“Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина өен җыештырганда, 70 еллык тарихы булган истәлекле киемгә тап булган. Алай гына да түгел, яңа килеш диярлек сакланган бу күлмәкне Фәридә хәзер үзе кия.
Бу хакта җырчы безгә тәфсилләп сөйләде: “Беркөнне зурдан кубып өй җыештырганда, дәү әнинең төенчегенә тап булдым. Аны ачып җибәрүгә, күңелемә бик тә якын истәлекләргә чумдым... Кайчандыр дәү әни миңа кримплен тукымадан тегелгән саргылт төстәге күлмәк бүләк иткән иде. Ялгышмасам, ул тукыма Германиядән кайтарылды, ул вакытта дәү әнинең энесе шунда хезмәт итә иде. 1954 елда дәү әни иптәш кызында шушы тукымадан күлмәк теккән. Бу күлмәгендә ул булачак тормыш иптәше – дәү әтием белән танышкан. Аннан соң алар кавышкан һәм 1955 елда әнием Сәрия туган. Шул вакыттан бирле дәү әни матур күлмәген кадерләп саклаган. Ә бервакыт ул күлмәкне алды да: “Киеп кара әле”, - дип миңа бирде. Ләкин мин ул күлмәккә сыймадым, әмма кадерләп җыеп куйдым. Дәү әнинең арабыздан киткәненә 6 ел, шул вакыттан бирле аның тәсбихләре, дини китаплары, яулыклары һәм күлмәге бер төенчектә сакланды.
Төенчектән чыккан күлмәкне сөенә-сөенә киеп карадым һәм ышанасыңмы – күлмәк миңа тап-таман! Ул көнне ирем Маратның туганнарына кунакка бардык, аларга шушы күлмәкне киеп бардым. Санап карадым да, бу күлмәккә 70 ел икән бит! Мин аны кызым Әлфиямә бүләк итәчәкмен, ул да дәү әниебез төсе итеп кияр, Аллаһы боерса. Тукымасы бигрәк сыйфатлы, тузмый торган булган. Аннан соң шуны әйтәсем килә, бүгенге көндә хатын-кызлар нәфислекне югалтты. Ә бит күлмәк – нәфислек, йомшаклык, мөлаемлелек символы, ул ир-егетләрнең игътибарын җәлеп итә торган әйбер. Шуңа да гүзәл затларны күлмәк кияргә, нәфис булырга өндим.
Дәү әнием Миңлебәдәр Закир кызы 1932 елның 14 гыйнварында туган. Без аның белән 25 ел бергә яшәдек. Ул миңа улларым Самат белән Фәрхәтне үстерергә булышты. “Кайда, кем белән яшәргә?” – дигән сорау тугач та, дәү әни: “Мин Фәридәм белән генә яшим”, - диде. Гомеренең соңгы елларында да, сәламәтлеге какшагач та, һәрвакыт аның янәшәсендә булдым. Дәү әниемә бик рәхмәтлемен, аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул беркайчан да “ярый”, “ярамый” димәде. Шигырьләр, җырлар язды, театрны, сәнгатьне яратты. 1992 елдан бирле аның белән бергә ураза тоттык. Укудан кайтуыма, авыз ачарга дип тәмле ашлар пешереп куя иде. Бик күңелле, рәхәт яшәдек. Дәү әнинең Нагорный бистәсендәге бакчасында әти минем хөрмәткә алмагач утырткан булган. Дәү әти мине “алмам” дип үстерде. Мин – бик бәхетле кеше, чөнки мәхәббәттә үстем, дәү әниле булу – зур бәхет. Дәү әни мине һәрвакыт курчак кебек киендерде, хәтта Мәскәүдән күлмәк кайтарткан иде. Бик яратып кия идем. Дәү әнинең рухы шат, урыны җәннәттә булсын”, - дип сөйләде безгә Фәридә.
Эльвира Шакирова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар