Психотерапевт четерекле сорауларга җавап бирүен дәвам итә.
Хатын-кыз һәрчак яхшы хуҗабикә булырга тиешме - чисталык-пөхтәлек канында булмаса, моны ничек хәл итәргә? Абьюзерга кияүгә чыгып ялгышкансың икән, аннан ничек качып котылырга? Бернәрсә эшләргә теләк булмаса, бу һәрчак ялкаулык билгесеме? Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган сорауларга җавап бирүен дәвам итә.
Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.
Минем өйдә бер дә тәртип юк, балачактан шулай иде. Мин төрле якка таралып яткан әйберләрне күрмим, алар мине борчымый. Хәзер аңлыйм, барлык билгеләр һәм тестлар буенча миндә СДВГ (игътибарлылык дефициты һәм гиперактивлык синдромы). Ирем моңа көчкә түзә. Мин яхшы хуҗабикә булырга хыялланам, җыештырам, ләкин түземлегем озакка җитми. Бары тик чиста-пөхтә булачакмын дигән карар гына ярдәм итми. Бу очракта нәрсә эшләп була?
Настя К.
СДВГ тестлары – диагноз түгел. Гомумән, шәхеснең эчке төзелешен тестлар бик сирәк төгәл тасвирлый, алар бары тик юнәлеш кенә күрсәтә. Мин үзем бу очракта башка нәрсәне күрәм.
Кайбер кешеләр үз эчке дөньясына чумып яши, ә тышкы тирәлек алар өчен артык мөһим түгел. Майлы кәстрүл, саргайган пәрдәләр, идәндә аунап яткан әйберләр – болар барысы да алар өчен бернинди сигнал бирми торган фон гына. Алар өчен нейтраль булган нәрсәләр, тирә-юньдәгеләргә бик нык тәэсир итә.
Сез, мөгаен, беркайчан да бик пөхтә, «идеаль» хуҗабикә була алмассыз. Монда ихтыяр көче генә җитми – моны үз тәҗрибәгездән беләсез инде. Шуңа күрә сүз җыештыру турында түгел, ә ирегез белән бергә яшәү кагыйдәләрен килештерү турында барырга тиеш. Һәр кешенең үзенә авыр бирелгән өлкәләре бар. Әгәр сез акча эшлисез икән, аның бер өлешен атнага бер яки ике атнага бер тапкыр клинингка юнәлтергә була – һәм мәсьәлә хәл ителәчәк. Әгәр акчаны ирегез эшли икән, бу – аның уртак уңайлылыкка керткән өлеше. Чит кешеләр өен акчага җыештыручылар һәм моны рәхәтләнеп башкаручы кешеләр бик күп бит.
Ирегез белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Аны яратуыгызны, өйдәге тәртипсезлек аңа карата мөнәсәбәт белән берничек тә бәйле түгеллеген аңлатып бирегез. Сез шундый булып корылгансыз һәм бу мәсьәләдә бергәләп чишелеш табарга әзерлекне әйтегез.
Һәм иң мөһиме: һәр кеше үзенең нинди икәнен белергә, моны оялмыйча кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Үз-үзебезне кабул иткәч, якын кешебезгә дә: «Бәхеткәме, кызганычкамы – мин менә шундый» дип әйтү күпкә җиңелрәк була. Һәм шул хәл белән бергәләп яшәргә дә өйрәнеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар