Психотерапевт четерекле сорауларга җавап бирүен дәвам итә.
Хатын-кыз һәрчак яхшы хуҗабикә булырга тиешме - чисталык-пөхтәлек канында булмаса, моны ничек хәл итәргә? Абьюзерга кияүгә чыгып ялгышкансың икән, аннан ничек качып котылырга? Бернәрсә эшләргә теләк булмаса, бу һәрчак ялкаулык билгесеме? Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган сорауларга җавап бирүен дәвам итә.
Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.
Балаларыбыз барлыгын исәпкә алып, абьюзер ирем белән мөнәсәбәтләрне ничек дөрес корырга? Без аерылышабыз. Ул миңа карата бик агрессив, мин аннан куркам. Әмма икенче яктан, ул балаларны бик ярата.
Гөлинә А.
Абьюзер белән мөнәсәбәтләр бер генә принцип буенча корыла: үзгәртелми торган кырыс чикләр. Бернинди искәрмәләр дә, бернинди «ләкин ул бит әти» дигән акланулар да булырга тиеш түгел.
Әйе, ул балаларын ярата. Әмма бу сезне аның янында түзеп яшәргә мәҗбүр итми. Балалар белән аралашуны, ирегез белән элемтәләрегез минималь булырдай итеп оештырыгыз, аның белән бергә бер калмагыз.
Еллар буе агрессив партнер белән яшәгән хатын-кызлар еш кына бер фикергә килә: башка тормыш юк дип уйлый. Аларның психикасы шул чынбарлыкка ияләшә, ә абьюзердан башка дөнья буш төсле тоела. Бу ышану үзе үк зур кыенлык тудыра.
Чикләр өч төп өлкәдә корыла:
1. Физик куркынычсызлык.
Аерым яшәү урыны, шәхси элемтәне мөмкин кадәр киметү, кирәк булса шәһәрне алыштыру, һәм авыр хәлләрдә ярдәм итә торган хезмәтләрнең барлыгын һәм чынлап та эшләвен белү.
2. Юридик яклау.
Барысы да документаль рәвештә рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Балалар белән очрашу тәртибе сүздә түгел, ә рәсми килешүдә беркетелгән булсын.
3. Финанс бәйсезлеге.
Үз керемегез яки ким дигәндә, үз счетыгыз булу мөһим. Чөнки финанс бәйлелек – кешене тотып калуның төп ысулларының берсе.
Боларның барысын да ялгыз гына эшләргә кирәк дигән сүз түгел. Чит кешеләр – белгечләр, ярдәм хезмәтләре ярдәменә таянырга мөмкин. Шуны истә тотыгыз: сез ялгыз түгел.
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар