Аның һәрбер җиңүе елы, көне, сәгате белән әтисенең куен дәфтәренә теркәлгән.
Яратып, күңел биреп төрле түгәрәкләргә, секцияләргә, ярышларга йөрүче балаларга һәрчак зур соклану хисләре белән карыйм инде мин. Теләк белән бергә максатчанлык, үҗәтлек, тырышлык кебек күркәм сыйфатлар көчле була андый балаларда. Шуларны үсендереп торучы, вакыт табып, түгәрәк-секцияләргә, төрле ярышларга йөртүче әти-әниләргә хөрмәтемнең вә рәхмәтемнең иң зурысы.
Бу яктан авыл җирлеге шәһәргә күпкә оттыра шул. Сәләтне үстерерлек, теләкләрне канәгатьләндерерлек мөмкинлекләр булмагач, кайчак булган сәләтен дә җиргә күмәргә туры килә авыл баласына. Язмам герое Искәндәрнең әтисе Илһамга да үз заманында хыялына хыянәт итәргә туры килә. Боксчы булырга хыяллана ул. Ныклап торып шөгыльләнә дә башлый үзе. Тик, тормыш мәшәкатьләре белән, әлеге мавыгулар икенче планга кала. Тормыш коргач, бер-бер артлы дөньяга килгән балаларны матур тормыш белән тәэмин итәргә кирәклеген аңлаган гаилә башлыгы балачак хыялы белән бөтенләй хушлаша.
Көннәрдән бер көнне улы Искәндәре белән өйгә кайтып барышлый подъезд ишегендә белдерүгә тап була Илһам. Кечкенә балаларны кикбоксинг секциясенә чакырып язылган белдерү була ул. Бер Искәндәренә, бер белдерүгә карап торгач, тәвәкәлли Илһам: күрсәтелгән номерга шалтыратып, икенче көнне үк әле җиде яше дә тулмаган Искәндәрен җитәкләп, Яр Чаллы шәһәренең “GARNIZON” спорт клубына килә. 2023 елның сентябре була бу. Әлеге дата Әхмәдиев Искәндәрнең тормышын кикбоксинг белән бәйләп куя. Спортның әлеге авыр төре белән шөгыльләнә башлау җиңелләрдән бирелми Искәндәргә.
Ярыш вакытларында көндәшенә китереп сугарга да, тибәргә дә (бокстан аермалы буларак, кикбоксингта аяклар белән тибү дә рөхсәт ителә) курка ул. Гаиләдә, “Сугышырга, сугарга ярамый!” – дип тәрбияләнгән егет баштарак әлеге спорт төренең бар нечкәлекләрен дә аңлап бетерә алмый. Елап, “Башка бармыйм”, – дип кайткан вакытлары да булгалый. Әтисенең корырак торуы, кара-каршы утырып сөйләшүләре эзсез югалмый: ике ай дигәндә кикбоксингка бар күңеле, җаны-тәне белән кереп китә Искәндәр. Үземнең чынга ашмаган хыялымны Искәндәремдә күрәсе килү теләге белән артык мавыгып киттем ахрысы, дип, улын кызганган чаклары да еш була әти кешенең. Тик, “Җебеп торырга, кире уйларга ярамый”, – дип, ныклы карарга килә ул. Өстәвенә, Искәндәре дә әнә ничек коллективта үз кешегә әйләнеп бара! Беренче көнне үк аны үз канаты астына алган тренеры Руслан Хаитов та, “Өметле”, – дип, иңнәргә канатлар куя. Үзалдына куйган максатларга ирешү, ярышларда җиңеп чыгу һәм дә әтисе белән тренерының өметләрен аклар өчен бик тырышырга туры килә Искәндәргә. Атнасына алты көн спорт клубында шөгыльләнү, үзендә тырышлык, максатчанлык, лидерлык сыйфатларын үстерү нәтиҗәсен бирмичә калмый.
Тәүге җиңү алып килгән көнне бүгенгедәй хәтерли Искәндәр. 2024 елның 23 февралендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә узган ярышлар була ул. Үз авырлыгында беренче урынга лаек булып, муенына медаль аскан мизгелдә Искәндәр генә түгел, әти кеше дә күз яшьләрен тыеп тора алмый. Шуннан китә инде Искәндәрнең санап бетерә алмаслык җиңүләре. Йокысыз төннәр, өзлексез тренировкалар бер-бер артлы үз җимешләре белән сөендерә Әхмәдиевларны. Искәндәрнең һәрбер җиңүе елы, көне, сәгате белән әтисенең куен дәфтәренә теркәлгән. Татарстанның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булып, җиңүләр яулап кайткан кечкенә Искәндәр бүгенгесе көндә егермедән артык медаль һәм өч кубок иясе. Өй түрендә кадерле бер истәлек итеп саклый ул аларны.
– Ике ел әлеге спортта булу дәверендә иң истә калган җиңүең? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Бүгенге көнгә кадәр 2024 елның декабрь ахырында Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә Бөтенрәсәй ярышларда беренче урын яулавым иде, – дип, тыйнак кына җавап бирә ул.
Әле шушы көннәрдә генә Искәндәр Әхмәдиев Чебоксар шәһәрендә узган XI “Бриллиант кубка мира” ( XI “World Cup Diamond”) ярышларында кикбоксингның кик-лайт дип аталган дисциплинасында сугышып, үз авырлыгында 1 нче урын яулап, Яр Чаллыга Дөнья кубогы Чемпионы титулы белән кайтты. 5-10 октябрь көннәрендә барган әлеге ярышларда 10 илдән, Рәсәйнең 61 төбәгеннән 1063 спортчы катнашкан.
– Әлеге спортта иң авыры нәрсә? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Авырлыкны тоту, – дип җавап бирә ул, ике дә уйламыйча.
Ике ел шөгыльләнү дәверендә үзендә нык ихтыяр көчен булдыра алган улының ярышлар алдыннан аерым бер меню белән туклануын, 19 ар сәгать су эчмичә торуын зур горурлык хисләре белән телгә ала әти кеше.
– Кикбоксингта кумирларың да бардыр әле? – дип сорыйм Искәндәрдән.
– Әлбәттә! Руслан Юсупович Хаитов, – дип җаваплый ул елмаеп.
Әлеге сүзләрне Искәндәр шундый горурлык хисләре белән әйтте ки, ул сүзләрдән тренеры аның өчен үрнәк тә, кумир һәм зур хөрмәткә ия шәхес икәнлеген дә аңлау кыен түгел иде.
– Руслан кебек тренер хакында күпләр хыяллана да алмыйдыр, бәлки. Аллаһка шөкер, тренерыбыздан уңдык. Кирәк вакытта балаларның башыннан да сыйпый, кирәк вакытта коры да була белә, – дип, Руслан Йосып улын зур хөрмәт хисләре белән телгә алды әти кеше.
Искәндәр Әхмәдиев 16-19 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган кикбоксинг буенча Татарстан кубогы ярышларында янә җиңү белән кайтты. Үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады. 20 декабрьдә аны Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышлары көтә.
Һәрбер ярыш алдыннан кулын кысып, “Улым, син булдырасың!” – дип, көч биреп торучы әтисенә рәхмәтле була белгән Чемпионның әлеге ярышларда да сынатмаячагына ышанасы килә. Әти-әнисенең, әби-бабасының, якыннарының укыган догаларын, теләгән теләкләрен Аллаһы Тәгалә ишетмичә калмас иншаллаһ.

Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар