16+

Кендек каны кайда саклана?

Моңа кадәр әлеге сорауны башыма да керткәнем булмаган икән. Сабый дөньяга аваз салганнан соң соңгылык юкка чыгарыла дип белә идем, аның нинди үзлекләргә ия икәнлеген, киләчәктә ничек файдаланырга мөмкин булуын да уйламаганмын хәтта.

Кендек каны кайда саклана?

Моңа кадәр әлеге сорауны башыма да керткәнем булмаган икән. Сабый дөньяга аваз салганнан соң соңгылык юкка чыгарыла дип белә идем, аның нинди үзлекләргә ия икәнлеген, киләчәктә ничек файдаланырга мөмкин булуын да уйламаганмын хәтта.

Әмма Казан федераль университеты клиникасы базасында эшләүче Биобанктан шактый кызыклы мәгълүматлар белән кайттым.

Биобанк лабораториясендә җиде төрле криосаклагыч урнаштырылган. Аларда кендек канының өлгермәгән күзәнәкләре (стволовые клетки), ясалма орлыкландыру өчен сперматозоидлар һәм күкәй күзәнәкләре, тикшеренүләр өчен биоматериаллар саклана. Шунысы да мөһим: биредә барысы да автоматлаштырылган. саклагычларда түбән температура торсын өчен, белгечләр аларны сыек азот белән интернет аша гына тутырып тора. Мондагы үрнәкләрнең саны сер булып кала. Ә менә биоматериаллар нинди максатларда сакланыла һәм Татарстанда әлеге хезмәттән файдаланучылар күпме? Шушы һәм башка сорауларга безгә табиб Эльмира Елагина бик теләп җавап бирде.
- Биредә сакланыла торган иң кыйммәтле биологик материал - кендек каны. Күзәнәкләр яшь, өлгермәгән булганлыктан, алар гаҗәеп үзлекләргә ия. Мәгълүм булганча, сабый дөньяга аваз салгач, кендек һәм соңгылык күп очракта юкка чыгарыла. Совет заманында алар гормональ препаратлар ясар өчен фармфабрикаларга тапшырылган. Әмма нәкъ менә шушы биоматериал яңа туган бала өчен үзенчәлекле медицина иминиятләштерүе булып тора да инде. Ягъни бүген кендек каны онкологик авырулар вакытында химия һәм радиотерапиядән соң, сөяк миен (костный мозг) күчереп утыртканда альтернатива буларак файдаланыла. Элек гәүдә авырлыгы 30 килограммнан артмаган балаларга гына күчереп утыртырга мөмкин булса, хәзер бик тә охшаш ике үрнәкне алып, хәтта урта яшьләрдәге кешеләргә дә файдаланырга мөмкин. Сөяк миен күчереп утырту - бик катлаулы процесс. Кешенең иммун системасы чит күзәнәкләрне кабул итми, ә иң уңышлы туры килә торган донор материалын күп очракта бик якын туганнардан гына алырга мөмкин. Шуңа күрә баланың кендек канын саклау бик мөһим. Үрнәкләрнең тагын бер төре - операция вакытында кисеп алынган яман шеш, башка төр авырулар белән зарарланган күзәнәкләр, тукыма үрнәкләре. Алар яңа дару препаратларын уйлап чыгару һәм терапияне яхшырту максатыннан алып барылган эзләнүләр өчен кулланыла. Моннан кала, Биобанкта киләчәктә башка төр биологик материаллар да сакланылачак. Алар реконструктив һәм пластик хирургиядә кулланыла торган донор үрнәкләре - сөякләр, кимерчәк һәм тән тиресе. Бик түбән температурада сакланыла торган әлеге биоматериаллар авариядән соң ясалган операцияләр вакытында, онкологиядән зыян күргән әгъзалар һәм тукымалар алынган очракта һәм башка җәрәхәтләр һәм кимчелекләр булганда файдаланырга мөмкин.
- Аңлавымча, сабыйның кендек канын сакларга карар кылган әти-әни лаборатория белән алдан ук килешү төзергә тиеш була.
- Әйе һәм әлеге хезмәт түләүле. Моның өчен клиент елына өч мең сум акча түли. Шулай ук дәүләт хисабына кендек канын алу буенча да программа эшли. Мондый Биобанкта теге яки бу пациент өчен туры килә торган үрнәкләр сайлап алына. Аннан соң бездә сперматозоидлар да саклана. Бу программа тормышы һәм сәламәтлеге куркыныч астында булган хәрбиләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен аеруча актуаль. Ул-бу була калса, нәселен дәвам итәргә мөмкинлек бирә торган социаль ышаныч бит бу.
- Татарстанда әлеге хезмәттән файдаланучылар күпме соң?
- Бар, әлбәттә. Әмма, шөкер, кендек каныннан файдаланырга туры килгән очрак әлегә булмады.
- Ә бу биоматериаллар кешенең гомер ахырына кадәр сакланыламы?
- Әйе. Әгәр барлык кендек һәм соңгылык алынып сакланылса, әзер күзәнәкләр күбрәк булыр һәм авыруларга ярдәм итү мөмкинлеге дә артыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading