16+

Татар эстрадасы «атлары» – кемнәр алар?

2026 елның символы – утлы кызыл ат.

Татар эстрадасы «атлары» – кемнәр алар?

2026 елның символы – утлы кызыл ат.

Утлы Кызыл ат елы, гадәттә, кискен үзгәрешләр, кыю адымнар һәм хәлиткеч вакыйгаларга бай чор булып санала. Бу елны – кыю, максатчан кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Татар эстрадасы йолдызлары арасында да, ат елында туганнар бар. Эстрада “атлары” белән җәһәт сораштыру үткәрдек. 

Илнат Фәрхуллин: «Ат елына тап төшерәсе килми»
 Инде болай да, эшләп торабыз, шөкер. Үзебезнең елны икеләтә ныграк эшлисе булыр, ахры. Ат елына тап төшерәсе килми. Тормыш иптәшем Регина да ат елында туган. Атлар гаиләсе без. Икебез дә ат шикелле көне-төне чабабыз. Дөрес, миңа уңышлар да ат кебек эшләсәм генә килә. Гадәттә, Яңа ел өстәленә диңгез ризыклары әзерли идем. Хәләлем, быел аларны өстәлгә куярга киңәш итмиләр дип укыды әле, шуңа каз һәм пилмән булачак. Һәрберегезне Яңа еллар белән котлыйм. Бәрәкәтле еллар килсен. Исән-сау булыйк, күрешеп торыйк. Барыгызга күңел тынычлыгы телим, матур тормышта яшәргә насыйп булсын.

Винарис Илъегет: «Ат елында тусам да, күңелемдә “үгез” мин» Дөрес, ат кебек тырышып эшләргә яратам. Лилиям менә эт елында туган. Ул “өреп” тора, мин чабып торам (көлә). Яңа ел һәркемгә бары куанычлы яңалыклар генә китерсен иде. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Ходай безне сәламәтлектән аермасын.

Ризат Рамазанов: «Безнең гаиләдә мин генә “ат” бугай»
 Дөресрәге якыннарыбыз арасында ат елында туганнар юк. Ат елында туу холкыма да тәэсир иткәндер, бәлки. Бер эштән дә курыкмыйм. Авыр эш булса да, алынам. Эшнең ояты юк аның. Мактанып әйтүем түгел, әмма ат кебек эшлим. Аягымда басып торып, телемне селкетә алсам, нинди генә хәлдә булсам да, эшлим. Яңа елга хәзер бер генә теләк – илләребез тыныч булсын. Егетләр исән-сау безнең янга тизрәк әйләнеп кайтсыннар. Балаларыбызны үстереп, аларның куанычын күреп, тулы көчкә яшәргә язсын. Барыгызны да Яңа еллар белән котлыйм!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading