16+

Фатирдагы өлешләрне кайчан бүләргә?

Көндәлек тормышта милеккә кагылышлы сораулар бик еш килеп туа: аерылышканнан соң фатирны кайчан һәм ничек бүлергә?

Фатирдагы өлешләрне кайчан бүләргә?

Көндәлек тормышта милеккә кагылышлы сораулар бик еш килеп туа: аерылышканнан соң фатирны кайчан һәм ничек бүлергә?

Васыять язумы, әллә бүләк итү ышанычлыракмы?
Бу мәсьәләләр беренче карашка гади кебек тоелса да, аларның хокукый нечкәлекләре шактый. Ялгыш карар кабул итү исә киләчәктә бәхәсләргә китерергә мөмкин.

Сорау:
Вакытында үз исемемә ипотека рәсмиләштереп фатир алдым. Аерылышкан вакытта, ирем өч кечкенә бала белән мине куып чыгарды. Хәзер балаларның икесенә 18 тулды, кечкенәсе 2 елдан балигь булачак. Фатирда балаларның да өлешләре бар. Иремнең акча бирергә мөмкинлеге юк. Өлешне бүлгәнче кечкенә балага да 18 тулганны көтәргә кирәкме?

– Юк, көтү мәҗбүри түгел. Сез фатирдагы өләшләрне бүлү процессын хәзер үк башлый аласыз.
Әгәр гаиләдә балигъ булмаган бала бар икән, бу очракта аның хокукларын опека органнары яклый. Шуңа күрә фатирны сату яки бүлү өчен аларның рөхсәте кирәк булачак.
Иң кулай вариант — фатирны сатып, акчаны өлешләре булган кешеләргә бүлү. Суд тәҗрибәсендә фатирны бүлмәләргә бүлеп чыгу бик сирәк очрак, чөнки аш-су бүлмәсе, ванна кебек урыннар уртак кала һәм бу низагларга китерергә мөмкин.
Ирегез компенсация түләргә тиеш булса да, акчасы булмаганда бу вариант тормышка ашмый диярлек.
Шуңа күрә еш кына мәсьәлә суд аша хәл ителә: суд фатирны сату турында карар чыгара, ә акча барлык милекчеләр арасында бүленә.
Әлеге процессны озакка сузуның мәгънәсе юк. Киресенчә, вакытны сузу хәлне катлауландырырга мөмкин.
Сезгә милеккә бәйле документларны җыярга; опека органнарына мөрәҗәгать итәргә; кирәк булса, судка гариза бирергә киңәш ителә.

Васыятьме, бүләк итүме: кайсысы ышанычлырак?

Сорау:
- Әти өйне миңа дип васыять (завещание) язган. Әмма танышлар “дарственный” ясату яхшырак диләр. Кайсысы дөресрәк?

- Бу ике юл да законлы, ләкин аларның аермасы зур. Кайсысы яхшырак булуы – сезнең максатка бәйле.
Васыять нәрсә бирә?
Васыять булганда:
— милек хуҗасы (бу очракта әтиегез) исән чакта өй аның исемендә кала
— сез милекне бары тик аның вафатыннан соң гына аласыз
— васыятьне теләсә кайсы вакытта үзгәртергә яки гамәлдән чыгарырга мөмкин

Мөһим:
Хәтта васыять булса да, мәҗбүри өлеш (обязательная доля) дигән төшенчә бар. Мәсәлән, башка балалары да өлеш сорый ала.
 Бүләк итү (дарственный) нәрсә бирә?
Бу очракта:
— өй хәзер үк сезнең исемгә күчерелә
— килешүне кире кайтару бик кыен
— башка варислар бу милеккә дәгъва итә алмый диярлек
Ләкин әтиегез милексез кала (әгәр аерым шартлар каралмаса).

Кайсысы яхшырак?
Әгәр әти яки әнигез милекне тулысынча үз контролендә калдырырга тели, киләчәктә карарын үзгәртергә мөмкин икән, бу очракта васыять язу кулайрак. 

Фатир яки өйне нәкъ менә сезгә бирергә тели, башка варислар белән бәхәс килеп чыкмаган очракта бүләк итү (дарственный) ышанычлырак.
Васыять язылган очракта, милек әти яки әниегездә кала, ләкин соңыннан башка туганнар да моннан өлеш сорарга мөмкин.
Бүләк итү — милек хәзер үк сезнең исемгә күчерелә, аны сездән кире таптып алу да, башкалар белән бүлешү дә бик кыен.

Ныклы карар кабул иткәнче нотариус белән шәхсән киңәшләшү мөһим, чөнки һәр гаилә очрагы аерым карала.

Лилия Гайнуллина әзерләде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading