Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы, педагог Зөлфия Вәлиева белән хәбәргә чыккач, ул үз өенә кунакка чакырды.
Кешенең йорты да аның турында бик күп әйбер сөйли бит. Йорт тирәли аллы-гөлле чәчкәләр утыртылган, бөтен урамны яңгыратып радиодан татар җырлары яңгырап тора. Өйдән нур, җылылык бөркелә. Монда, чыннан да, бәхетле кешеләр яшидер дип уйлап куйдым. Зөлфия Вәлиеваның ачык күңеллелеге, юмартлыгы, самимимлегенә сокландым. Ул күбәләктәй нәфис, җиңел, әйтерсең язмышы гел яхшы мизгелләрдән генә тора. Тик язмышлардан узмыш юк дип юкка гына әйтмиләрдер.
– Каладан авылга күченгәнсез икән. Бик матур җир, күз тимәсен! Шәһәр сагындырмыймы?
– Казанда ике бүлмәле фатирда яши идек. Яшәү урыныбызны киңәйтәсе килде. Хатын-кыз шундый тынгысыз җан бит ул. Өйдә өстәлнең урынын алыштырсаң да, рәхәт булып китә. Ир-ат мәгарәдә дә яши алыр иде, бәлкем. Зуррак йорт эзләргә тотындык. Тәлгать тә, авыл егете булгач, йорт алуга каршы килмәде. Казан янында гына өй эзләдек. Бу йортыбызны күргәч тә аңа гашыйк булдык. Кеше үзенә насыйп булган җирне барыбер таба икән.
– Сез дөньяга килгәндә әти-әниләрегез бик яшь булган икән.
– Мин туганда, әнигә – 19, әтигә 21 яшь булган. Яшь әти-әниләр булу – горурлык бит ул, шуңа күрә балачакта бераз масаеп та ала идем. Энем Рөстәм белән яшь аермабыз ел ярым гына булгач, безне хәтта игезәкләр дип йөртәләр иде.
– Әти-әниләрегез кем булып эшләде?
– Әни кибетче иде. Шундый шат күңелле, рәхәт кеше ул. Әнием кибетче булгач, мин дә кибетчеләрне бик яратам. Әти хәзер дә дары заводында столяр булып эшли. Яше 70тән артса да, эштән, хәрәкәттән туктамый. Күпме яшьләр пандемия чорында кыскартуларга эләкте, ә әтине әле дә җибәрмиләр, аңа “тотынып” торалар. Алтын куллы кеше, үз эшенең чын остасы! Әти-әниләр үз көйләре белән Казанда тигезлектә яшиләр, шөкер.
– Балачагыгыз нәрсә белән истә калды?
– Мине гел тыялар иде. “Кызый, тик кенә утыр. Аның хәтле көлмә, кеше көлдермә”, – дип әйткәннәре хәтеремдә. Кечкенәдән бик шук булганмын. Минем бөтен әйберне беләсе килә иде. Бәлкем, табигатем шундыйдыр, хәзер дә кызыксынуларым бик күп. Яңа белгән әйберләрне башкаларга да җиткерәсем килә, бу укытучылык билгесе. Кайвакыт үземә: “Ник һаман кеше өйрәтәсең инде син”, – дим. Гел яңалыкка омтылып яшим һәм белемнәрем белән бүлешү ихтыяҗы да зур. Астрология күзлегеннән дә мин – укытучы икән, шуңа күрә холкымны берничек үзгәртә алмыйм. Балалар белән күбрәк эшли башлагач та, бу сүзләргә инандым. Спектакльләр куеп, зур җиңүләр яуладык. Эшемдә Аллаһ Тәгаләнең ярдәмен тоям, әйтерсең лә мин үз юлыма бастым.
– Зөлфия ханым, энегез вафатына ничә ел булды инде? Бу фаҗигагә ачыклык кертеп булдымы?
– Энем вафатына 29 ел инде. Бу шундый билгесез бер хәл булды. Яңа ел алдыннан энем дусты белән Саратов өлкәсенә эшлекле сәфәрдә иде. Аларны юлда ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан. Ничектер сүзгә килеп, ике арада бәхәс купкан. Полиция хезмәткәре исерек булган. Коралын алып энемне атып үтергән. Бу язмыштыр инде... Машинасы тулы бүләк иде. Һәрберебезгә күчтәнәч әзерләгән булган, ә без “бүләк” итеп өй түренә Рөстәмне алып кайтып салдык. 29 декабрьдә җирләдек. Малайлар подъезддан чыккач ук зиратка кадәр юлга чәчәк сибеп бардылар. Шул чәчәкләр өстенә кар яуды, алар бозланып катты. Чәчәкле юл бер ай чамасы шул килеш торды. Бер 10 еллап Яңа елларыбыз бәйрәм булмады. Хәзер дә шулай ук, бу – гомерлек яра. Рөстәм үлеменнән соң беренче Яңа ел әле дә хәтеремдә. Телевизорны кабызып, концерт карап утырабыз. Гел элеккеге җырлар гына яңгырады, һәрберсендә “мой милый, мой родной” сүзләре... Бер сүз дәшмичә, тынлыкта елап утырдык. Яңа ел җитүе энемнең үлеме турындагы хатирәләрне яңартып тора. “Вакыт дәвалый”, – диләр, әмма күңелдә сакланган хәтер китапларын әз генә ачып җибәрсәң дә, куркыныч упкынга төшеп китәсең. Рөстәмгә 20 яшь иде, 9 айлык бала әтисез калды. Кайгы – гаиләңдәге якын кешеңнең үлеме. Калган сынауларга борчылырга да кирәкмидер.
– Сезнең аралар бик якын булган, ахры...
– Әйтәм бит, безне игезәкләр дип атыйлар иде. Ул шундый чибәр, спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры иде. Аның гәүдәсе, бөдрә чәчләре…
Дәвамы бар
Комментарийлар