Көн саен үзебезгә иртәгедән сәламәт яшәү рәвеше алып барам, иртәләрен физик күнегүләр ясыйм, дип вәгъдә итсәк тә, икенче көнгә ул вәгъдәләр тиз онытыла. Эштән арып кайткач стрессны бетерәм дип рәхәтләнеп бер тәлинкә тәмле торт кисәге, бутерброд ашыйсың да, тагын зифа буй-сын, төз гәүдә турындагы татлы хыяллар белән йокыга таласың. Икенче...
Ниятебез зәңгәр экраннарда күрсәтелгән зифа буйлы кызлар кебек булу түгел, үзебезне һәм редакциянең якын тирәсендә яшәгән "күршеләребезне" сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Әнә, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ишегаллары көри. Ә нигә безгә дә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы тору елында саф һавада физик күнегүләр ясамаска ди?!
Башта гимнастика ясый торган җирне бер көтү журналист таптап чыкты. Гимнастика ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәтергә вәгъдә иткән шәхси треннерыбызны көткәндә үз белдегебез белән "җылынып" алдык. Без бөтенләй дә өметсез түгел икән әле, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә спортка кагылышлы бар тәҗрибәбез белән уртаклаша башладык. Кар атышып уйнарга да, әбәк тотышырга да өлгердек.
Безнең белән гимнастика ясарга җырчы, Кәрим Тинчурин театры артискасы Резидә Төхвәтуллина да килде. Арабызда иң тәҗрибәлесе дә ул икән.
Җырчы спортзалга берничә ел йөри икән инде. Ул да үзенең сәламәт яшәү рәвеше белән уртаклашты.
Безнең гөрләшкәнне күреп күрше йорттагылар да чыкты. Кемдер кызыксынып читтән, йә балкон тәрәзәсеннән генә карап торса, безнең белән гимнастика ясарга кушылучылар да булды.
Узып барган кешеләрнең безгә шаккатып "Молодцы!» дип әйтеп китүләре тагын да канатландырды үзебезне.
Тренерыбыз Диләрә килеп җиткәч, гади күнегүләр белән аяк, кулларны, тәнне яздырып алдык. Координациягә дә күнегүләр ясадык. Менә шулай эш көне ахырында үзебезгә бер кочак күтәренке кәеф, позитив энергия туплап өйләребезгә таралыштык.
Диләрә Җәләлова, 4 нче гимназия укытучысы: "Сәламәт булу өчен йоклар алдыннан саф һавада йөрегез"
- Иң мөхиме бер әйберне дә үзеңне көчләп эшләмәскә. Спортта да шулай ук. Әче таңнан физик күнегү түгел, караватыгыздан да тора алмыйсыз икән, гимнастика вакытын кичкә күчерегез. Күнегүләр барысы да җаныгыз теләгән ритмда барсын. Инде физкультура белән шөгыльләнергә тәвәкәлләп тә нидән башларга белмисез ди, мәктәптә физик тәрбия дәресләрен искә төшерегез. Бу гади күнегүләр гәүдәне тонуста тотарга ярдәм итәчәк. Иртә белән эшкә барырга да җиңелрәк була, көн дәвамында да кәефегез күтәренке булачак. Күнегүләр ясау күңелсез тоелса, музыка кабызыгыз да бии башлагыз. Бию кәефне күтәрә, үз-үзеңдә ышаныч уята, сәламәтлеккә дә файдалы. Иммунитетын ныгытырга теләүчеләргә көн саен күп ите су эчәргә, йоклар алдыннан бүлмәне җилләтергә, аз-азлап суның температурасын төшерә-төшерә салкын душ керергә киңәш итәм. Инде бөтенләй дә физик күнегүләр эшли алмаучылар йоклар алдыннан 15 - 20 минут саф һавада йөрсәләр дә бик файдалы.
Резидә Төхвәтуллина: "Мин хәзер дә шпагатка утыра алам"
- Спортзалга бренче тапкыр җиде ел элек аяк бастым. Башта мавыгуым мода шаукымы белән генә бәйле булса, соңыннан чын-чынлап спортка гашыйк булдым. Физик күнегүләр белән шөгыльләнә башлагач, минем тормышка карашым үзгәрде. Спорт миңа депрессияләргә, стрессларга бирешмәскә ярдәм итте. Беркайчан да тренер белән шөгыльләнгәнем булмады. Әлбәттә, белгеч белән шөгыльләнсәң физик күнегүләрнең дә нәтиҗәсе башка булыр иде. Ләкин минем төп максатым ябыгу, яки кул аякларның мускулын арттыру түгел. Мин кардио күнегүләр, "стречинг" ясыйм. Су коенырга бик яратам. Бассейннан соң тәннәр язылып китә. Спортзалга йөрим дип ризыктан баш тартканым юк. Ничек инде өчпочмак белән гөбәдияне ашамыйча була?! Җаным теләгән ризыкны ашыйм да, тизрәк күнегүләр эшләп алам.Мин әле хәзер дә шпагатка утыра, "мостикка" төшә алам. Болар барысы да мәктәптә булган физкультура дәресләреннән сеңеп калганнардыр инде. Без мәктәптә укыганда тәнәфес саен кара такта алдында гел ниндидер гимнастик хәрәкәтләр ясый идек. Шул мәктәп вакытындагы "кыланмышларны" тән онытмаган икән әле.
Дамир Бәдриев фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар