16+

“Борычлы аракы түгел, куркумалы чәй эчегез”

Грипп һәм ОРВИ сезонын җиңелрәк кичерү өчен нәрсә эшләргә? Нинди витаминнар эчәргә?

“Борычлы аракы түгел, куркумалы чәй эчегез”

Грипп һәм ОРВИ сезонын җиңелрәк кичерү өчен нәрсә эшләргә? Нинди витаминнар эчәргә?

Үләннәрнең файдасы бармы? Сорауларыбызга нутрициолог Гөлнара Таҗиева җавап бирә.

– Гөлнара Камилевна, грипп сезонына ничек әзерләнергә?
– Иң беренче туклануны үзгәртергә: рационнан фастфуд, газлы эчемлекләр, казылык эшләнмәләрен алып атыгыз, күбрәк яшелчәләр өстәргә. Шуның белән организмда оксидлашуны киметергә, ягъни әчи торган продуктлар, әйтик, каһвә, кызыл итне атнага өч тапкырдан да ешрак кулланмаска, шикәр, камыр ризыклары, шоколад ашауны, алкоголь эчүне туктатыгыз. Ә менә селтеле продуктлар күләмен арттырыгыз. Аларга лимон, шпинат, спаржа, брокколи, кишер, сельдерей, кыяр, ташкабак, кәбестә, кабак, борыч, томат, суган, сарымсак, борчак, көнбагыш, җитен орлыгы, балыкның майлы сортлары керә.
Йокыны җайга салыгыз, сәгать 22.30дан да соңга калмыйча ятарга тырышыгыз. Иртән зарядка ясагыз, җәяү йөрүне гадәткә кертегез.
Витаминнар, аерым алганда, С, Д витамины, Омега 3, ресвератрол, куркумин, N-ацетилцистеин, колострум эчегез.

– Халык чараларыннан нәрсә тәкъдим итәсез? 
– Файдалы үләннәрне кулланырга киңәш итәм. Үзем дә алардан файдаланам: ютәл вакытында – иссоп үләне, температура булганда – меңьяфрак булыша. Тамак авыртканда, шалфей һәм ромашка төнәтмәсе белән чайкатабыз. Авыру башланганда чәйнеккә бер чәй кашыгы куркума, пычак очында кара борыч (куркуминның йогынтысын көчәйтә), телемләп туралган имбир, бер чәй кашыгы бал, лимон салып өстенә кайнар су агызам да ун минут төнәтәм. Шулай итеп, лимон ярдәмендә организмда әчү процессы кими, куркумин һәм борыч ялкынсынуны бетерә, имбир канны сыеклата, вируслар һәм бактерияләр белән көрәшә. Бу төнәтмә авыруны җиңелрәк кичерергә һәм тизрәк савыгырга булыша.

– Сарымсак ашарга, аракыга борыч салып эчәргә дигән киңәшләргә ничек карыйсыз?
–  Сарымсак чыннан да файдалы үзлекләргә ия – иммун системасын ныгыта, Альцгеймер, атеросклероз авыруын кисәтә, кандагы кислород концентрациясен арттыра, симерүне булдырмый, рационда помидор белән сарымсакның ярашуы онкологик авырулардан саклый, кан тамырларының торышын яхшырта, ишемия вакытында нерв тукымасын саклый, шулай ук псориаз вакытында да кулланыла. Ләкин сарымсакны ашказаны-эчәклек тракты авырулары – гастрит, панкреатит, үт куыгындагы таш булганда, шулай ук ач карынга кулланырга кирәкми. Борыч белән аракы эчү, бәлки, уңай тәэсир итәдер, тик шул ук вакытта организмга тискәре дә йогынты ясый. Аның урынына мин алда әйткән куркумалы чәй рецептын киңәш итәм. Аның организмга файдасы бик зур.

– Авырганда С витаминына бай цитруслылар ашарга киңәш итәләр. Аларны кайсысы файдалырак һәм күпме ашарга кирәк? 
– С витамины буенча беренче урында – киви. Ул калкансыман биз, иммунитет өчен файдалы, йөрәк һәм кан тамырларына, ашказаны-эчәклек трактына, сидек бүлеп чыгару һәм эндокрин системасына уңай йогынты ясый. Моннан тыш, киви – табигый антиоксидант, тире, чәч, тырнак, авыз куышлыгы торышын яхшырта. Лимон калий, кальцийга, тимер, магний, цинк һәм фосфорга бай. Аны салкын тигәндә кулланалар, аксымны үзләштерү өчен, согын ит продуктларына кушалар, чөнки ул ашказаны секрециясен көчәйтә, бу, үз чиратында, аксымны азык белән үзләштерергә ярдәм итә. Әфлисун ашкайнатуны яхшырта, кандагы холестерин күләмен киметә, ялкынсынуның хроник процессларын акрынайтырга ярдәм итә. 
Лимонны көненә 20 грамм, кивины бер-икене кулланырга мөмкин. Әфлисунны атнага ике-өчне. Алар өчесе дә көчле аллергеннар. Бу цитруслыларны ашказаны эшкәртми икән, кулланырга кирәкми. Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы югары булса, ашказаны яки унике илле эчәклек җәрәхәте, шулай ук бөерләр белән проблемалар күзәтелгәндә дә ашарга ярамый.

– Ә менә битлек чынлап та ярдәм итәме?
– Булыша, әгәр дә инструкциясен үтәп, һәр ике сәгать саен алыштырсаң. Аны авыру да, сәламәт кеше дә кияргә тиеш. Битлекнең максаты – юәлләгәндә, төчкергәндә барлыкка килә торган һәм вируслар булырга мөмкин сыеклык тамчыларын тоткарлау. Әгәр битлек ике төсле булса һәм сез авырыйсыз икән, төсле ягын – тышка, ә ак ягын битегезгә каратып кияргә кирәк. Кулларыгыз белән тимәскә, төзәтмәскә тырышыгыз. Битлекнең ак ягы ул микроблар һәм бактерияләрне һавага үткәрми торган фильтр булып тора. Тимер тасмасы борын өстендә тыгыз утырып торырга тиеш. 

– Вакцинациягә карата да фикерегезне беләсе килә.
– Бу уңайдан күп фикерләр бар. Кайберләре вакцинаны ел саен ясата һәм авыруны җиңелрәк кичерә. Кайберәүләр бөтенләй ясатмый һәм авыр формаларын да кичермиләр. Шәхсән үзем вакцина ясатмыйм, чөнки организмны грипп сезонына алдан ук әзерлим. Сезгә дә алдан ук хәстәрен күрергә киңәш итәм.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading