16+

Бүләккә – хоккей киемнәре

Казанда «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында спортка кагылышлы һәртөрле чаралар гамәлгә ашырыла.

Бүләккә – хоккей киемнәре

Казанда «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында спортка кагылышлы һәртөрле чаралар гамәлгә ашырыла.

«Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексының боз аренасында хоккей буенча «Алтын алка» турнирында алдынгы урыннар яулаган Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары командаларын бүләкләү тантанасы булды. Районнарның депутатлар корпусы ярдәмендә балалар хоккей командаларына 1 миллион сумга якын бәядә хоккей киемнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, шәһәр башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев яшь спортчыларга алга таба да уңышларга ирешүләрен теләделәр. Ахырда «Алтын алка» турниры финалчылары хоккей матчында көч сынаштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading