16+

Прописканы алыштыргач, балалар пособиесен яңадан рәсмиләштерергә кирәкме?

Сорауга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Прописканы алыштыргач, балалар пособиесен яңадан рәсмиләштерергә кирәкме?

Сорауга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Әйе, әгәр сез бер төбәктән икенчесенә күченеп, прописка урынын алыштыргансыз икән, балалар пособиесен яңадан рәсмиләштерергә кирәк булачак.

Юрист һәм социаль түләүләр буенча эксперт Екатерина Рыдченко аңлатканча, пособие кеше фактик рәвештә яшәгән төбәктә генә билгеләнә. Шуңа күрә яңа төбәккә күчкән очракта элекке яшәү урыны буенча түләүләрне туктату һәм яңадан гариза бирү мәҗбүри.

Моның өчен башта Социаль фондка иске адрес буенча теркәлүдән төшү турында хәбәр итәргә кирәк. Аннан соң яңа яшәү урыны буенча пособие билгеләүгә гариза тапшырыла.

Шуны истә тотарга кирәк: гариза яңадан каралганда гаиләнең кереме, күчемле һәм күчемсез милке, банк кертемнәреннән алган табышы кабат тикшерелә. Моннан тыш, бәяләү яңа төбәктәге яшәү минимумы нигезендә үткәрелә. Әгәр гаилә яңа төбәктә пособие алу шартларына туры килмәсә, түләү билгеләнмәскә мөмкин.

Эксперт искәрткәнчә, вакытлыча теркәлү нигезендә пособие алырга теләүчеләргә хәзер шул төбәктә чынлап та яшәүләрен расларга кирәк. Моның өчен аренда килешүе, балалар бакчасы яки мәктәптән белешмә кебек документлар соралырга мөмкин.

Мондый таләпләр кайбер гражданнарның яшәү минимумы югарырак булган төбәкләрдә генә вакытлыча теркәлү рәсмиләштереп, зуррак күләмдә пособие алырга тырышуы белән бәйле.

Шулай ук бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле дәүләт пособиеләре Россия территориясендә даими яшәүче Россия гражданнарына гына түләнә. Россия гражданлыгы һәм пропискасы булса да, гаилә чит илдә даими яшәсә, әлеге түләүләргә хокукы булмый.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading