“Татар җыры”нда артистлар күп булды. Тик эстрадада зур урын алган, атналар буе бер залда концерт куючы җырчылар килмәде.
Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар. Рифат Зарипов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рамил Шәрәпов та юк. Кайда сез яки чакырмадылармы?
Хәер, сәхнәдә чыгыш ясаган артистлар да бер дә ким түгел иде. Икенче бүлек Салават Фәтхетдиновның җиңел аягы белән башланды. Гадәттә, Салават концертны тәмамлый, ә бу юлы нәкъ уртасында чыгыш ясады. Сюрприз! Тамашачы да бик шатланды аңа. “Салкын чәй” һәм “Эй, гомер” хитларын башкарды, бөтен Казан Экспо кушылып җырлады.
Легендар җырчылар шаккаттыра белә инде. Зөлфәт Хәким “Хәерлегә булсын, шаяртып алыйк”, - диде дә иҗатына хас булмаган җыр башкарды. “Казанда көзге блюз” - шаян сүзле, тик мәгънәле. Фикерләрнең берсе - барысына да үзебез гаепле. Зөлфәт әфәнденең шедевры белән килешми мөмкин түгел. Сүз уңаеннан, “Татар җыры”на гимны да Зөлфәт Хәким язган бит.
Данир Сабиров та тамашачыга моңсу “Синең өчен” җырын тәкъдим итте. Репертуар төрле яклы булырга тиеш, дөрес адым Данир. Гел сикереп, биеп кенә булмый. Данир Сабировның икенче җыры “Булыр идем” быелгы көзнең гимнына әверелде. Көз җылы, матур булды.
Парлы җырчылардан тамашаны Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Ришат һәм Алия Төхвәтуллинар бизәде. Зөлфирә-Алмаз фәрештәләр кебек актан киенгән. Төхвәтуллинарның бәби көтүләре образларына да тәэсир иткән, күрәсең. Алия - ал күлмәктән, ә Ришат- зәңгәр костюмнан. “Татар җыры” сәхнәсендә хәзерге заманда бик популяр чара “гендер пати” оештыра яздылар. Кыз өчен - Алия, малай өчен дип Ришат акча җыйса, билләһи, “гендер пати” булыр иде.
Идрис Газиевны Азат Фазлыев белән бутадылар. Сәхнәгә Идрис әфәнде чыкканда, экраннарда Азат күренде. Тамашачы киләсе артистның кем булачагын алдан белде. Азат Фазлыев биергә ярата икән. Бер урында гына басып торган вакытында да, аяклары тик тора алмый. Түзмәде, “Сиңа!” дип җырлап сикереп куйды.
Азат - биюче, ә Ильмира Нәгыймова - рэпер. “Җаным” җырын башкарганда Ильмира бөтен тел осталыгын кулланды. Чын рэпердан да ким түгел, куплетларында сүзләр яртылаш кына аңлашылды.
Ильмирадан соң Марат чыгыш ясады. Әлбәттә, Яруллин. Кызларга ошаган егетләрне ике төркемгә аерырга була: берсе - текә, начар малай, ә икенчесе - әнинең танышының малае, кыскасы бик яхшы егет. Эстрадабызда бу образларга туры килгән әле өйләнмәгән егетләребез бар. “Начар” малай образында Марат Яруллин кызларның йөрәген әсир итте. Ә аңа капма-каршы образда кояш кебек елмаеп торучы Илшат Сафин гүзәл затларның күңелләренә үтеп керде.
Иркә дә быел ике җыр башкаруына сөенде. Зур төркеме белән чыгып баскач, сәхнәдә буш урын калмады диярлек. Иркәгә кечкенә сәхнәдә чыгыш ясарга ярамый, төркеме сәхнәгә сыя алмау ихтималы бар.
Тамашаны Филүс Каһиров йомгаклады. Рәттән өч җыр башкарды. Филүс үз төркеме белән йөрүне “мода”га керткән артистларның берсе. Филүскә бу бик тә килешә. Тере, моңлы тавыш иясе фонограммага җырлаудан кача. “Татар җыры”н тәмамлаган иң соңгы җыр “Туган телем”не Филүс җырны иҗат иткән Марат Галимов белән башкарды. Җыр сүзләре бүгенге көнебезнең девизына туры килә: “Татар булып яши алсын һәрбер бала”.
Быел тамашада барлык җырчыларның берничә җыр башкаруы шатландырды. Идрис Газиев белән Ильвина гына бер җыр җырлады. Үпкәләмәгәннәрдер дип ышанабыз. Сәхнәдән хитлар яңгырады. Янымда утыручылар да концерт буе кушылып җырлады. Бизәлеш ягыннан сәхнәдән утларның уйнап торуы ошады. Концертларга йөрмәүче кешеләр өчен оештыру бик сыйфатлы тоелачак. Ә инде артистларның концертларына, “Татарча солянка” һәм башка мәдәни чаралар фанатларында “Татар җыры”на өметләр зуррак булуы, билгеле. Нинди генә тамаша куйсалар да, “Татар җыры”на һәркем бер тапкыр булса да, килергә тиеш.
“Татар җыры” икенче елга юбилеен үткәрәчәк. 25 ел! Бу бәйрәмгә оештыручылар салкын карамавына ышанып калабыз. Тамашачыны шаккаттырырсыз дип өметләнәбез. Бер ел вакыт сезгә.
Комментарийлар