Бүген Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Нургали батыр» дип исемләнгән Нургали Усманов истәлегенә яшьләр арасында милли көрәш буенча республика турниры уза.
Көрәш бәйгесе ун командадан төрле яшьтәге 130 га якын спортчыны бер келәмгә җыйды.
“Нургали батыр” көрәш турниры һәр елдагыча тантаналы төстә ачылды. Көрәшчеләрне милли көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов, район башлыгы Ильяс Гозәеров, Баулы районы имам- мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов, районның милли көрәш Федерациясе җитәкчесе Риф Васыйков сәламләделәр.
– Якташыбыз Вил Нургали улына рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы. – Аның зур тырышлыгы белән ел саен шундый масштабта турнир оештырыла. Без дә ярдәм итәргә тырышабыз. Менә бит күпме көрәшче бүген Баулыга җыелды! Ә көрәшчеләргә җәрәхәтләр алмыйча гына көрәшүләрен телим. Ышаныгыз, һәрвакыт алга омтылыгыз, чөнки спортта җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Спортсменнар булып, үз илебезнең чын патриотлары булуыгызны телим.
Ачылышның иң матур мизгелләренең берсе булып, Нургали Усмановның тормыш иптәше Рәсимә Сәйфетдин кызының яшь көрәшчеләргә биргән фатыйхасы булды.
– Иң беренче әти-әниләргә рәхмәт әйтәсем килә, - диеп башлады сүзен Рәсимә апа Усманова. – Чөнки көрәшче егетләрне тәрбияләве, көрәш турнирларына йөртүе – ул зур хезмәт, сабырлык таләп итә. Барлык көрәшчеләргә дә уңышлар телим.
Көрәш турниры ачылышында Вил Усманов Татарстанның көрәш Федерациясе исеменнән рәхмәт хатлары да тапшырды. Спортчыларга уңышлар теләп, турнирны ачык дип игълан итте.
Көрәш берьюлы ике келәмдә барды. Шул арада без көрәшчеләр белән дә, турнирны оештыручы, Татарстанның халык артисты, милли көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов белән дә сөйләшергә өлгердек.
– Баулыда әлеге турнир 2014 елдан бирле үткәрелеп килә, без аны башта өлкәннәр арасында башлап җибәргән идек. Иң көчле көрәшчеләр килеп, шушы залда бил алышканнар иде. Шундый зур, матур көрәшне балалар да күрсеннәр, аны районда үстерү максатыннан башлаган эш бу,– дип сөйләде Вил Усманов. – Милли көрәшне районда тагын да популярлаштыру өстендә эшлибез. Баулыда да үз категорияләрендә республика, Россия чемпионнары исемен алган балалар бар. Елдан ел көндәшлек тә арта. Шәһәрдә - Баулыда, Кызылъяр авылында тренер Илдар Фатыхов егетләр белән ныклы әзерлек алып бара. Бу бик сөенечле хәл. Шулай ук күптән түгел генә Исергәп авылында Илвир Тимаев милли көрәш буенча балалар белән шөгыльләнә башлады. Үзебезнең егетләребез белән горурланырлык, Сабантуйларында бил алышырлык егетләр үстерәсе, республика, Россия, Дөнья чемпионатларында аларны күрәсе килә. Максатлар бик зурдан. Бик сөенечле, бүгенге көндә тренер Илдар Фатыйховның укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Турнирга Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Башкортстаннан да, Оренбург өлкәсеннән дә көрәшчеләр килүе, турнирның ел саен зуррак масштабларны колачлавы хакында сөйли.
– Норлат районыннан килдек. 12 көрәшче баланы алып килдек, – дип сөйләде тренер Марсель Гозәеров. – Бу ярышларга махсус әзерлек алып барабыз. Чөнки ныклы әзерлекле көрәшчеләр килә, көндәшләр көчле, тәҗрибәле. Ел саен килергә тырышабыз. Баулыда көрәш үсә, нәтиҗәләре яхшы. Кызганычка каршы безнең Норлатта мондый зал юк. Көрәшне үстерергә тырышабыз.
– Әлмәт шәһәреннән килдек. Бик зур команда алып килдек. Барлыгы 37 яшүсмер килде, – дип сөйләде Әлмәт шәһәре көрәш Федерациясенең башкарма диекторы, тренер Рузил Ганиев. – Бу турнирны көтеп алабыз. Алар бу турнирда ныгыйлар, тәҗрибә алалар. Көрәшне тагын да яхшырак өйрәнәләр. Вил Нургалиевичка рәхмәт, әтисе истәлегенә шундый мәртәбәле ярышлар оештыра. Дәвамлы булсын. Бу хезмәт милли көрәшне үстерү өчен зур этәргеч. Әлмәттә дә республика күләмендәге көрәш турнирларын уздырырга тырышабыз.
– Милли көрәш – ул бик матур спорт төре. Мин ике ел гына шөгыльләнәм, уңышларым да бар. Миңа бик ошый, – дип сөйләде Әлмәттән килгән Данияр Кашапов.– Физик яктан ныгырга, шәхси уңышларга ирешергә була. Баулыга да икенче тапкыр киләм. Көндәшләр бик әзерлекле.
– Миңа 13 яшь, мин алты ел көрәш белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде Әлмәттән килгән яшь спортчы Әмир Сәләхов. – Мине көрәшкә әтием алып килде. Ошады. Физик яктан ныгыта. Мин футбол да уйный идем, көрәшкә килгәч, көрәш белән ныклап кызыксынып киттем.
Турнир нәтиҗәләре хакында соңрак билгеле булачак.
Индира Сәйфуллина








Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар