16+

...спортчы ук булмаса да

Улыма 4 яшь тулды. Берәр төрле спорт секциясенә бирергә телим. Шуларның исемлеген урнаштырсагыз иде. Гөлсинә Вакказова, Казан Казанның балалар өчен каралган спорт секцияләре: Совет районында Футбол буенча 14 нче спорт мәктәбе Курчатов ур, 14а, тел. 298-83-30. Балалар 7 яшьтән кабул ителә. Өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе Отрадная ур, 42, тел....

...спортчы ук булмаса да

Улыма 4 яшь тулды. Берәр төрле спорт секциясенә бирергә телим. Шуларның исемлеген урнаштырсагыз иде. Гөлсинә Вакказова, Казан Казанның балалар өчен каралган спорт секцияләре: Совет районында Футбол буенча 14 нче спорт мәктәбе Курчатов ур, 14а, тел. 298-83-30. Балалар 7 яшьтән кабул ителә. Өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе Отрадная ур, 42, тел....

Улыма 4 яшь тулды. Берәр төрле спорт секциясенә бирергә телим. Шуларның исемлеген урнаштырсагыз иде.
Гөлсинә Вакказова, Казан


Казанның балалар өчен каралган спорт секцияләре:
Совет районында
Футбол буенча 14 нче спорт мәктәбе

Курчатов ур, 14а, тел. 298-83-30. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
Өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе
Отрадная ур, 42, тел. 298-53-93. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
«Ак бүре» спорт комплексында дзюдо һәм ирекле көрәш секциясе
Ваһапов ур, 17а, тел. 276-33-10. Дзюдога балалар 5 яшьтән, ирекле көрәшкә 8 яшьтән кабул ителә.
«Мирас» СКда футбол һәм каратэ секцияләре
Фәйзи ур, 6, тел. 562-03-20. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге
Фәйзи ур, 2а, тел. 237-62-42. Тенниска балалар - 6, бокска 9 яшьтән кабул ителә.
Ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Патрис Лумумба ур, 47а, тел. 279-66-02. Балалар 11 яшьтән кабул ителә.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында
Баскетбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Бондаренко ур, 2, тел. 562-06-34. Балалар 8 яшьтән кабул ителә.
«Олимп» СКда гандбол
Чистай ур, 67а, тел. 562-03-85. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
«Савиново» спорт мәктәбендә футбол буенча тренировкалар
А.Бичурин ур, 22/26, тел. 520-13-11. Балалар 6 яшьтән кабул ителә.
Нәфис гимнастика буенча «Триумф» СК
О.Кошевой ур, 17, тел. 562-06-44. Балалар 4 яшьтән кабул ителә.
«Ак барс» көрәш сарае
Әмирхан ур, 1г, тел. 557-74-26. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
Футбол буенча 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Бичурин ур, 22, тел. 520-13-11. Балалар 6 яшьтән кабул ителә.

Вахитов һәм Идел буе районнары
Казанның теннис академиясе

Оренбург тракты ур, 101, тел. 221-24-96. Балалар 5 яшьтән кабул ителә.
«Тулпар» СКда футбол һәм регби секцияләре
Р.Гәрәев ур, 80, тел.221-31-03. Балалар 11 яшьтән кабул ителә.
«Приволжанин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Парин ур, 10, тел. 229-19-30. 5 яшьтән - спорт биюләре, 7 яшьтән - футбол, дзюдо, баскетбол, 9 яшьтән - җиңел атлетика.
Спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Горький ур, 11 /2, тел. 238-49-19. Балалар 4 яшьтән кабул ителә.
Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Н.Ершов ур, 76, тел. 238-47-80. Баскетбол, футбол, бокс, тимераяк спорты, ирекле көрәш. Балалар 7 яшьтән кабул ителә.
«Динамо» спорт мәктәбендә чирәмдә хоккей, футбол, ирекле көрәш һәм регби секцияләре
Оренбург тракты ур, 5,тел. 5-333-684. Балалар 6 яшьтән кабул ителә.

Киров һәм Мәскәү районнары
«Смена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе

Гудованцев ур, тел. 571-77-70. Балалар хоккей буенча - 5 яшьтән, өстәл теннисы буенча - 7 яшьтән, пауэрлифтинг буенча 13 яшьтән кабул ителә.
«Ракета» стадионы
Стадион ур, 1а, тел. 234-88-85. Балаларны туплы хоккей буенча 5 яшьтән кабул итә.
«Ракета» спорт мәктәбе (тел. 234-99-52)
7 яшьтән узган балалар өчен бокс, самбо һәм ирекле көрәш секцияләре эшли.

...аларны кем эшкә алыр?
Декретта утырган яшь аналарны, шулай ук инвалидларны башка хезмәткә өйрәтү, үз хезмәт урыны буенча белемнәрен арттыру программасы эшләп килә. Ә минем улым тиздән иректән мәхрүм ителү урыныннан кайтачак. Аларга да шундый берәр ярдәм юкмы соң? Берәү дә эшкә алырга атлыгып тормый бит үзләрен?
Ә. Д., Казан

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләренчә, дөрестән дә, элеккеге тоткыннар эшкә урнашуда кыенлыклар кичерә. Тиздән Татарстанда тоткынлыкта булып кайткан кешеләрне эшкә алучы эш бирүчеләрне икътисади стимуллаштыру механизмы эшли башлаячак. Эш белән мәшгуль булу алар өчен акча эшләү юлы гына түгел, социаль тернәкләнү дә булып тора бит.
Статистика мәгълүматлары буенча, төрмәләр һәм колонияләрдән ел саен 5 меңгә якын татарстанлы чыга, ә мәшгульлек хезмәтенә шуларның бары тик 1 меңгә якыны гына мөрәҗәгать итә икән. Рецидивның - күпләрнең кабат җинаять юлына басып төрмәләргә әйләнеп кайтуының бер сәбәбе нәкъ менә шунда да булырга мөмкин. Болай булмасын өчен, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларны һөнәрле итү һәм эшкә урнаштыру системасы кирәк. Көнбатышта, кеше төрмәдән чыкканда, аны төрмә капкасы төбендә социаль хезмәткәр һәм бу кешегә эш бирергә әзер булган эш бирүченең вәкиле каршы ала икән.

...бер язганың җитә
Икенче төркем инвалид кеше булсам да, социаль пакеттан баш тарттым. Дарулата түгел, акчалата гына алам мин аны. Быел да шулай алырга телим. Бу турыда социаль яклау үзәгенә барып, ел да гариза язып тору кирәкме?
Илшат Рәхимов, Казан

Россия Пенсия фондының Казанның Киров районы буенча идарәсе белгечләре әйтүенчә, 2009 елның 1 гыйнварыннан башлап акчалата эквивалентка өстенлек бирү бәрабәренә дарулата социаль ярдәмнән баш тарту процедурасы уңайлаштырылган. Хәзер ярдәмне дарулата түгел, ә акчалата алырга теләвегез турында бер тапкыр гариза язу да җитә. Икенче, өченче елларда тагын барып гариза язып йөрүнең кирәге юк, бер тапкыр язган гаризагыз үз көчендә кала бирә. Әгәр дә инде фикерегезне үзгәртеп, даруларга өстенлек бирәсез икән, 1 октябрьгә чаклы вакыт эчендә социаль яклау үзәгенә гариза язып тапшырырга тиешсез.

...кенәгәгә берни язылмый
Әни I төркем инвалидлык алгач, аны карар өчен эштән киттем. Бу очракта авыруны карау турында хезмәт кенәгәсенә ни дә булса языламы икән?
Рәшидә Сабирова, Буа

- 2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән 173 нче санлы «РФдә хезмәт пенсияләре турында»гы Федераль законның 11 нче маддәсендә әйтелгәнчә, эш бирүче иминият кертемнәре түләп барган еллар белән бергә иминият (страховой) стажына түбәндәге вакыт аралыклары керә:
- хәрби хезмәт;
- вакытлыча эшкә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминият пособиесе алынган вакыт;
- балага 1,5 яшь тулганчы аны караган вакыт аралыгы (гомуми алганда 3 елдан артмый);
- эшсезлек буенча пособие алган вакыт;
- гаепсезгә иректән мәхрүм ителгән һәм соңыннан акланган кешеләрнең җәза үтәгән вакыты;
- эшкә яраклы кеше I төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшьтән узган картларны караган вакыт.
Әлеге вакыт аралыклары иминият стажына кертелсен өчен кешенең аларга кадәр күпмедер вакыт рәсми рәвештә эшләгән булуы шарт.
Димәк, әниегезне караган вакыт аралыгы иминият стажына кертелә һәм пенсия билгеләгәндә исәпкә алына. Ләкин хезмәт кенәгәгезгә бернәрсә дә язылмый. Аңа язу хокукына бары тик эш бирүчеләр генә ия.

...белешмәнең кирәге юк
Ирем белән бала туганчы ук аерылыштым. Хәзер бала туганнан соңгы пособиене алу буенча документлар рәсмиләштерергә тотынган идем, социаль яклау органнарында әти кешенең эш урыныннан белешмә сорыйлар. Янәсе, әлеге пособиеләрне әти кеше рәсмиләштермәгәнме һәм алып ятмыймы? Мин элеккеге иремнең кайда яшәгәнен дә, кайда эшләгәнен дә белмим.
Лилия Галимова, Казан

Баланы караган өчен ай саен бирелә торган яки бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган пособие әти яки әни кешегә, опекунга халыкны социаль яклау органнарында бирелә. Социаль яклау органына мөрәҗәгать итү вакытына ата-ананың никахы таркалган яки теркәлмәгән икән, әлеге пособиеләр социаль яклау органнары тарафыннан бала белән яшәүче әти яки әни кешегә (әти яки әни эшләмәгән очракта) яшәү урыны буенча түләнә. Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләрен билгеләү һәм түләү тәртибе һәм шартларының 27 һәм 28 нче пунктлары нигезендә, бу очракта сезгә ирегезнең эш урыныннан белешмә китереп торырга кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading