16+

“Күпме көрәшеп, тәки шуны җиңә алмадым бит...”

Тик торырга яратмады инде ул. Әз генә буш вакыты булдымы, нәрсәнедер кыштырдатып торды. Иң мөһиме, әтисенең бик яраткан шөгыле – бал кортлары тотуны дәвам итте ул. Ул арада баянын кулына алып, җыр сузарга да вакыт таба. Бигрәк тә армия сафларында хезмәт иткәндә иҗат иткән үз җырын башкарырга ярата.

“Күпме көрәшеп, тәки шуны җиңә алмадым бит...”

Тик торырга яратмады инде ул. Әз генә буш вакыты булдымы, нәрсәнедер кыштырдатып торды. Иң мөһиме, әтисенең бик яраткан шөгыле – бал кортлары тотуны дәвам итте ул. Ул арада баянын кулына алып, җыр сузарга да вакыт таба. Бигрәк тә армия сафларында хезмәт иткәндә иҗат иткән үз җырын башкарырга ярата.

Безнең дуслык җепләре үткән гасырның 70-80 елларына ук барып тоташа. Әтиләр, урыннары оҗмахта булсын, бик дус иде. Алар дуслыгы хәзер бездә дәвам итә. Бүгенге язмам – Шеншеңәр авылында гомер итүче Альберт Алимас улы Миннеханов турында.

Районның төрле почмакларында яшәсәк тә, безне язмыш, гел җаен китереп, очраштырып торды. Икебез дә төрле өлкәләрдә хезмәт куйсак та, җырга-моңга гашыйк кешеләр буларак, 1978 елда районыбызда “Маяк” колхозында беренчеләрдән булып оешкан “Дулкын” вокаль-инструменталь ансамблендә чыгыш ясый башлавыбыз безнең дуслыкны тагын да ныгытты. Авыл, район, “ут” күршеләребез сәхнәләрендә чыгыш ясап, бар җирдә көтеп алынган кунакка әйләндек. Аннан инде, татар көрәшенә кереп киткәч, бу чын дуслыкка эверелде.

Кечкенәдән көрәшкә гашыйк булды ул. Сабантуйлар җиттеме, иң беренчеләрдән булып языла торган булды. Тора-тора чын көрәшчегә әйләнде. “9-10 классларда укыганда, шимбә көннәрендә дәресләрдән кайтуга, үзебезнең район үзәгенә юл тота идем. Ул вакытларның беренче спорт остасы булган Фәрит абый Әхмәдиевта кунып, аның белән шөгыльләнеп, район келәмнәренә чыга башладым”, - дип искә ала ул чакларын. Билгеле, даими шөгыльләнүләр үз җимешен дә бирә. Егетебез 1978 елда Башкортстанның Ишембай шәһәрендә узган РСФСР беренчелегендә чемпион булып таныла. 1979 елда “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең республика беренчелегенә чемпион булуга ирешә. Аның бу җиңүләренә бер-бер артлы классик көрәш буенча ТАССР беренчелегендә – икенче, Казанда узган РСФСР беренчелегендә кабат чемпион булу өстәлә. Әле дә рәхмәтле улФәрит абыйсына. 

Көрәшкә булган мөнәсбәте, аны тормышта да чын көрәшчегә әйләндерде. Чаллыда физкультура институтын читтән торып бетерде. Бу уку йортында үзе генә укып калмыйча, үзенең кул астында шөгыльләнүчеләрне дә шунда юллый торды. Шеншеңәрдән Радил Гыйззәтуллин, Нурфат Шәфигуллин, Рәсим Сәләхиев югары белемле белгеч булып, әле дә келәмдә бил алышалар. Инде бүгенге көндә Смәелдән Аяз Зиннәтуллин, Илгизәр Галимуллин, Салавычтан Дилүс Сабировлар аның хәер-фатихасын алып спорт академиясендә белем алалар. Әле бер шәкерте – Смәелдән Илгизәр Габделбәров Воронежда Юрий Гагарин исемендәге хәрби академиядә белем ала. Хәзер инде алар Альберт абыйларына рәхмәтле. Менә шулай итеп, узенең тырыш хезмәте белән, күпьеллар матбугат битләрендә телгә алынмаган Смәел, Шеншеңәр мәктәпләрен көрәш дөньясында үз югарылыгына күтәрде.

Инде менә, Смәел мәктәбе балалары белән шөгыльләнә башлагач, аларның мактаулы урыннан төшкәннәре юк. Ул гына да түгел, әле аның егетләре киләчәктә районыбыз көрәшчеләренең ныклы таянычына әйләнмәгәе. Һәр өлкәдә булдыклылыгын раслап, аның күпсанлы Мактау кәгазьләре тора. Ә иң кадерлесе дип, 1985-86 елларда ТАССРның Министрлар Советы рәисе Минтимер Шәймиев биргән Мактау кәгазьләрен саклый ул. Авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуларсыз машинасында йөртеп торган өчен бирелгән алар. Билгеле, еллар узу белән аның бу сандыгы тулыланып кына торган. Район җитәкчекләренең, спорт министрлыгының күпсанлы Мактау кәгазьләре өстәлгән аларга.

Тик торырга яратмады инде ул. Әз генә буш вакыты булдымы, нәрсәнедер кыштырдатып торды. Иң мөһиме, әтисенең бик яраткан шөгыле – бал кортлары тотуны дәвам итте ул. Ул арада баянын кулына алып, җыр сузарга да вакыт таба. Бигрәк тә армия сафларында хезмәт иткәндә иҗат иткән үз җырын башкарырга ярата. Ул арада янә көрәш темасына кереп китәбез. “Күпме гомер көрәшеп, тәки шул Вагыйз Фазлиевны җиңә алмадым мин”, - дип уфтанып куя. Ул – механик, Вагыйз баш инженер булып бергә хезмәт куйганда, гел бергә бил алыша торган булдылар шул.

2002 елдан бирле Балтач спорт мәктәбендә көрәш тренеры булып эшләүче дустыбызга да 60 тулды. Шулай булса да, бирешергә исәбе юк әле аның. Төп максаты – көрәш буенча спорт осталары тәрбияләү. Без дә аның көрәш доньясында кайнаганың күреп, чын күңелдән сөенәбез, аңа киләчәктә зур спорт уңышлары теләп калабыз. 

Нурзада Сәмигуллин, Балтач

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading