16+

Җырчы Эльвира Фазлыева: “Кызым әле дә минем янымда кебек тоела”

Бала кайгысын күрергә язмасын сүзләрен бу кайгыны үз башлары аша уздырганнар гына тулы мәгънәдә аңлыйдыр.

Җырчы Эльвира Фазлыева: “Кызым әле дә минем янымда кебек тоела”

Бала кайгысын күрергә язмасын сүзләрен бу кайгыны үз башлары аша уздырганнар гына тулы мәгънәдә аңлыйдыр.

ТНВ каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева быел да Казан үзәгендә гомере үзелгән кызы истәлегенә – Аида көнен оештырды. Балаларның күңелен күргән Эльвира белән без дә хәбәргә чыктык.

– Икенче ел рәттән балаларны җыеп бәйрәм ясыйсың. Бу гамәлеңне аңламаучылар да бармы?
– Күпләр хәлемне аңлый, бәйрәм әзерләргә ярдәм итә. Бу бәйрәмдә Аиданы яратучылар аның  турында тагын бер кат искә алырга җыеладыр. Элек балалар йортларына, мәчеткә йөри торган кеше түгел идем. Аида күкләрдән миңа юл күрсәтеп тора төсле. Бу бәйрәмне оештырып,  алга таба яшәргә көчләр табам кебек.

– Бу көн сезнең өчен җиңел генә бирелмидер. Ярага тоз салган кебек бит.
– Бәйрәмне күз яшьләре аша оештырам инде. Күңелдәге бушлыкны аңлатып бетерү кыен. Башкалар өчен оптимист булып каласым килә. Аида да гел кояш кебек балкып тора иде, шуңа күрә бу чара кызымны искә алу кичәсе түгел, ә бәйрәм. Аида көне, аның бәйрәме. Балаларны шатландырып, кызымның да рухы шатланыр дип ышанам. Быел ятим, даун синдромы белән авыручы балалар да бәйрәмдә күп булды. Аларны шатландыра алгач, үземә дә бераз булса да, җиңелрәк булып китә. 

– Социаль челтәрдә дә Аида белән булган видеоларны еш урнаштырасыз. Ул әле дә исән-сау кебек тә тоела.
– Бу видеоларга карап бераз булса да юаныч алам, кызым әле дә минем янымда кебек тоела. Кайвакыт аның белән сөйләшәм дә, бәлки мине акылдан шашкан дип уйлаучылар да булыр, әмма мин кызымның ярдәмен тоям, моңа чын күңелдән ышанам. Аиданың  башка дөньяда булуын аңлыйм, әмма ул барыбер күңелем түрендә яши. Аның турында оныта да алмаячакмын.

– Бәйрәм эзерләргә ярдәм итүче иганәчеләрегез күп дип беләм. Аиданың әтисе ярдәм иттеме?
– Ул бу бәйрәм турында бик яхшы белә иде. Еш кын исерек килеш шалтыратып теләсә нәрсә әйтә. “Мине тынычлыкта калдыр инде. Аида искә аласың килсә, бәйрәмгә килегез”, - дип әйттем. Аида көнен оештыру турында белсә дә, бер тиен акча да бирмәде. Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Дөньяда изге күңелле, яхшы кешеләр күп. Аларның минем юлда очравына рәхмәт әйтәм. 

– Ирегез Аидага үз фамилиясен дә бирмәгән иде дип беләм. Бу хакта сөйләшүләр булдымы?
– Бала туганчы да, тугач та Аидага әтисе фамилиясен бирү турында берничә тапкыр сөйләштек. Әни дә: “Кызым, бу мәсьәләне хәл итеп бетерегез инде. Баланың туу турында таныклыгында әтисе юк дип тору да дөрес түгел”, – дигән иде. Булмады, кызым мәңгелеккә китеп барды. Аиданың әтисенең элеккеге хатыны: “Бу сезнең уртак балагыз түгел. ДНК анализ ясат”, – дип иремә кат-кат кабатлап торды.  Шулай бер вакыт Аида алдында да: “Ул минем балам түгел”, - дигән сүзләр яңгырады. Хәзер барысын да искә төшерү бик кыен, чөнки бу хәлләр нәкъ Аиданың үлеме алдыннан булды. Күңелдәгене сөйли башласам, проблемаларым күп булачагын аңлыйм. Аиданы кадерләмәделәр, яратмадылар. Аның үлеме кемнедер сөендергәненә дә үз күзләрем белән инандым.

– Таяк ике башлы диләр. Бу хәлдә үзегезнең гаебегезне тоясызмы?
– Аиданың әтисе гаиләле кеше булса да, үзе миңа игътибар билгеләре күрсәтте. Гел кайгыртып торды, яхшы мөнәсәбәте белән үзенә каратты. Ул тормыш иптәше барлыгы турында да әйтмәде. Безнең шәхси тормышыбыз турында беркемгә дә ачылып сөйләп йөрмәдем. Аида белән тыныч кына яшәп яттык. Ул үзе мөнәсәбәтләребез турында сөйләде, хатыны белән аерылышырга карар кылды. “Аерылуның сәбәбе син түгел”, - дип тә әйтеп торды. Мин беркемгә дә начарлык эшләмәдем. 

– Телевидениедә эшләгәч, гел игътибар үзәгендә торасыз. Танышырга теләүчеләр дә күптер?
– Янымда ышанычлы, бу тормышта ниндидер уңышларга ирешкән ир-ат күрәсем килә. Мин 25 яшьлек кыз түгел инде. Мәхәббәткә генә таянып яшәп булмавын бик яхшы аңладым.  Миңа милионнар кирәк дип уйламагыз, тормыш итәргә уңайлы шартлары булган ир-ат кирәк. Кызганыч, танышырга теләүчеләр арасында йә гаилә корыр өчен фатиры да булмаганнар, йә миллионнар эшләп хатыным юк дип, кәкре каенга терәтергә теләүчеләр генә. Хәзер ир-атларга ышанырга да куркыныч. Мин инде чынга ашмас вәгъдәләргә ышана торган кеше түгел. Мин үземне ниндидер йолдыз дип тә атамыйм. Әмма бу тормышта барыбер ниндидер дәрәҗәгә, максатларыма ирешә алганмын дип уйлыйм. 

– Балалары булган ир-ат белән очрашыр идегезме?
– Әлбәттә! Мине кабул итә алсалар бик бәхетле булыр идем. Монда бит балаларның каршы булмавы да кирәк. Гаиләдәге проблемаларда балаларның гаебе юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

11

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading