16+

60 ны узыйм, дисәң, безнең киңәшләрне тыңла

Пенсия яшенә дә җитмичә япь-яшь килеш ир-егетләрнең кинәт үлеп китүенә гаҗәпләнми башладык дияргә дә була.

60 ны узыйм, дисәң, безнең киңәшләрне тыңла

Пенсия яшенә дә җитмичә япь-яшь килеш ир-егетләрнең кинәт үлеп китүенә гаҗәпләнми башладык дияргә дә була.

Медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Ярослав Ашихмин “Аргументы и факты” газетасына биргән интервьюда мондый үлемнең иң еш сәбәбен атаган.
Табиб фикеренчә, күп очракта яшь ир-атлар миокарда инфарктыннан вафат була. Гәрчә моңа китергән сәбәпләр булмаса да. Беренче булып күкрәк турысы авырта башлый. Бу авыртуның инфаркт икәнен күпләр аңлап та җиткерми.

“Ул кешеләрнең күбесен коткарып калып булыр иде. Зур шәһәрләрдәге медицина үзәкләрендә аларга ярдәм күрсәтелә”, - ди табиб.

Әгәр физик эш белән шөгыльләнгәндә күкрәк турысы авырта башлый һәм 1-2 минуттан авырту басылмый икән, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.  Бу инфаркт булырга мөмкин, дип кисәтә кардиолог.

Әгәр дә озак яшәргә телисез икән, бу очракта табиб биргән 4 киңәшне үтәргә кирәк булачак. Әлеге кагыйдәләр гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Беренчедән, кан басымын даими үлчәп торыгыз. Сәламәт кешедә ул 135/85 мм булырга тиеш. Күрсәткечләр хәтта 5 мм га гына артса да, инсульт куркынычы 20 процентка үсә.

“35-60 яшьлекләр арасында инсульт та үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе. Шуңа да мин ир-атларны кан басымын тикшереп торырга өндим. Әгәр дә ул күтәрелә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки гипертонияне дәвалап була һәм күп гомерләрне саклап калырга мөмкин”, - дип кисәтә Ярослав Ашихмин.

Икенчедән, холестеринны даими тикшереп торыгыз. Бу гомуми холестеринга анализ гына булырга тиеш түгел. Түбән тыгызлыклы липопротеинны да тикшерү кирәк. Нәкъ менә алар кан тамырларында бляшкалар барлыкка килүдә зур роль уйный да. Ә алар, үз чиратында, тромблар ясалуга сәбәп була ала. Нәтиҗәдә, кешедә инсульт яисә инфаркт булырга мөмкин.

Сәламәт кешенең түбән тыгызлыклы липопротеины 3,3 ммоль/л дан  түбән булырга тиеш. Әгәр кешенең йөрәге авырта икән, күрсәткечләр 1,8 ммоль/л дан ким булу шарт. Холестерин түбән булудан курыкмагыз, ди табиб. Чөнки яңа туган балаларда ул 1 ммоль/л тирәсе генә була һәм алар бик яхшы яши һәм үсә.

Өченче кагыйдә—тәмәке тартмагыз. Бу атеросклероз үсеше өчен бик көчле фактор.

Дүртенче кагыйдәгә без буйсына алмыйбыз да диярлек. Ул нәселдәнлек белән бәйле. Әгәр дә кешенең якын туганнары арасында (әти-әнисе, абый-апасы, эне-сеңлесе) инсульт яисә инфаркттан кинәт кенә 55 яшенә кадәр үлеп киткән икән, ул кешегә дә шундый куркыныч яный. Андый кешеләргә сәламәтлекләренә аеруча да игътибарлы булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading