16+

Хоккейга күзәтү: Хейс китте, җиңү килде

21 сентябрьдә башкалабызның «Ак барс» хоккей командасы үз бозында «Татнефть арена»да, Тольятти шәһәренең «Лада» командасын кабул итте.

Хоккейга күзәтү: Хейс китте, җиңү килде

21 сентябрьдә башкалабызның «Ак барс» хоккей командасы үз бозында «Татнефть арена»да, Тольятти шәһәренең «Лада» командасын кабул итте.

Иртүк көтелмәгәндә  "Аяз көнне яшен суккан кебек" командабыз һөҗүмчесе - Кевин Хейс үзенең  "Ак барс" белән контрактын өзүен һәм уен карьерасын тәмамлауын игълан итте (ул "Ак барс" өчен 5 уенда катнашты, бер гол да кертмәде, нәтиҗәле пас та бирмәде).

Ул үзенең мондый карар кабул итүен сәламәтлеге белән бәйләде: "Бүген мин хоккейчы карьерасын тәмамларга карар кылдым. Мин инде үзем теләгән дәрәҗәдә уйный алмыйм, организм рөхсәт итми. «Ак Барс»ка рәхмәтлемен, барысы да мин көткәнчә килеп чыкмавына үкенәм."

Хоккей  фото: ТИ

  • Аның контракт өзүе бик күп сораулар тудыра: нигә алайса ул 80 миллион зарплата белән уйнаган? Бәлки аңа тагын берничә уенга чыгып карарга кирәк булгандыр? Бәлки ул әле адаптация үтеп бетермәгән  булгандыр? Бу сорауларга җавапны без белә алмасбыз шикелле. Аның файдалы уен күрсәтүенә шикләр инде аның белән контракт төзегәнче бар иде:

"Озакка чыдамас дигәннәр иде һәм шулай булды да, чөнки НХЛда 800  матчта чыгыш ясаган уенчы, болай гына КХЛ га килмәс кебек. Кевин Хейс тренерлар штабының, генераль менеджерның ышанычын аклады дип әйтеп булмый( Брэндон Байро белән дә шулайрак булды. Күп файда китерер дип алган уенчы бик озак "Ак барс" өчен чыгыш ясады, әмма әллә ни голлар кертә алмады һәм нәтиҗәдә аны Мәскәүнең "Спартак" командасына Нэйтан Тодд уенчысына алмаштырдылар. Анда да ул үз урынын таба алмады дияргә кирәк).

Хоккей. Фото: ти

Бүгенге уенга килгәндә уен бик кызыклы булды

 "Лада" командасы өчен бүген "Ак барс" системасыннан чыккан яшь уенчылар Арсен Таймазов белән Рәсим Шакиров чыгыш ясадылар.  Алар гол кертә алмадылар, әмма  беренче командаларына каршы алар өстәмә теләк белән уйнаганнары ачык күренде. 

"Ак барс" командасында да Кевин Хейс китү сәбәпле, бишлекләр арасында уенчылар алмашынуы күзәтелде. Уенга яшь сакчы - Игорь Бардин , һөҗүмче - Мәлик Сабирҗанов та чыктылар ( әмма Мәлик бер минут та уйнамады эскәмияне генә шомартты, үз вакытын көтте).

Җавап көттермәде

Уенның 5нче минутында ук көндәшләр командасы уенчысы - Евгений Грошев "Ак барс" капкасына 1нче голын кертте. "Ак барс" ның җавабы да озак көттермәде, беренче күпчелектә үк Григорий Денисенко өстәп бәрүдән соң, исәпне тигезләде. Тәнәфескә командалар 1:1 исәбе белән киттеләр. Икенче 20 минутлык башында "Ак барс" Дмитрий Кателевский алкасы сәбәпле 2:1 исәбе белән алга чыкты.

Ассызыклап китәргә кирәк, бу голга пасны Александр Хмелевский бирде ( ул аның бу сезонда беренче  пасы һәм беренче нәтиҗәле балы. 

3 периодның 10 секундында ук "Ак барс" сакчысы- Митчел Миллер ялгышлыгыннан соң, Лада" исәпне тигезләде, алканы  Никита Михайлов кертте. Соңрак командалар берничә яхшы һөҗүм ясап карадылар, ләкин капкачылар нык тордылар. 

Өстәмә 5 минутлыкта ( овертаймда) куркыныч һөҗүмнәр булды һәм шуның берсе "Лада" капкасына алка керү белән тәмамланды. Голны "Ак барс" сакчысы - Никита Лямкинның гаҗәеп пасыннан соң һөҗүмчебез ( бу сезонда "Автомобилист" тан күчкән) - Алексей Бывальцев кертте ( бу аның 8 уенга беренче  алкасы). Шулай итеп уен овертаймда 3:2 исәбе белән "Ак барс" файдасына төгәлләнде.

Бу уеннан соң нәтиҗә ясап әйтсәк, сокландырганы -  ниһаять бүтән уенчылар да ачыла башладылар кебек, борчылдырганы - "Ак барс" инде икенче уенын таблицаның аскы өлешендә барган командаларга каршы бик авыр уйный. Узган уенда җиңелделәр, бу уенда да җиңелергә күп калмаган иде, ярый әле егетләр өстәмә көч табып, уенны җиңүгә кадәр җиткерделәр.

Голларны "Ак барс" тан: Григорий Денисенко, Дмитрий Кателевский һәм Алексей Бывальцев, ә "Лада"дан Евгений Грошев һәм Никита Михайлов керттеләр.

" Ак барс " шушы уеннан соң Көнчыгыш конференциясендә 2 урында бара. Ул киләсе уенын кунакта 24 сентябрьда, Новосибирск өлкәсенең " Сибирь" командасына каршы уздырачак. Уен 15 : 30 да башлана.

Искәндәр Зиннуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading