16+

Зәринә Хәсәншина: "Шомлы хәбәр алудан курыктым..."

Зәринә Хәсәншина – Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы кызы. Беренче карашка тыйнак, оялчан булып тоелган Зәринә – сүзендә тора белгән, максатчан, тырыш кыз.

Зәринә Хәсәншина: "Шомлы хәбәр алудан курыктым..."

Зәринә Хәсәншина – Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы кызы. Беренче карашка тыйнак, оялчан булып тоелган Зәринә – сүзендә тора белгән, максатчан, тырыш кыз.

– Зәринә, һәр гаиләнең үз тәрбияләү кагыйдәләре бар. Сезне ничек үстерделәр?

– Әнием – башлангыч сыйныф укытучысы, әтием – хисапчы-икътисадчы. Без гаиләдә икәү, бертуган энем бар. Рәзил миннән сигез яшькә кечерәк, аңа – 20 яшь, КХТИда икенче курсны тәмамлады. Икебез дә эшлибез, әти-әнидән акча алмыйбыз, киресенчә, аларга үзебез ярдәм итәргә тырышабыз. Әти-әни безне бердәм итеп үстерде, бездә туганлык хисе көчле. Рәзил белән бер-беребез өчен янып торабыз. Аңа 7 яшь тулган көнне мәңге онытмыйм. Ул көнне Казанга киттем һәм мәшәкать белән онытылып, Рәзилне туган көне белән котларга оныттым. Моның өчен әти шалтыратып елый-елый тиргәде. “Ул бит синең бер бөртегең, ничек инде котламыйсың?” – дигән сүзләре әле күңелдә, шуны искә алган саен күңелем тула.

– Әби-бабай тәрбиясе эләктеме сиңа?

– Кызганыч, бабайларны күрә алмадым, алар иртә мәрхүм булган. Ә менә әбиләремне хәтерлим. Әнинең әнисен “яшь әби”, әтинең әнисен “матур әби” дип йөрттем. Миңа карап башка оныклар да шулай эндәште. Ике әбием дә бер авылда яшәде. Сүз уңаеннан, әти белән әни бер бала тудыру йортында, бер кушеткада туган һәм бер сыйныфта укыганнар. Аермалары – 10 көн. Икесенең дә әнисе Шәмсия исемле. Яшь әби матур әбигә: “Менә, сиңа килен алып кайтам”, – дигән һәм күрәсең, сүзе Аллаһының “Амин” дигән чагына туры килгән. Үземне әбиләр белән үстем дип әйтә алмыйм, әмма бик еш кунакка йөрдем. Икесе дә – Ак әби, биш вакыт намаз укыды. Әтинең әнисе 94 яшендә китте, ул – берничә баласын җирләгән сабыр ана. Әнинең әнисе өч ел элек Гает көнне кинәт китеп барды. Әби мәрхүм булганда, мин Оренбургта гастрольдә идем. Әни әбинең хәле начарлануын шалтыратып әйтте, шунда ук куркып куйдым. Башка вакытта әнинең шалтыратуын зарыгып көтәм, ә бу юлы шалтыратмаса гына ярар иде дип теләдем. Шомлы хәбәр алудан курыктым. Кызганыч, концерт барганда, әни әбинең үлгәнен хәбәр итте. Өйгә төнлә кайтып җиттем. Юл буе Исламия апа Мәхмүтова башкаруындагы “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлап кайттым. Әби ул җырны бик ярата иде...

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

15

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading