16+

Грипп килергә ике-өч атна калды

Узган еллардагы тәҗрибәне исәпкә алсак, инде ноябрьнең икенче яртысында грипп белән авыручылар күбәя башлаячак.

Грипп килергә ике-өч атна калды

Узган еллардагы тәҗрибәне исәпкә алсак, инде ноябрьнең икенче яртысында грипп белән авыручылар күбәя башлаячак.

Шуңа күрә гриппка каршы прививканы ясатыргамы-юкмы дип уйланырга инде вакыт калмады – аны хәзер үк ясатырга кирәк, ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Санитар табиб искәртеп киткәнчә, гриппка каршы иммунитет барлыкка килү өчен ике атна вакыт таләп ителә. Шуңа күрә авыру үсеш ала башлаганчы, үз сәламәтлегеңне кайгыртып өлгерергә кирәк, ди ул. Сәламәтлек саклау оешмаларында вакциналар җитәрлек күләмдә исәпләнә.

Әлегә вируслы авырулар арасында, грипп өлешенә ул нибары 1,5 процент кына туры килә. Әмма һава торышы начарлана бара, балалар каникуллардан чыкты, шуңа күрә авыручылар саны артуы да үзен озак көттермәс. Бигрәк тә аеруча куркыныч янаган категорияләргә прививка ясатудан читләшмәскә киңәш ителә. Болар:  60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, бронхиаль астма, шикәр диабеты, симерү, үпкә авырулары белән авыручылар, йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, балалар.

-    Гриппның нинди темплар белән үсәчәге халыкны вакцинацияләү белән колачлау күләменә һәм кешеләрнең профилактик чараларга никадәр игътибарлы булуына бәйле булачак. Имунномодуляторлар, витаминнар эчү, дөрес туклану, күбрәк саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше – боларның барысы да вируслы авыруларны йоктыручылар исәбен киметергә мөмкинлек бирә, - дип, саклану ысуллары турында искә төшерде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, авыручылар исәбендә югары күрсәткечләр көтелми. Чөнки республикада халыкның 40 проценты гриппка каршы прививка ясаткан. Бу билгеләнгән 60 проценттан кимрәк, әмма шулай ук яхшы гына күрсәткеч, дип белдерде эпидемиолог.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading