Таһир Гайнуллинны тамашачы Салават Фәтхетдинов җыр театрының элеккеге алып баручысы һәм пародия остасы буларак белә.
Күпләргә ул Тоха кушаматы аша да таныш әле.
Таһир – гаҗәеп шәхес, юктан да кызык таба, теләсә кемне көлдерергә сәләтле ул. Аның исемен ишетүгә яки үзен күрүгә үк ирексездән елмаеп куясың.
- Таһир, балачакта да шундый шук бала идеңме? Холкың буенча кемгә охшаган син?
- Әйе, шундый ук шук һәм шаян булганмын. Шомырт агачларына менеп җырлар җырлый идем. Кәнфит бирәм, дип котыртып юри җырлаталар иде. Ә балачагым Әтнә районы Каенсар авылында үтте. Әти-әнием исән-сау, авылда яшиләр. Икесе дә колхозда эшләде. Холкым буенча әтигә охшаганмындыр дип уйлыйм. Миңа төгәл, чиста, пөхтә булсын - шундый кеше мин. Кызып китә торган гадәтем дә бар. Элек колхозда чөгендер бүлеп бирәләр иде, ул минем үзәгемә үтте. 15-18ләп буразна, озынлыгы чакрымнан артык. Берсендә ачуым чыгып, бөтенесен чабып чыккан идем, нәтиҗәдә иң әйбәт уңыш нәкъ менә безнең буразнаныкы булды. Халык аптыраган иде инде анда. Балачагым күңелле, рәхәт үтте. Без өч бертуган идек: кызганыч, энем мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, ә апам гаиләсе белән Казанда яши. Үзебез Питрәч районының Царево бистәсендә яшибез.
- Бертуган энеңне югалтуны ничек кичердең?
- Энемнең арабыздан киткәненә 12 ел. Бу хакта сөйләшәсе килми... Бик авыр кичердем. Уен-көлке белән вакытлыча онытыласың да, искә төшкәч бик кыен. Бу югалту йөрәктә мәңгелек яра булып калачак. Әти-әнигә бик авыр кайгы булды, башка андый югалтулар күрергә язмасын, якыннарыбыз исән-сау булсын.
- “Үскәч кем булырга?” дигән сорау борчымагандыр сине, Таһир? Артист булып тугансың бит.
- Дөресен генә әйткәндә, артист булырмын дип уйламаган идем. Кечкенәдән техникага мөкиббән кеше, тимер арасында туган дисәм дә була. Мәктәптән соң техникумга керергә уйлаган идем, анда кертмәделәр. 1998 елда районда үткәрелгән слетта җырлап, әби булып сөйләп, колхозга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан ДТ-75 тракторын бүләк иттем, ә район башлыгы Гәбделәхәт Хәкимов миңа видеомагнитофон бирде. Шуннан соң төрле җиргә чакыра башладылар. Дөрес, аңа кадәр дә йөри идем инде. Шул вакытта популярлашып киттем, районда Гран-при алдым. Бәйгеләрдә алдынгы урыннар минеке иде. Шулай итеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Арттан этүчем дә, төртүче дә булмады, барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Кечкенәдән гармунда уйныйм. Каядыр музыка мәктәбенә йөреп түгел, ә үзем өйрәндем. Аллаһы Тәгалә биргән сәләт инде ул. Гомумән, артист булу өчен сәләт кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән талантың юк икән, укып кына артист булып булмый. Ыштан туздырып йөрүдән мәгънә юк дип уйлыйм. Шуңа күрә мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Үзеңнән дә күп нәрсә тора. Кайберәүләр сәхнәдә ятлаганны сөйли. Мин текстны тиз генә карап ала идем дә, үз сүзләрем белән сөйли идем. Алай халыкка күбрәк җиткереп була. Салават җыр театрында эшләгән дәвердә дә сценарийны үз сүзләрем белән сөйләдем.
- Беренче пародияңне кемгә ясадың дип сорау урынсыздыр?
- Укыган вакытта тулак торакта акырып-бакырып пародия ясарга тырыша идем. Бик озак үз өстемдә эшләдем, килеп чыга башлагач, сәхнәдә күрсәттем. Тамашачы бик әйбәт кабул итте. Әйе, иң беренче пародия Салават абыйга булды.
- Пародия ясаучы яшьләргә ничек карыйсың? Синнән киңәш сораучылар бармы?
- Хәзерге яшьләр булдыра, афәрин! Әбри Хәбриевның киңәш сорап мөрәҗәгать иткәне бар. Кайберләре фонограммаларны сорап алды. Булдыралар икән, эшләсеннәр.
- Идеяләрне каян аласың? Рус юмористларын карыйсыңмы?
- Идеяләрне каяндыр алудан, бигрәк тә рус теленнән тәрҗемә итүдән мәгънә юк. Аның кызыгы калмый. Кызык-мызыклар үзеннән-үзе килеп чыга, тормыштан алына.
- Салават Зәкиевичта ничә ел эшләдең? Ташлап китү кыен булмадымы?
- 16 ел бергә эшләдек, аз вакыт түгел, әлбәттә. Ләкин шулай да китүне җиңел кичердем. Пандемия вакыты иде ул. Салават абыйның җибәрәсе килмәгән иде, әмма нишлисең инде? Вакыты җиткән булгандыр. Без аңлашып эшләдек, елына 120шәр концерт куя идек. Турысын әйткән вакытлар да булды, куркып эшләмәдем. Әйтәләр бит, дөресен әйткән туганына ярамаган, дип. Салават абый да урыны белән кырыс, шул ук вакытта шаян кеше. Ул милләткә, туган телгә хөрмәт, мәхәббәт турында безгә гел искә төшереп торды. Салават абыйның концертына ел да барам, карыйм. Ә болай мин концертларга бөтенләй йөрмим.
- Салаваттан киткәч, Ришат Фазлыйәхмәтов, Руслан Кираметдинов белән эшләдең. Әмма икесе белән хезмәттәшлегең озакка сузылмады. Яңадан эстрадага кайту теләге юкмы?
- Юк, булды җитте. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Тамашачым сәхнәгә чакырып һәрдаим смс яза, “Салаватка кире кайтыгыз, сез җитмисез”, - дип язучылар да бар. Татарстан һәм Башкортстан артистлары да концертларын алып барырга чакырып тора. Йөрисем килми.
- Хәзер кайда эшлисең?
- Төзелеш өлкәсендә, экскаваторда эшлим.
- Соңлап кына өйләндең. Озак сайландыңмы? Алсу белән ничек таныштыгыз?
- Сайланып тормадым, ярты гомер гастрольдә йөреп узды. Алсу белән “Туган авылым”да дискотекада таныштык. Ул тумышы белән Спас районыннан. Гастрольгә киткәндә, шалтыратышып тордык, аралар өзелмәде. “Менә күрерсең, мин сиңа өйләнәм”, - дия идем. Ә ул көлә иде. 30 яшемдә, акылга килеп өйләндем һәм бер дә үкенмим. Бүгенге көндә ике улыбыз бар, Аллаһка шөкер. Олысы Галиәскәр быел беренче сыйныфка укырга керә. Төпчеге Кәримгә өченче яшь китте.
- Уллар үстерәсең, агач утырткансыңдыр инде. Өй салу планда бармы?
- Өй салуны уйлаган да юк.
- Нинди начар гадәтләрең бар, Таһир?
- Тәмәке тартам һәм сүгенәм. Сүгенү дигәннән, сүгенү сүзе кергән такмаклар сәхифәсе алып барам. Нинди такмак җибәрәләр, шуны җырлыйм. Әллә кайларга чыгармыйм, телефондагы ватсап статусларына гына куям.
- Үзеңне тиз кызып китүчән дидең. Нәрсә ачуыңны чыгара?
- Берәр нәрсә дөрес булмаса, шундук кызам. Гаделсезлек ачуымны чыгара.
- Синеңчә, идеаль хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Сине аңлый һәм хөрмәт итә торган булсын. Ул вакытта тормыш та җайлы барачак. Дөрес, савыт-саба шалтырамый тормый, әмма сугышу дәрәҗәсенә барып җиткән юк (көлә). Хатын-кыз тиз ышанучан бит ул, күңелен күрә белергә кирәк.
Комментарийлар