16+

Булат Мухамов: “Әти кебек көрәшче булам дигән фикер юк иде...”

“Балачакта Арча районына әби-бабам янына кайта идем”, ди “Ак Барс” капкачысы.

Булат Мухамов: “Әти кебек көрәшче булам дигән фикер юк иде...”

“Балачакта Арча районына әби-бабам янына кайта идем”, ди “Ак Барс” капкачысы.

Бүгенге әңгәмәбез Татарстанның атказанган спорт мастеры, көрәшче, Россия беренчелекләре җиңүчесе, күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган Рөстәм Мухамовның улы Булат Мухамов белән булачак. Булат “Барс” хоккей командасында чыгыш ясый.

- Үзеңнең балачагың, спорт төрен сайлау турында сөйләп кит әле, Булат. Әтиең көрәш буенча төрле ярышларның баш батыры, чемпион. Аның эзе буенча бару кирәк дигән фикер бар идеме?

- Юк, әти миңа әллә ни юнәлеш бирмәде, үземә якын спорт төрен сайларга киңәш итте. Көрәш турында сүз булмады, әти кебек көрәшче булам дигән фикер юк иде. Безнең йорт янында “Татнефть-Арена” төзелеп килә иде. Шул вакытта әти-әнием мине хоккейга биреп карарга булды.

 - Әтиең сиңа капкачы булып шөгыльләнә башлаганда нинди дә булса киңәшләр бирдеме?

- Минемчә, хоккей белән шөгыльләнә башлаганда, ул мине бу спорт төрендә калыр дип уйламаган да булгандыр. Шуңа күрә бу турыда әллә ни планнар да төземәгәндер. Ә болай, әйе, ул минем тренировкаларга килеп, карап, соңыннан үз кисәтүләрен, киңәшләрен әйтә иде.

- “Ак Барс” академиясенә ничек эләктең?

- 4 яшьтән бирле мин хоккей белән шөгыльләнәм, һәм беренче адымнарымны нәкъ менә “Ак Барс”та ясадым. Анда 2004 ел буенча сайлап алу этаплары бара иде. Бервакыт мин параллель рәвештә ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Бу хәл миңа 7 яшь тулганда булды. Ике спорт төрен бергә алып бару уңайсыз булганга, вакыт җитмәгәнгә, ирекле көрәшкә мин 3 ай гына йөрдем дә, туктадым.

- “Ак Барс”та тәрбияләнгән капкачылар КХЛда һәм башка чемпионатларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Клуб системасында һәм океанның теге ягында командабызның бик талантлы тәрбияләнүчеләре бар. Шундый көндәшлек шартларында төп капкачы исемен ничек яулап алырга?

- Көндәшлек – ул, әлбәттә, этәргеч, алга барырга төп сәбәп. Тонустан чыгара торган әйберләргә игътибар итмәскә тырышам. Уеннар һәм күнегүләр вакытында үзем өчен һәрвакыт нәрсәнедер ассызыклап куям. Конкуренция миңа үземне кичәгегә караганда көчлерәк булырга этәрә.

- “Ак Барс”та алкага кем иң көчле суга?

- Командада һәрбер уенчы үзенә күрә кәшәкә белән алкага нык суга. Миңа калса, бу компонентта иң көчлеләре Никита Дыняк белән Альберт Яруллин. Аларның сугуларыннан алка бик тиз оча.

- Үз карьераңда булган кызыклы очрак турында сөйлә әле.

- “Нефтехимик” белән булган уен искә төшә. Өченче капкачы ролендә идем мин ул көнне. Уен вакытында Тимур Биляловны ни сәбәпледер алыштырдылар. Ә без Дмитрий Юдин белән аренадагы бер бүлмәдә хоккей карый идек. Тимурны алыштырганнан соң, Юдин әзерләнергә кушты, ә мин ышанмыйча гына көлеп куйдым. Аннары бүлмәгә команданың хезмәткәре йөгереп керде һәм киенергә кушты. Шуннан соң Дима Юдин миңа карады да көлә башлады. Тагын бер кызыклы хәл 2023/2024 сезонында ЦСКА белән сезон ачылышы уенында булды. Ул минем “Ак Барс” составында кунакта үткәргән беренче уеным иде. Мин уйнамый торган уенчылар рәтендә, ә андыйлар аренага соңрак кузгала. Без Максим Быков һәм Кирилл Петров белән бергә барырга тиеш идек. Ләкин алар, мине онытып, икесе генә киткән. Уенга соңга калырмын дип уйлаган идем инде. Бәхеткә, мин команда психологы белән бара алдым, аннан башка мине хәтта аренага да кертмәсләр иде.

- Хәзерге вакытта син төп команда уенчыларының кайсысы белән аралашасың?

- Әлегә мин төп командада түгел һәм шуңа күрә "Ак Барс" уенчылары белән күрешеп булмый. Радель Җәмалтдинов белән күрешеп, сөйләшеп торабыз. Ә болай, төп составның уенчыларына килгәндә, алар берсе дә исәнләшмичә үтеп китми. Кирилл Семенов белән сезон алдыннан җыелып хоккей уйнадык. Ул мине бергә әзерләнергә чакырды.

- Балачакта кайсы танылган капкачыларны үзеңә үрнәк итеп куя идең? Хәзер кемнең уенын өйрәнәсең?

- Балачакта Кэри Прайс, Сергей Бобровский кебек капкачыларны күзәттем. Хәзер Дастин Вульф һәм Юусе Саросның уеннарын карыйм. Шулай ук узган елгы "Ак Барс" капкачылары Тимур Билялов һәм Әмир Мифтахов тандемын билгеләп үтәр идем. Үткән сезонда мин “Ак Барс”ның өченче капкачысы вазифаларын үтәдем. Һәм менә шунда аларның уен стиленә игътибар итә башладым. Әмир белән Тимур икесе ике төрле капкачы типажына керә дип уйлыйм. Икесенең дә төрле техника, бозда шуганда да төрле алымнар кулланалар. Тимурның алымнары күбрәк совет капкачылары мәктәбенә караса, Әмирнеке исә яңа мәктәпкә якын.

- Бу сезонга синең үз алдыңа нинди шәхси максатлар куясың?

- Әлегә сезонга булган үз максатларымны әйтәсем килми. Хәзерге вакытта мин составтагы урын өчен көрәшергә әзер һәм көннән-көн алга барырга гына уйлыйм.

- Хоккейдан тыш нәрсә белән мавыгасың?

- Вакытымны гаиләм һәм дусларым белән үткәрергә тырышам. Шулай ук Playstationда уйнарга яратам. Буш вакытымда киләсе уеннарга әзерләнәм. Мунчага яки бассейнга да бик теләп барам. Балачакта андый мөмкинлекләр булмады, чөнки буш вакыт юк иде диярлек. Мәктәп, тренировкалар, кичен өй эшләрен эшләү һәм дәресләргә әзерләнү күп вакыт таләп итә бит. Әлбәттә, дәресләрдән соң егетләр белән калып футбол уйный идек. Бөтен балачак шушы сценарий буенча узды.

- Син Казан малае һәм җирле команда өчен чыгыш ясыйсың. Казан җанатарлары каршында чыгыш ясау никадәр җаваплылык өсти?

- Теләсә кайсы команда өчен уйнау – ул җаваплылык. Ә Казанда уйнаганда икеләтә җаваплылык сизелә. Монда ярышларга әти-әниләр дә, якыннар да, дуслар да йөри. Әлбәттә, Казандагы тамашачы үз командасы өчен ныклап җан ата. Бу – өстәмә җаваплылык, әмма шул ук вакытта барлык көчеңне биреп уйнарга этәрә.

- "Барс" уеннарына җанатарлар күп йөриме?

- Узган сезоннарда җанатарлар азрак иде. Бу сезонда аларның саны күбрәк. Бу хәл "Ирбис" уеннарына да кагыла.

 - Әтиең синең уеннарыңа карыймы?

- Элек бөтенесенә килергә тырыша иде. Хәзер ул йөрүдән туктады, "гел бер үк күренеш” дип көлә. “Ак Барс”ның уеннарын карап бара ул. Бигрәк тә плей-офф вакытында. Без аның белән хоккей дөньясында булган яңалыклар турында фикер алышабыз.

- Командада син үзеңнең иң яхшы дустың дип кемне атый аласың?

- Командада без барыбыз да үзара яхшы мөнәсәбәттә һәм һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер. Командадагы иң яхшы дустым дип Гадел Сафинны атар идем.

- Төп капкачы булып күбрәк уйнар өчен башка командага китү теләгең юкмы?

- Әлеге вариантны кире какмыйм. Яңа тәкъдимнәргә әзер мин.

- Татарстаннан башка командаларның уеннарын күзәтәсеңме?

- Башка командалардан Әлмәтнең "Нефтяник" командасы уеннарын карап барам.

- Тормышыңда татар теле җитәрлекме?

- Элек татарча аралашу күбрәк иде. Без гаиләдә русча да, татарча да сөйләшәбез. Берәрсе татарча сөйләшсә, мин, әлбәттә, аңлыйм һәм хәтта җавап та бирә алам. Балачакта Арча районына әби-бабам янына кайта идем. Анда аралашу гел татарча булды…

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading