16+

Антибиотик: кемгә, ничек эчәргә?

Антибиотикларны ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе дип атыйлар. Алар ярдәмендә миллионлаган кешенең тормышын саклап калганнар.

Антибиотик: кемгә, ничек эчәргә?

Антибиотикларны ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе дип атыйлар. Алар ярдәмендә миллионлаган кешенең тормышын саклап калганнар.

Әмма антибиотиклар ярдәм итсен өчен аларны вакытында, дөрес итеп эчәргә кирәк. 
Гастроэнтеролог- табиб Наталья Слюняева билгеләп үткәнчә, антибиотиклар кабул итүне табиб кына билгели ала. 

Авыруның нинди булуына бәйле рәвештә, табиб таблеткалар, уколлар яисә "тамчылап" организмга кертү ысулын билгеләргә мөмкин. 
Препаратларның төре инфекциянең нинди булуына да бәйле. Кайбер очракларда бактерияләрдән котылу өчен ныклы терапия кирәк.

Организмның препаратларга реакциясе дә зур роль уйный. 
Чирнең ни дәрәҗәдә авыр булуы, пациентның яше, авырлыгы да мөһим. 
Даруның дәвалау үзлекләренә дә игътибар итәргә кирәк, дип кисәтә табиб. 

"Антибиотикларның күбесе ашказанының әче тирәлеген бозып, бавыр һәм бөер эшчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин", - ди Слюняева.  
Табиб билгеләгән дозаны мөстәкыйль рәвештә киметергә дә, арттырырга да ярамый. Концентрацияне киметү - инфекцияне җиңәргә мөмкинлек бирмәячәк. Ә дозаны арттыру организмны агулауга китерүгә мөмкин. 

"Препаратларны кайчан кабул итү дә мөһим. Антибиотикларны берүк вакытта, бер төрле вакыт аралыгы белән эчәргә кирәк. Бу канда препаратларның күләмен бер дәрәҗәдә тоту өчен кирәк. Моннан тыш, кабул итү инструкциясен дә онытмаска. Төрле антибиотиклар кайчан ашауга карап, төрлечә тәэсир итә", - ди гастроэнтеролог.

Антибиотикларны чиста, газсыз су белән эчәргә киңәш ителә. Чәй, каһвә, сөт ризыклары, соклар, алкоголь дәвалауның нәтиҗәсен бирмәскә мөмкин. Дөрес кулланмаган эчемлекләр кирәкмәгән реакцияләргә китерүе бар. Бу:
- кан басымы күтәрелү;
- косу;
- күңел болгану;
- йөрәк тибеше ешаю. 

Хәлегез яхшырган очракта да дәвалануны туктатмагыз. Бу ялган халәт булырга һәм хәлегез начарланырга мөмкин. Өстәвенә, бактерияләр антибиотикка "күнегә" дә башлаячак, дип кисәтә табиб. 

Һәр организм үзенчәлекле, ягъни, антибиотиклар кабул итү кешедә анафилактик шок китереп чыгаруы да бар. Йөрәк тибеше ешаю, тәнгә кызыл сыткылар чыгу, курку хисе барлыкка килү, тамак яисә бит шешү, кан басымы кискен төшү, аңны югалту шуның мисалы. Мондый очракта антибиотикларны эчүне туктатырга һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, ди Наталья Слюняева.

"Антибиотиклар бактериаль инфекцияне дәвалауда нәтиҗәле булырга мөмкин. Әмма аларны дөрес кулланмасагыз сәламәтлегегезгә зур зыян салачаксыз", - дип кисәтә табиб.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading