Яңа сезонда Континенталь хоккей лигасы кечкенә юбилеен - биш еллыгын билгеләп үтәчәк. Лига президенты Александр Медведев узган биш ел вакытны үткән юлга карап нәтиҗәләр ясау һәм перспективалар билгеләү өчен иң кулай мөмкинлек дип саный. Бу хакта ул шушы көннәрдә федераль басмаларның берсенә биргән интервьюсында бәян итә. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен «ШК»...
- Шушы еллар эчендә безнең хоккей шактый алга китте. Моны аңлау өчен һич кенә дә очколар, голлар яки титуллар санау кирәк түгел. Ул Россиядә, командалары КХЛда чыгыш ясаучы илләрдә хоккей белән кызыксынуның көчәюеннән үк күренә. Трибуналарга хоккей карарга килүче тамашачылар саны артты, телеэкраннардан матчларны күзәтеп баручылар армиясе дә ишәйде. Алар яңа сезоннан югары класслы һәм нәтиҗәсен алдан фаразлап булмый торган уеннар көтәләр.
- Безнең командалар мондый уеннар күрсәтергә сәләтлеме?
- Мәсәлән, Көнбатыш конференциянең составына гына карагыз. Андагы 14 клубның 6сы плей-офф этабына үтмәячәк. Ләкин якынча гына булса да моның нинди клублар буласын чамалый аласызмы? Мин үзем фаразларга җөрьәт итмәс идем. Бүген лигадагы бер генә команда да составы яки финанс хәле начар дип зарлана алмый. Аларның барысы да көчле, акыллы, рациональ, шул ук вакытта интригалы хоккей вәгъдә итә. Бу чемпионатны КХЛ тарихында иң кызыклысы булыр дип көтәм.
КХЛның моңа кадәр үткән юлына йомгак ясап тагын шуны әйтәсем килә: Континенталь хоккей лигасы эшләп киткәч, хоккей буенча Россия җыелма командасының дөнья чемпионатларында бер көмеш, өч алтын медаль яулавы да очраклы түгелдер дип саныйм. КХЛ төзү идеясе дә нәкъ менә 2007 елгы дөнья чемпионатыннан соң туган иде. Дөрес, Мәскәүдә узган ул чемпионат безнең команда өчен бик үк уңышлы булмады. Җыеп кына әйткәндә, КХЛның халыкара аренадагы җиңүләргә үз өлешен кертүе сизелә. Алга таба да шулай булуын теләр идем. ФХР җитәкчелеге һәм ил җыелма командасы тренерлар штабы белән килешүгә ирешеп, эчке чемпионат һәм җыелма команда матчлары календарена баланс таптык. Бу Сочи Олимпиадасына әзерләнгәндә ярдәм итәр дип ышанабыз.
- Югары хоккей лигасы һәм Яшьләр хоккей лигасына стратегик инвестицияләр саласы булмаса, КХЛ инде бүген табышка эшләүче лигага әйләнгән булыр иде. Бу лигаларга ярдәм итү - Сезнең принципиаль позициягезме?
- Киләчәккә инвестицияләр салмый, яшь уенчыларны тәрбияләми, «топ-клуб - фарм-команда - яшьләр командасы» вертикален төземи торып, без уңышка өметләнә алмыйбыз. Берничә ел элек булган ярышларны бүгенге ярышлар белән чагыштырып та булмый. Моны тамашачыларның хоккей белән кызыксынуы артудан да чамалап була. Югары лига матчларына 7-8 әр мең кеше йөри. Яшьләр лигасы реклама бирүчеләрне, телевидениене күпләп җәлеп итә башлады.
- КХЛда чит ил тренерлары санының арта баруы бераз борчу тудыра. Алар арасында экстра-класслы остазлар гына түгел, уртакуллары да бар. Безгә НХЛ үрнәгенә ияреп үз тренерларыбызга игътибарны көчәйтергә кирәкмиме икән?
- Бер яктан караганда, паспорттагы гражданлыкны беренче планга куеп, үзебезнекеләр генә кирәк дип эш йөртсәк, без конкуренцияне юкка чыгарабыз булып чыга. Шул ук вакытта кайбер клуб менеджерларының сәясәте башка сыеп бетми. Безнең Югары лигада һәм МХЛда уңышлы гына эшләүче талантлы белгечләребез бар. Нигә аларга ышаныч күрсәтмәскә? Ни өчен Федор Канарейкин кебек тәҗрибәле мэтрларыбыз бүген эшсез? Шулай да командаларыбыз бу сезонда ук үз тренерларыбыз белән тулыланыр дип уйлыйм. Сезон дәвамында лигада отставкалар шактый була бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар