17 октябрьдә Казанның «Тулпар» спорт комплексында 2008–2009 елларда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан командалары беренчелеге узды.
Ярышта 29 команда катнашты. Барлыгы 250гә якын көрәшче тугыз үлчәү авырлыгында «диварга-дивар» формасында көч сынашты.
Мондый форматтагы ярышларны аеруча яратам. Командалар беренчелеге һәрвакыт матур, җанлы уза. Бу чараны да түземсезләнеп көткән идем. Алдан планлаштырылган эшләр булу һәм ярышның көне үзгәрү сәбәпле, башыннан ук карый алмадым. Соңгы сәгать ярымга гына, аның каравы, иң кызган мәлләргә — ярымфинал һәм финалларга өлгердем. Күргәннәремнән чыгып, кайбер уй-фикерләрем, хисләрем белән уртаклашсам, каршы килмәссез дип ышанам.
Балтачларның дүртенче урыны да зур нәтиҗә Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казанның «Зилант» командасы алды. Икенче урында Казанның Яңа Савин районы командасы, өченчедә Чаллы командасы. Балтач районы көрәшчеләре дүртенче урынга чыкты.
Беренче урынга 150 мең, икенче урынга 120 мең, өченче урынны алган командага 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләрне, гомумән, барлык катнашучыларны котлыйбыз!
Дүртенче урынны алган Балтач командасы турында аерым язасым килә. Дүртенче урын "обидный«рак урын бит ул. Пьедесталга басарга бер генә адым җитми, ә бүләксез кайтып китәргә туры килә. Мин килгәндә, ярышта биш-алты команда калган иде. Ишеккә якын келәмдә Балтач белән Мамадыш командалары көрәшә. Керүгә шунда тукталдым. Беренче булып көрәшче Аяз Йосыпов белән күрештек. Быел Баулыдагы ярыш вакытында танышып, дуслашып калган идек. Шуннан бирле аралашабыз.
Яратам мин яшьләрне: ихласлар, тырышлар, чын күңелдән шатланалар, чын күңелдән борчылалар.
— Җиңелдем, Лилия апа. Тагын беребез җиңелсә, төшеп калабыз. Команда бит... — ди Аяз.
Көрәшеп, кып-кызыл булып чыккан. Үзе дә бик борчыла. Аңлашыла да: мондый ярышта җиңелү үзеңнең генә җиңелүең түгел. Бер көрәшченең оттыруы аркасында бөтен команда төшеп калырга мөмкин. Җаваплылык та күпкә зуррак. Балтач районының көрәш федерациясе рәисе Фәнис абый Шәриповны күзәтәм. Ничек борчыла бит! Бер уңга, бер сулга, ике адым алга, бер адым артка йөреп тора. Бераздан карасам, Фәнис абый арткарак киткән дә, түшәмнән идәнгә кадәр сузылган үрелгән челтәрне кысып тотып, шуннан карый башлаган.
— Көрәш дип янып йөрәгегез бетә инде, Фәнис абый, — дим.
— Бетте инде, — ди елмаеп.
Команда кайсы келәмдә көрәшә, Фәнис абый да азагына кадәр шунда! Киңәшләрен бирә, күрсәтмәләр ясый, көрәшчеләргә бөтен көче белән дәрт өсти. Бу алышта Балтач командасы җиңеп чыкты. Менә шундый бөтен җаны белән көрәш дип яшәгән җитәкчеләре булган районнарда көрәш бар һәм яшәячәк тә! Ә оештыру мәсьәләләрен, команда туплауны, төрле проблемаларны ничек хәл итүләрен үзләре генә белә инде.
Республика күләмендә 29 команда арасында дүртенче урынны яулау — зур күрсәткеч! Тренерлары Альберт Миңнеханов белән Ринат Хәйретдиновны да билгеләп үтәсем килә. Бу ярышта мин аларның икесен дә күрдем, шуңа күрә исемнәрен аерым телгә алам. Үз эшләренең осталары!
Балтачларның тагын бер ягы ошый: артык күп сөйләшмиләр, төгәлләр, тыйнаклар, тавышланып йөрмиләр. Әмма әйтәсе сүзләрен турыдан әйтәләр, боргалап тормыйлар.
Балтач командасы Баш хөкемдарга да җиңел түгел Узган елдагы кебек, быел да «Диварга дивар» ярышының баш хөкемдары Булат Хәбибрахманов иде. Аны узган ел да мактап телгә алган идек. «Үз эшенең остасы», — дип күпләр әйтеп узды. Быел да ярыш, гомумән алганда, гадел узды дип саныйм.
Бераз тавыш та була инде ул. Ансыз ярыш ярышмыни? Әмма, тулаем алганда, барысы да яхшы узды. Бу минем генә түгел, күпләрнең фикере.
Көрәш турында язганда, күп нәрсәне башкалар белән сөйләшеп, аларның фикерләрен тыңлагач кына уртага салып язам. Финалда аеруча кызу мизгелләр була: һәр якның да җиңәсе килә. Бу юлы да кайберәүләрнең баш хөкемдар карары белән килешмәгән очраклары булды. Әмма бәхәсле мизгелләрнең кайберләрендә хөкемдарлар карары дөрес булып чыкты.
Көрәштә үзеңнең гаделлек яклы булуыңны белдерү бер хәл, ә үзең хөкемдар булганда шул ук гаделлекне саклау — икенче мәсьәлә. Шуңа күрә хөкемдарларның да җаваплылыгы зур.
Мамадыш, Чаллы һәм Совет районы командалары Беренче дүрт урынны телгә алдык. Бишенче баскычта Мамадыш районы командасы. Алар да көчле составлы, ярышларның күбесендә катнашалар. Алтынчы урында Чаллының Автозавод районы командасы. Чаллы турында бераз соңрак аерым язасым килә.
Командалар кебек, мин дә социаль челтәрләрдә урыннар күрсәтелгән рәсми протоколларның чыгуын түземсезләнеп көтәм. Үзем ярышканмын диярсең!
Таблицаны карадым: җиденче урында Казанның Совет районы командасы. Бу да бик яхшы нәтиҗә. Ялгышмасам, соңгы елларда бу команданың беренче җиделеккә кергәнен хәтерләмим. Еллык рейтингта алар әлегә 19—20нче урыннарда.
Яшь көрәшчеләр Берничә еллык тәнәфестән соң, соңгы елларда Совет районында көрәшне яңадан җанландыруга ныклап керештеләр. Команданың вәкиле һәм кураторы Илнар Кәлимуллин узган елгы әңгәмәбездә болай дип сөйләгән иде:
«Үзем Совет районында 1997 елларда шөгыльләнә башладым. 1990 еллар ахыры 2000 еллар башы команданың гөрләп торган чагы иде. Ул чакта 30га якын көрәшче шөгыльләнә иде. Шулар арасында Илфир Әнвәров, Айрат Галимҗанов, Вил Усманов, Рамил Шәфыйков, Айрат Гәрәев, Рөстәм Хашимов, Шамил Абдрахманов, Фәргать Фәйзуллин һәм башка көчле көрәшчеләр-лидерлар бар иде.
Спорт остасы, көрәшче һәм тренер Рафил Әхмәтханов киткәннән соң, команда да сүлпәнәйде. Соңгы елларда, гомумән, Совет районында көрәшнең кимүенә борчылып тора идек. Районда көрәш яңадан күтәрелсен, кайчандыр гөрләп торган спорт заллары кабат җанлансын иде, дип теләдек. Шундый ниятләр белән әкренләп эш башлап җибәрдек. Аз булса да, яңа сулыш килеп керә кебек».
Бүген Совет районында өч мәктәптә балалар тренерлар Әнис абый Миндубаев, Данир Мулюков һәм Илгизәр Галимуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә. Ә Әбҗәлилов тукталышы янындагы ветеринария академиясе спорт залына (хәзер ул аграр университет белән берләшкән) өлкәннәр тренировкага йөри. Команданың өлкән тренеры Радик Гафуров.
Матди чыгымнарны үзләре хәл итәләр, ярышларның күбесенә йөриләр. Көрәшне үстерү өчен шулай тырышалар икән, нәтиҗәсе дә күренә башлый.
Чаллы командасы «Кашап, Кашап!» — Чаллы җанатарлары Чаллылар — көрәш залына аерым энергия бирә торган команда! Чаллы — көрәш кайнап торган үзәкләрнең берсе. Көрәш аларның канында, диярсең. Быел да тулы автобус белән килгәннәр. Федерация җитәкчелеге, легендар көрәшче Айрат абый Гыйлаев, бу юлы команда составында булмаса да, яшь көрәшчеләргә көч бирергә килгән егетләр һәм башкалар... Кем әйтмешли, залның яртысы Чаллылар иде!
Чаллы командасының көрәшчесе «Кашап, Кашап!» — дип, хор белән җанлы итеп көч биреп кычкырып торганнары әле дә колакта яңгырый. Аларга бу бик килешә, безгә исә адреналин өсти.
Рамил Хисмәтуллин белән дә үзара көлешеп алдык.
— Сез шулай төялешеп килгәч, зал тулып китә, — дим.
— Тырышабыз. Алайса, кешегез азрак, — ди Рамил елмаеп. Залларыбыз бушрак шул. Үзебез дә ярышларга бик йөрмибез...
Яңа Савин командасы Җирәбә дигән нәрсә дә бар Кемгә ничек туры килә инде җирәбә! «Зилант» командасы, мәсәлән, 29 команда арасында парсыз калды, ягъни беренче әйләнештә көрәшмичә киләсе этапка узды.
Исемлектә Арча белән Чаллы командаларының бер-берсенә туры килүен күргәч, «Ах!» — дип көрсенеп куйдык. Барлык командалар да якын. Әмма еллар буе тырышып эшләгән, көчле көрәшчеләре булган, ярышларга кайчак икешәр-өчәр команда белән килгән Арча һәм Чаллының беренче әйләнештә үк очрашуы күңелгә авыр тиде.
Димәк, аларның берсе беренче әйләнештә үк төшеп кала, алга таба көрәшү мөмкинлегеннән мәхрүм була. Җирәбә — җирәбә инде. Бу юлы Арча командасы төшеп калды. Чаллы төшеп калса да, шулай ук кызганыч булыр иде.
Арчалылар өчен узган елгы ярыш та сынаулы булган иде. Финалдамы икән — команда җиңеп барган җирдән ике көрәшчесе каты имгәнү сәбәпле, җиңелергә мәҗбүр булды. Спортта көтелмәгән хәлләр дә булып тора шул.
Арчалылар бик матур эшли. Көрәш буенча тренерлары күп, төрле авылларда түгәрәкләр алып баралар. Балаларга, яшьләргә игътибар зур. Уңышлар гына телибез!
«Зилант» — Лаеш, Әлмәт — Чистай, Арча — Чаллы алышларын һәм башка очрашуларны да бик күрәсем килгән иде. Бу парлар турында кызыктырып сөйләделәр. Киләсе елда, Аллаһ боерса, «Диварга — дивар» ярышыннан калмаска тырышырмын.
Ярышларыбыз булып кына торсын! Командалар саны кимемәсен иде.
Көрәшне үстерүче һәркемгә рәхмәт! Быел еллык рейтингка керә торган рәсми ярышлар тәмамланды. Тырыш хезмәт куеп, матур һәм көчле көрәш күрсәткән барлык командаларга чын күңелдән зур рәхмәт!
Югары баскычларга өч-биш команда гына күтәрелә. Калганнарыбызның күңеле төшмәсен. Һәр команда өчен дә мондый ярыш — тәҗрибә, үсеш һәм киләчәк җиңүләргә юл.
Журналистика ягыннан караганда да, көрәш дөньясы быел зур югалту кичерде. Бу өлкәдә бик актив эшләгән ике журналистыбыз — Балтач районыннан Нурзада абый Сәмигуллин һәм Радик Сабиров арабыздан китеп барды. Бер-бер артлы ике зур югалту.
Ярышлар дәвам итә, көрәш мәйданнары гөрли. Әмма көрәш турында язмаларда, көрәш дөньясының вакыйгаларын яктыртуда хезмәттәшләребезнең булмавы бик нык сизелә. Арабыздан киткән каләмдәшләребезнең урыннары җәннәттә булсын, аларны искә алуларыбыз дога булып барып ирешсен!
Ярышлар — матур бер күрешү, очрашу урыны да. Күпләр белән рәхәтләнеп сөйләштек. Исән-сау булыйк, дуслар! Иң мөһиме — дөньяларыбыз тынычлансын иде.
Барыгызга да рәхмәт!
Сезне хөрмәт итеп, Лилия ЙОСЫПОВА.
Комментарийлар