16+

Илдус Камалов: “Имгәнгән чакларда да көрәшәсем килә”

Көрәшче Илдус КАМАЛОВ Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылыннан. Әнисе мәктәптә балалар укыта. Әтисе колхозда хезмәт куя, тренер булып эшли.

Илдус Камалов: “Имгәнгән чакларда да көрәшәсем килә”

Көрәшче Илдус КАМАЛОВ Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылыннан. Әнисе мәктәптә балалар укыта. Әтисе колхозда хезмәт куя, тренер булып эшли.

“Авылыбыз зур түгел. Мәктәп, балалар бакчасы бар. Анысы бик яхшы. Үзебезнең хуҗалык та шактый зур. Әти-әнигә авылда эш бик җитәрлек”, — ди Илдус. Быелның 1 гыйнваренда аңа 20 яшь тулды. Бүгенге көндә Лаеш районы өчен көрәшә. Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы. 
— Ничек тә татарча көрәштә дә “Россиянең спорт остасы” исемен яулыйсы иде, дип теләп торам, — дип хыяллана Илдус.  

“Андый хисләр кичергәнем юк иде”
Илдус Камалов быел 16-17 гыйнварда Алабугада оештырылган Татарстан чемпионатында 70 кг авырлыкта чемпион булды. Гади генә җиңү түгел иде ул. Шул көнне Илдус күпләрнең исендә калды. Аңа бөтен зал белән көч биреп сызгырдылар, кычкырдылар. Кайбер абыйлар, Илдусны яклап, кепкаларын югарыдан келәмгә очырды хәтта. Көндәшен алды салды, алды салды, алды салды Илдус. Ике тапкыр хөкемдарлар башта “чиста” дип карар чыгарды, ахыр чиктә II бал гына бирделәр. Видеокамераларны карагач, шулай гына булып чыкты. Өченче тапкырында кабат шулай күтәреп, барыбер “чиста”га салды Илдус.   
— Психологик яктан да нык спортчы икәнсең, Илдус! Тамашачылар да синең хакта шулай дип утырды. “Чиста” биргәннәрен кире алган саен, тагын да көчлерәк булып, барыбер үз дигәнеңә ирештең. Бу җиңү олылар арасында тәүге тапкыр I урын яулавың белән дә кадерле. Үзең нинди хисләр белән кайттың? 
— 20 яшемә хәтле төрле хисләр кичергәнем бар иде. Әмма Татарстан чемпионатындагы кебек эмоция гомеремдә беренче тапкыр булды. Бик шатлыклы хис-тойгылар иде ул. Җиңү рәхәтлеге белән бергә, залдан күпме тамашачының шулай кычкырып, җан атып торуы, отуыма өметләнүе — берни белән дә алыштырып булмый торган мизгелләр. Кемнәрнеңдер, бәлки, еллар буе көрәшеп тә андый хисне кичергәне юктыр. Миңа келәмдә шушы моментлар аеруча да зур көч бирде. Рәхмәт!      

— Ә көрәшкә ничә яшьләрдә килдең?
— IV сыйныфта, 10-11 яшьләрдә килдем. Болай кечкенәдән спортта: турникта күтәрелергә, сикерергә, йөгерергә яраттым. Гел хәрәкәтчән булдым. Нәселебездә профессиональ спортчылар юк. Әти Сабантуйларда көрәшеп йөрде, тәкәләр отканы бар. Башта татарча көрәш буенча тренерларым булмады. Районга йөрмәдем. Чөнки безнең авылдан 40 чакрым. Элек бик ерак ара кебек булган инде. Кечкенә чакта башта самбога йөрдем, шунда бераз билбаулы көрәшкә дә кушылып китә идек. Аннары әти авылда тренерлык эше алып бара башлады. Районга да йөртергә тотынды. Ике якка 80 км үтеп, атнасына өчәр тапкыр бара идек. Тренировкаларга йөрергә тотынгач ук нәтиҗәләр килә башлады. Шулардан кызыгып үсеш алып киткәнмендер дә инде. 
Самбо буенча тренерым — Алексей Семенович Скворцов. Ул билбаулы көрәш серләренә дә өйрәтте. Аңа дүрт ел йөрдем. Татарча көрәш буенча мәктәптә әти белән шөгыльләндек. IX сыйныфны тәмамлагач, миңа көрәшергә партнер калмады. X-XI сыйныфта тренировкага үзем генә йөрдем. 

— Ә нинди һөнәр иясе булам дип үстең? 
— Үземне алай аерым бер ниндидер эштә күрмәдем. Кечкенәдән бик тә спортчы буласым килде. 

“Командада дуслык, бердәмлек бар”
— Лаеш командасында күптәнме син, Илдус?  

— Казанга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга кергәч, билбаулы көрәшкә йөри башладым. Тренерым Габдыҗәлил Бари улы Сөләйманов булды. Шунда беренче тапкыр Татарстан беренчелегендә җиңү яуладым. Аннары тренер Динар абый Кәримуллин һәм көрәшче Илфат Миңнегалиев Лаеш районы өчен көрәшергә, үзләренә тренировкага йөрергә чакырды. Күчәргә уйладым. Бу командага килгәнемә әле бер елдан артык кына вакыт узды. Биредә шөгыльләнү әйбәт. Бөтен шартлары, мөнәсәбәтләре мине канәгатьләндерә. Команда да бик ошый. Дуслык, бердәмлек бар. Шуңа бер дә китәсем килми. 

— Бүген ничә кг авырлыкта көрәшәсең? 
— Татарча көрәштә — 70, билбаулы көрәштә 75 кг да. Үземнең авырлык — 78-79 кг. 80 кг га менгән чаклар да булды. Ярышлар алдыннан авырлык куабыз, бер дә җиңел эш түгел.  

— Үзең көрәштә аеруча кемнәрне кызыксынып күзәтәсең?
— Хөрмәт иткән, бик тә кызыксынып күзәткән кешеләрем, билгеле, үзебезнең команда көрәшчеләре инде: Динар Кәримуллин, Илфат Миңнегалиев. Алар миңа алга таба адым ясарга булыша, күп нәрсәгә өйрәтәләр, күрсәтмәләр бирәләр. Дуслыгыбызга бик шатмын.

— Ә хөкемдарлардан?
— Илшат абый Гарипов ошый. Кайчак үзем дә келәмгә хөкемдарлык итәргә чыккалыйм. Шунда танышып киттек.             

— Университеттан нинди һөнәр иясе булып чыгачаксың?
— Тренерлыкка укыйм.

— Сессияләрне яхшы ябып барасыңмы соң?
— Бик яхшы ябып булмый инде. Уку буенча авырлыклар бар. Дөресен әйткәндә, укуда да, спортта да бар да яхшы булып бетә алмыйдыр. Икесенең берсе булса да аксатмыйча калмый. Минем шулайрак (көлешәбез). 

— Хоббиларың бармы?
— Бик юк та. Көрәш кенә. Тренажер залга йөрү бик ошый.  

— Көрәшкә бөтен күңелең белән бирелүең һәр сүзеңнән, карашыңнан сизелеп тора, Илдус.
— Бер-ике ел элек бер-бер артлы каты имгәнүләр киткәч: “Бу хәлләрдән ничекләр чыгып бетәсе булыр...” — дип, ниндидер уйлар кереп, бераз күңел сүрелеп алган иде. Озакка сузылмады ул. Хәтта имгәнгән, җәрәхәтләнгән чакларда да гел көрәшәсем, тренировкага йөрисем килә. Көрәшсез торып булмыйдыр, дип уйлыйм инде хәзер.      

— Көрәш дөньясындагыларга теләкләр дә җиткерсәң иде.
— Көрәшчеләргә күбрәк тырышырга инде. Шул очракта барысы да була. Күбрәк тренировка ясаганнар җиңә. Көрәш сөюче тамашачылар көрәшчеләрне ешрак күтәрсә, канатландырса иде. Зур ярышларга гына түгел, вакытлары булганда, башкаларына да килсеннәр иде. Зал тулы тамашачы җыелса, безгә дә бик рәхәт бит: үзең өчен генә көрәшмисең, ә җанатарларга чыгыш ясыйсың.

“Бер тренировканы да калдырганы юк”
Тренер Динар КӘРИМУЛЛИН:

— Илдусны беренче тапкыр 2023 елда Татарстан беренчелегендә күрдем. Казанга укырга килүен белгәч, үземә тренировкаларга чакырдым. Бер елдан соң, 2024 елда гына килде. Илдусның физик мөмкинлекләре бик яхшы, сәләтле, перспективасы бар. Безгә килүе аның өчен дә, Лаеш районы өчен дә зур плюс булды. 
Илдус — чын авыл егете! Хезмәт белән тәрбияләнеп, чыныгып үскән. Үзе тырыш, акыллы. Безгә йөри башлаганнан бирле, бер тренировканы да калдырганы юк. Быелгы Татарстан чемпионаты алдыннан залда Илдус белән икәү көрәшеп яттык. Бик әзерләндек. “Мине җиңәсең икән, 70 кг да син чемпион!” — дидем. Отачагына бик ышандым. “I урын алачак!” — дип “ставка” куйдым. Аллаһка шөкер, шулай булып чыкты да.    

Р.S. Илдус Камалов белән әңгәмә корганда, көрәш буенча Россия чемпинаты булмаган иде әле. 17-18 апрельдә Казанда булып узган чемпионатта ул 70 кг авырлык категориясендә чемпион исемен яулады. Олылар арасында — тәүге тапкыр! Чын күңелдән котлыйбыз! Алда тагын да зур үрләр яуларга насыйп булсын! Бер уңайдан, тренеры Динар Кәримуллинны да “Россиянең атказанган спорт остасы” исемен алуы белән тагын бер кат котлыйбыз! Һәм шушы Россия чемпионатында Динар Кәримуллинга йөргән берьюлы өч көрәшченең (Муса Галләмов, Илфат Миңнегалиев һәм Илдус Камалов) чемпион исеменә лаек булулары белән дә тәбрик итәбез. Ил буенча уздырылган чемпионатта — бер район командасыннан өч чемпион! Шундый уңыш яулаулары — тренер өчен иң зур шатлык инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading