16+

Грипп килеп җитте: Казандагы өч мәктәп карантинга ябылган (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда гриппка каршы вакцина ясату тәмамланды инде. Прививка салдырырга өлгермәгән кешеләр грипттан бары кайбер гигиена таләпләрен төгәл үтәп кенә саклана ала, дип кисәтә белгечләр. Бу хакта алар "Татар информ" агентылыгында узган матбугат конференциясендә тагын бер кат искәрттеләр. Август аеннан 19 декабрьгә кадәр Татарстанда салкын тидереп авырган 218 мең кеше теркәлгән....

Грипп килеп җитте: Казандагы өч мәктәп карантинга ябылган (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда гриппка каршы вакцина ясату тәмамланды инде. Прививка салдырырга өлгермәгән кешеләр грипттан бары кайбер гигиена таләпләрен төгәл үтәп кенә саклана ала, дип кисәтә белгечләр. Бу хакта алар "Татар информ" агентылыгында узган матбугат конференциясендә тагын бер кат искәрттеләр. Август аеннан 19 декабрьгә кадәр Татарстанда салкын тидереп авырган 218 мең кеше теркәлгән....

Татарстанда гриппка каршы вакцина ясату тәмамланды инде. Прививка салдырырга өлгермәгән кешеләр грипттан бары кайбер гигиена таләпләрен төгәл үтәп кенә саклана ала, дип кисәтә белгечләр. Бу хакта алар "Татар информ" агентылыгында узган матбугат конференциясендә тагын бер кат искәрттеләр.

Август аеннан 19 декабрьгә кадәр Татарстанда салкын тидереп авырган 218 мең кеше теркәлгән. Аларның күбесе балалар. Хәтта Казандагы өч мәктәптә сигез сыйныф карантинга да ябылып алган.

- Илдә ел саен һәр өченче бала һәм һәр унынчы олы кеше грипп, кискен тын юллары ялкынсынуы белән авырый. Татарстан бюджетына былтыр грипп аркасында 4 миллиард сумлык зыян килгән, - дип статистик мәгълүматлар белән таныштырды Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Лилия Юзлибаева.

Хәзерге вакытта Россиянең 20 субъектында грипп һәм кискен тын юллары авырулары эпидемия чиген узып киткән. Татарстанда хәл зарланырлык түгел анысы. Шулай да грипп безгә дә килеп җиткән. Республикада грипп вирусын йоктырган сигез кеше теркәлгән. Ноябрь аеннан бирле салкын тидерүчеләр саны да атна саен артып бара. Шулай да эпидемия турында сөйләргә иртәрәк. Моны ел да кабатлана торган хәл, дип саный белгечләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова грипп белән авыручылар саны гыйнвар аеның икенче яртысында күпләп күзәтелергә мөмкин, эпидемиягә шул вакытка әзер торырга кирәк булачак, дип кисәтә. Быел «дуңгыз» гриппы, В штаммлы грипп һәм халыкка 1967-69 еллардан таныш «Гонконг» гриппы килер дип фаразлана. "Дуңгыз" гриппы күбрәге 60 яшькә кадәрге, эшкә сәләтле төркем кешеләрне аяктан екса, "Гонконг" гриппы балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч тудыра.

- Йогышлы вирусларның 200дән артык төре бар. Әйтик, "парагрипп" вакытында тамак авырта, температура артык югары булмый, йөткерү, тавыш бетү күзәтелә. Риновирус эләктергән очракта кеше еш авырый, борыныннан гел ага, грипп вакытында температура кинәт күтәрелә, тән сызлый, баш авырта. Кыскасы, әлеге вирусларның билгеләре охшаш, әмма дәвалану ысуллары төрле. Шуңа да дөрес диагнозны табиб куярга тиеш. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый, - дип кисәтә Идел буе федераль округының баш белгече, инфекционист Ирина Кравченко.

Грипптан саклану ысулларына килгәндә, табиблар халык медицинасы яклы түгел. "Суганда "С" витамины күп, бәлки ул иммунитетны күтәрергә ярдәм итәдер, сарымсакның "тәмле" исеннән кала грипптан сакланырга ярдәм иткән бер файдасын да әйтә алмыйм, - ди Ирина Ивойлова. - Иң яхшысы - эпидемия башланырга бер ай алдан гриппка каршы вакцина ясату". Ә прививка салдырмаганнарга гигиена таләпләрен катгый үтәргә киңәш итәләр.


Грипптан ничек сакланырга:

Һава торышына карап киенегез, туңарлык булмасын.

Грипп таралган вакытта кеше күп тупланган урыннарда булмаска тырышыгыз, грипп вирусы бүлмәдә 8 сәгать яшәргә сәләтле.

Йөткергәндә, төчкергәндә грипп вирусы 8 метрга кадәр тарала. Шуңа да авыру кешеләр янында битлек кияргә киңәш ителә. Аны ике сәгать саен алмаштырып та торырга онытмагыз.

Бүлмәләрне ешрак җилләтегез, кварц куллану да файдалы, ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә.

Тиешенчә ял итегез, дөрес тукланыгыз, саф һавада булыгыз.
Кулларыгызны ешрак юыгыз.

Клавиатура, телефон, каләм кебек еш кулланыла торган әйберләрне гел дезинфекцияләп торыгыз.

Авырып китсәгез, өйдән чыкмагыз. Авыруны башкаларга йоктырмассыз, үзегез дә тизрәк савыгырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading