне бик танылган дип әйтәсем дә килми. Таныту өстендә бик күп эшләргә кирәк, дөресен генә әйткәндә. Хәзер бигрәк тә авыр, җырчылар күп. Юмористлар да шактый. Җырчы һәм юморист булыр өчен дә аерылып тора торган үзенчәлекле сыйфат кирәк. Яңа сулыш, яңа ташкын булсаң гына эстрадада үз урыныңны табып буладыр. Танылу дигәннән, Биектау районының Юртыш авылына афиша илттем берьюлы. Шунда бер әби чыкты да: «Килгән бит килгән, - дип сөенә. - Әйдә, теге фирменный биюеңне башкар әле», - дип сорый үзе. Соңыннан гына аңлаштык, Фирдүс Тямаев белән бутаган. «Кайсы җиребез охшаган соң?» - дигән идем, «Икегез дә күп сөйлисез», - диде.
- Ризат, эстрадада үзеңне таптым дип уйлыйсыңмы? Җырчы буларак халык сине ничә ел белер дип уйлыйсың?
- Сәхнәдә үземне таптым дип тә әйтергә тел әйләнми әле. Бу әле башы гына, барысы да яңа башланып кына килә. Ничә ел торырмын дип... Белмим инде, бер көнгә генә, ике-өч елга дип кенә киләсе килми. Ныклы адымнар белән килеп, бер көнлек кенә җырчы булмасам иде. Мәсәлән, Камал театрыннан спектакль карап чыккач, мәгънәсе, идеясе турында әллә ничә көн уйланып йөрисең бит. Юморны да халыкны көлдереп, ахырдан мәгънәсен табып, халыкны уйлата, тәрбияли торган итәргә кирәк.
- Җырлаудан тыш, берәр эш эшли беләсеңме? Кайсы өлкәләрдә хезмәт куйганың бар?
- Студент вакытта кайда гына эшләп карамадым. Башта автоюгычта эшләдем, аннан соң «Мега»да кичке 8дән иртәнге 8гә кадәр кар көрәдем, «Макдоналдс»та кичке 11дән иртәнге 9га кадәр өч кеше бөтен бинаны юа идек. Менә шундый авыр эшләрдә эшләп караган кеше мин (көлә.)
БЕЛЕШМӘ:
Туган көне: 25 октябрь, 1990 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада бүлеге
Кешедә иң яратмаган сыйфат: мактану
Кемнән үрнәк ала: һәр кешедән аз-азлап. «Барысын да кешедән кабатлап булмый, үзем дә булып калам», - ди.
Комментарийлар