Россиянең атказанган спорт остасы, көрәш һәм билбау көрәше буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы, танылган тренер Динар Кәримуллинның спорт тормышында зур үзгәрешләр бар.
Социаль челтәрләрдә көрәш дөньясындагылар утырган кайбер төркемнәрдә куелган фото-видеоларның берсендә Чаллы командасының күнекмәләре вакытында тренер Шамил Локманов янәшәсендә Динар Кәримуллинны да күргәч: “Афәрин! Мастер-класс”, — диючеләр дә, “Күченгән, ахры”, — дип уйлап куючылар да булды. Кемнәрдер алдан хәбәрдар да иде инде.
Динар — Теләче районы Олы Мәтәскә авылы егете. Соңгы елларда Лаеш командасы өчен көрәште һәм әлеге районның көрәш буенча тренеры булды. Үз авырлыгында бик зур нәтиҗәләр күрсәтте. Балалар, яшьләрдән яхшы команда туплады. Ә 20 июльдән Динар Чаллыга күченеп килде. Хәзер ул шушы команда составында.
Бу хакта тулырак сорашып, Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белән элемтәгә кердек.
— Динар Кәримуллин безгә Чаллыга күченеп кайтты. Аны якын итеп каршы алдык. Динар башта ике-өч тапкыр килде, федерация җитәкчелеге белән бергә барысын да (эш тәртибе, хезмәт хакы, шартлар һ.б.) уртага салып сөйләштек. Әйткәннәрен тыңладык. “Эшлим!” — диде. Ул егеткә ышанабыз. Әйткән икән, эшли Динар!
Безнең командага рәсми төстә тренер булып урнаша, — дип сүз башлады Рамил Хисмәтуллин. — Инде яшьләр командасын җыюны башладык. Тренерларыбыз Илгиз Шәмсевәлиев, Шамил Локмановлар белән бергә Динар команда җыюны үткәрәм, диде. Аңа Чаллы килешер, дип өметләнәбез. Лаешта начар, дип киткән адым түгел бу. Үзенең карары шундый. Тагын бер төпләнеп, яхшы итеп көрәшеп, эшләп күрсәтү нияте белән ясалган адым. Чаллыда мөмкинлекләр җитәрлек: бездә база яхшы, эш бар, шөгыльләнергә урын бар, федерация бар. Барысы да яхшы. Аңлыйсыз инде, көрәшченең спорт ягыннан вакыты кыска. Инде шундый заманада яшибез, мөмкинлекләр булган җирдә эшләргә кирәк. Тренерлар составы көчле безнең. Эшләп кенә торсыннар. Аларга карап яшьләр тартылыр, Аллаһ боерса. Ата-аналар малайларын бирсен генә!
Ни өчен мондый карарга килүен Динар Кәримуллинның үзеннән дә сораштык.
— Бу адымым бик күп кеше өчен көтелмәгән яңалык булды. Дөнья шундый бит инде, белеп булмый, — ди Динар. — Бик озак уйлаганнан соң, Лаештан китәргә булдым. “Ник андый карарга килдең? Ник китәсең?” — дип күпләр шалтыратты, язды. Мин башта ир-егетләр арасында алты ел туган ягым Теләче районы өчен көрәштем. Һәм төгәл алты ел Лаеш командасы өчен чыгыш ясадым. Лаеш командасы дә, Теләче дә күңелемдә. Лаеш миңа үсәргә күп мөмкинлекләр бирде.
Анда килгәндә, мине тренер буларак белмиләр иде. Лаеш командасында бик күп җиңүләргә ирештем. Тренерлык ягыннан да нәтиҗәләр күрсәттем. Көрәшчеләрнең, гомумән, спортчыларның спорт карьерасы бик озын түгел бит инде. Шуңа күрә әлегә формада торганда, көч, энергия барда, “пик”та булганда, кайда яхшырак шартлар бирәләр, шунда китәсең инде. Лаешта нольдән башлап төзегән командам. Бигрәк тә балалар, студентлар... Барысы да күңелемә якын. Тормыш булгач, нишләтәсең. Китсәм дә, барысын да уйлыйм. Булган әйберне бетерәсе килми бит. Аңа күпме көч, күпме вакыт кергән.
Шуңа күрә үз урыныма танылган көрәшче, дөнья чемпионы, миндә шөгыльләнгән, дустым булган Илфат Миңнегалиевны калдырырга булдым. Ул Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлады.
Динар Кәримуллинның көрәш тормышы 2003 елда, I сыйныфка укырга кергәч башлана. “Беренче тапкыр келәмгә чыккан вакытлар гел истә. Көрәшкә ничек килдем, дигәндә, беренче чиратта, әти спортны бик ярата иде. Авылда спорт төрләрен сайлау ягыннан мөмкинлекләр әллә ни юк иде бит. Ул чакта, бәлки, көрәш мине үзе сайлагандыр. Авылда бөтен егетләр көрәшкә йөри иде. Анда барсаң, футболын да, волейболын да уйнап кайтасың инде”, — дип сөйләгән иде Динар берничә ел корган әңгәмәбездә.
Без, көрәш сөючеләр, Динарны көрәштәге зур уңышлары, нәтиҗәле тренерлык эшчәнлеге белән бергә, кешелеклелеге өчен дә бик хөрмәт итәбез. Һәркемгә ихтирамлы ул. Олылар да, балалар да якын итә аны. Ярышларда тавыш күтәрми, барысын да тыныч юл белән хәл итә. Җаваплары да һәрчак төгәл, һәр сүзен уйлап әйтә. Кая гына күченсә дә, аңа бары тик уңышлар телибез.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар