Көрәшче Фаяз Зарипов көрәшкә 12 яшьләрендә килә. Милли спортыбызга кызыксынуны әтисе уята. Айрат абый Зарипов – үзе дә Арча районында күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган, көрәш дип янып, ялкынланып йөргән көрәшче.
Фаяз мәктәп елларында ук үзен республика күләмендә оештырылган зур ярышларда таныта башлый. 15 яшендә Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларда чемпион булып кайта. Бүген 85 кг авырлыкта көрәшә. Ул – көрәш буенча Россиянең спорт остасы. Алга таба максаты – халыкара класслы спорт остасы исемен яулау.
“Фаязга кычкырып торырга кирәк”
Гадәттә, көрәшчеләрне үзләренә караганда тренерлары күпкә яхшырак белә. Фаяз турында да башта тренерыннан сораштык.
- Фаяз Арчада безгә тренировкага йөри башлаганда, 17 яшь иде. Хәзер аңа 26 яшь тула. Беренче тренеры – күп көрәшчеләр әзерләгән, дәрәҗәле шәхес Таһир абый Лотфуллин. Фаяз дүшәмбе, чәршәмбе, җомга – Арчадагы спорт мәктәбендә миндә, ә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе Казанда тренер Илмир Төхвәтуллин кул астында шөгыльләнә, - дип сөйли көрәшче, Арча районы буенча көрәш тренеры Илшат Идиатов. – Һәр көрәшчегә индивидуаль якын килү кирәк. Фаязга, мәсәлән, кычкырырга, кемгәдер йомшак итеп әйтергә туры килә. Катырак кычкырсаң, алары аннары тренировкага килмәскә дә мөмкин. Фаяз бу яктан, киресенчә, каты торганны бик яхшы аңлап кабул итә. Кычкырмасаң, йомшак булсаң, тыңламый башлый (көлә). Тренировкаларда шунсыз булмый. Бу яктан Фаяз белән аңлашып эшләве җайлы. Бүгенге буын балалар безнең чорныкы кебек түгел шул... Авыл тәрбияләгән, нык, эмоциональ яктан да бик чыдам булган балалар азая бара. Ата-аналар да сүз әйттерми. Минекеләр, мәсәлән, тренировкага йөргәнне белми дә иде.
“Язмыш безнең гаиләне сынап карады...”
- Фаяз, башта үзең белән якыннан танышыйк әле. Кайсы яктан син? Балачакта нинди малай идең?
- Җырларда җырланган матур як – Арча районы Наласа авылында туып-үстем. Балачакта бик шук, шаян егет идем. Төрле маҗараларга юлыгып үстем инде мин, урамнан кайтып керми идек. Мәктәптә IX сыйныфны тәмамлагач, Казанга энергик көллиятенә укырга кердем.
- Гаиләгезгә сынауларны да күп күрергә туры килде, Фаяз...
- Әйе, язмыш безнең гаиләне сынап карады... Башта туган-үскән йортыбыз бер мизгелдә янып бетте. Аллага шөкер, туганнар, дуслар, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулын сузып, яңа йорт салынды. Ләкин бу сынау белән генә бетмәде. Йорт әзер булгач, әти-әни тыныч кына шунда тора башларбыз, дигәндә, әниебез Резедәнең яман шеш белән авыртканын белдек. Узган ел, бер ай эчендә, кызганычка каршы, әни арабыздан китеп тә барды. Аңа 55 яшь кенә иде. Яшисе дә яшисе иде әле. Бу кайгыны бик авыр кичердек. Әтиебез, Аллага шөкер, исән-сау. Авылда үзе генә яши. Хәлләрен белеп торабыз, янына кайтып булышабыз.
- Хәзер үзеңнең дә түгәрәк гаиләң бар!
- Тормыш иптәшем Алинә – Казан кызы. Аның белән төркемдәшемнең туган көнендә таныштык. Армиядән хезмәт итеп кайтканымны да көтте ул. Көрәшемне күзәтә, гел борчылып тора. Гаилә ярдәме миңа бик мөһим. Раяз исемле улыбыз бар. Апрельдә ике яшь тула.
- Нинди өлкәдә хезмәт куясың?
- “Интерметтрейд” компаниясендә металл кабул итү бүлегендә эшлим. Бу өлкәдә үсеш ясарга уйлыйм.
“Чистага атарга кирәк иде, дим”
- Келәмдә син ниндирәк көрәшче? Кызган чакта, үзеңне ничек кулга аласың?
- Көрәшкәндә кайвакыт гаделсез очракларга да юлыккан булды. Ләкин мин бәхәсләшеп, тавышланып йөрмим. “Чистага атарга кирәк иде”, - дим дә, үземне шулай тынычландырам. Ә болай келәмдә мин – тыныч көрәшче. Көрәшкәндә бернәрсә дә ачуымны чыгармый. Мине ачуландыру авыр. Иң мөһиме, Аллага шөкер, зур җәрәхәтләр, имгәнүләр алганым юк. Келәмнән озак вакытка китеп торган чаклар булмады.
- Көрәшеп тәкәләрне күп откансың сиң?
- Откан тәкәләр санап бетергесез. Ә зур бүләкләрне аерып әйтә алмыйм. Минем өчен аларның һәрберсе истәлекле, кыйммәтле. Машина откан юк әле. Барысы да алда дип уйлыйм, Алла боерса.
Фаяз – аралашырга гади, киң күңелле, юморны аңлый торган егет. Төрле яклап талантлы ул. Көрәштән тыш, матур җырлый, гармунда да уйный. Күптән түгел Биектау районы Мүлмә авылы мәдәният йортында көрәшчеләр һәм көрәш дөньясында кайнаучылар, махсус хәрби операциядә булган ир-егетләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырды. Анда Фаяз да чыгыш ясады. Тамашачы бик озак алкышлады үзен.
- Фаяз, күптән җырлыйсыңмы? Татар эстрадасына да чыгарга теләгең юкмы алай-болай?
- Мактавыгыз өчен, зур рәхмәт! Җырлау сәләте миңа әниемнән күчкән, дип уйлыйм. Ул бик матур җырлый иде. Татар эстрадасына чыгып керергә теләк булу гына җитми шул анда... Кем белгән, бәлки, мондый хәл дә булыр (көлә).
- Көрәшкә килергә теләгән балаларга нинди киңәшләр җиткерер идең?
- Бирешмәскә, һәрвакыт үз максатларына ирешергә һәм күп күнегүләр ясарга, тренировкаларга йөри башлагач, ташламаска киңәш итәр идем. Әти-әниләр балаларына һәрвакыт ярдәм итсен, терәк булсын, спортка тартсын, дип телим.
Лилия ЙОСЫПОВА, "Ирек мәйданы" газетасыннан
Комментарийлар