Инсультның өч төп билгесен һәркем, хәтта балалар да, белергә тиеш, ди табиблар.
Йөрәк турысында авырту сизә икән, кеше шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Инфаркт була күрмәсен дип курка башлый. Ә менә аяк-куллары оеган очракта, күпләр табибка мөрәҗәгать итмичә, хәтта берничә көн сузып йөрергә мөмкин. Үзе узар әле, имеш. Ә бу, гамәлдә, инсультның беренче билгесе. Әлеге очракта вакыт гаять мөһим роль уйный – инсульт булганнан соң беренче 4 сәгатьтә ярдәм күрсәтеп өлгерергә кирәк.
Табиблар инсультны «глобаль эпидемия» дип атый. Дөньяда ел саен инсульттан 6 миллион кеше үлә. Россиядә елына 500 мең инсульт теркәлә, шуларның 17 меңгә якыны Татарстанда. Инсульт кичерүчеләрнең 12 проценты бакыйлыкка күчә, тагын 15 проценты үз-үзен карый алмас хәлгә кала.
МКДЦ Республика кан тамырлары үзәгенең баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире Тимур Дёмин, урамга чыгып, кешеләрдән «Инсульт нәрсә ул?» дип сорасаң, яртысыннан артыгы дөрес җавап бирмәячәк, ди.
- Кызганычка, әлегә кадәр халык инсультның нәрсә икәнен аңлап бетерми. Инсульт һәм инфаркт төшенчәләрендә бутала. Инсульт ул – баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы, баш миенә кан килми башлый. Ә баш мие канга бигрәк тә мохтаҗ орган. Аның массасы тән массасының нибары 5 процентын тәшкил итсә дә, барлык канның 20 процентын куллана. Баш миенең ниндидер өлешендә кан йөреше бозылу баш мие функцияләрендә чагылыш таба, - дип аңлатты табиб.
Инсульт, гадәттә, тиз һәм кинәт була. Күп очракта баш миенең хәрәкәт, сөйләм, тоемлау өчен җавап биргән өлешләре зыян күрә. Шуңа күрә түбәндәге өч билге инсульт сугу күрсәткече булып тора:
- бер як аяк яки кулда хәлсезлек;
- бит ассиметриясе,
- сөйләм бозылуы.
Кыска вакыт эчендә шушы өч билге дә күзәтелсә, 90 проценттан артык очракта инсульт булган дигән сүз. Ике билге – 80 процент, бер генә билгенең күзәтелүе 60-70 процент ихтималлык белән баш миендә кан әйләнеше бозылуы турында сөйли.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының ангионеврология буенча штаттан тыш баш белгече Марат Сайхунов билгеләп үткәнчә, инсультны кисәтү юнәлешендәге эштә төп игътибар инсульт үсешенә китергән факторларга – гипертония, шикәр диабеты, симерү, хәрәкәтсезлек, тәмәке тарту һ.б. юнәлдерелә. Әмма сәламәтлек саклау системасы кешенең сәламәтлегенә нибары 8-12 процент кына йогынты ясый, 20-23 проценты нәселдәнлеккә, 20-23 проценты – экологиягә, ә иң зур өлеше – 50-55 проценты кешенең үзенә, аның тормыш рәвешенә бәйле, дип Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларын китерде Марат Сайхунов. Шулай да табиблар авыручылар санын киметүгә үз көчләреннән килгәнне эшли. Әйтик, диспансеризация вакытында куркыныч факторлары ачыклана һәм кеше күзәтүгә алына, аңа авыру үсешен булдырмау буенча киңәшләр бирелә.
- Куркыныч факторы буларак гипертония – киң таралганы. 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 60 процентында югары кан басымы күзәтелә, шуларның күпчелеге үз авыруы турында белми дә. Чөнки диспансеризациягә йөрмәүчеләр күп. Ә бит югары кан басымы булып та үзен яхшы хис итүчеләр бар. Авыру ачыкланган очракларда да һәр бишенче кеше генә табиб киңәшләрен үти, - ди белгеч.
КДМУның тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты Гүзәл Старостина инсультны кисәтү буенча үз киңәшләрен бирде:
- артериаль кан басымы көндәлеген алып барырга;
- атнасына 150 минут уртача хәрәкәт йөкләнешен тәэмин итәргә (яки 75 минут йөгерү, йөзү);
- тоз һәм шикәр күләмен киметергә;
- көненә 400 граммнан да ким булмаган күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга;
- рационга көн саен 30 грамм тозлы булмаган чикләвек өстәргә;
- колбаса, тозлы-ысланган ризык күләмен азайтырга;
- ашыкмыйча, гаджетларны читкә куеп, тыныч мохиттә ашарга.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар