16+

Альцгеймер авыруын дәвалап буламы: «Кеше акрынлап караңгылыкка чума»

Дөнья күләмендәге статистика буенча, 55 миллионнан артык кеше хәтере начарланудан зарлана.

Альцгеймер авыруын дәвалап буламы: «Кеше акрынлап караңгылыкка чума»

Дөнья күләмендәге статистика буенча, 55 миллионнан артык кеше хәтере начарланудан зарлана.

«Ахыргача янында булачакбыз»
“Әни озак вакыт әлеге авыруны кире какты һәм табибларга күренергә теләмәде. "Юк-бар белән башымны катырмагыз инде, әле яшьләр булсагыз да, башыгызны онытып йөрисез, әле олы яшьтәге әниегез белән булышасыз тагын”, дия иде. Тик минем уйлавымча, ул моны аңласа да, кире какты, чөнки мондый куркыныч диагнозны һәркем дә ишетергә әзер түгел. Әни берүзе генә авылда яши, ә без шәһәрдә гаиләләребез белән көн күрәбез. Әнине табибларга күренер өчен Казанга килергә күндердек. Ул безне тынычландыру өчен ризалашты. Ләкин тикшеренүләр нәтиҗәләре безнең куркуларыбызны раслады», - дип сөйли Гөлсинә.

Альцгеймер авыруы белән очрашкан кешеләр алдында һәрвакыт сайлау тора: авыру туганнарын карауны ничек оештырырга? Беренче стадиядә, симптомнар күренә генә башлагач, гаилә еш кына йә якыннарын үзендә урнаштырырга, йә аның янына күченергә карар кабул итә. Авыру көчәя башлагач, гаилә яңадан сайлау алдына баса: туганына шәфкать туташы ялларга яки аны махсуслаштырылган учреждениедә карау оештырырга.
Авылда Сәкинә апа күршесендә генә аның бертуган сеңлесе яши, ул апасына күз-колак булып тора. Аннан соң бер йорт аша гына бик якын ахирәте бар, ул да көн дә кереп хәлләрен белеп тора. Сәкинә апаны ялгызын гына калдырганнары юк икән.  
"Әни белән даими рәвештә табибларга күренәбез, ул безгә төрле хәлләр сөйләде. Әле шушы көннәрдә генә психологка бардык, ул да үз киңәшләрен бирде. Безнең алдыбызда да гына бер ирне алып килгәннәр иде. Аның туганнары белән сөйләшеп тордык. “Әти үз дөньясында яши, хәле начарлана бара. Әкренләп үзенең караңгылыгына чума. Ул әнидән кала беркемне дә, хәтта мине дә хәтерләми. Соңгы ике елда дөньяда ниләр барганын белми. Бу бик авыр. Белмим, безнең әнине алда ни көтәр. Әмма ахыргача янында булачакбыз», – дип бер очракны искә алды Гөлсинә. 

Дөнья күләмендәге статистика буенча, 55 миллионнан артык кеше хәтер начарланудан зарлана. Безнең республикага килгәндә, аерым статистика алып барылмый. Күп очракта хәтер начарлануны башка авырулар исемлегенә кертәләр. Альцгеймер авыруы - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә деменциянең иң киң таралган төре. Баш миендә нейрон бәйләнешләре бик нык зәгыйфьләнә, һәм кеше хәтерен югалта. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, Россиядә хәзер 1,5-2 миллион кеше Альцгеймер авыруы белән интегә, һәм бу сан үсүен дәвам итә. Белгечләр фаразлавынча, 2050 елга мондый пациентлар саны 139 миллионга җитәчәк. Альцгеймер авыруы китергән деменция - дөньяда үлемнең 7 нче сәбәбе булып тора. 

«Тулысынча дәвалап булмый»
Авыру үсешенең төп куркыныч факторлары дип нәселдәнлек һәм өлкән яшьне атыйлар. Гомер озынлыгы арткан саен Альцгеймер авырулы кешеләр саны да арта. Моннан тыш, авыруны кичергән инфекцияләр китереп чыгарырга мөмкин, мәсәлән ковид. Хәтернең начарлануы нәрсә белән куркыныч? Хәтерне ныгыту, Альцгеймер чирен кисәтү турында Буа картлар һәм инвалидлар йорты психологы Светлана Айметова белән сөйләштек./

– Хәтер начарлану куркынычмы?
– Хәтер начарлану өлкән кешеләрдә Альцгеймер чиренә китерергә мөмкин. Бу – бик җитди авыру. Аны тулысынча дәвалап булмый. Тора-бара мондый кешеләрнең акылларына зыян килүе бар, алар үз-үзләрен тәрбияли алмый, чит кеше ярдәменә мохтаҗ була башлый. Иң аянычы – хәтер начарлану аркасында өйдән чыгып китеп югалучылар да очрый.

–Мондый төр авыру белән очрашкан кешеләр неврологтан тыш, әле даими рәвештә психологлар белән эшли дип беләм.

– Деменциядән интегүче кеше белән эшләүдә шәхсән һәм төркем форматы бергәләп кулланыла. Күзгә-күз аралашу дәваланучы тарафыннан ышанычны арттыра. Шулай итеп, без өлкән яшьтәге кешенең тормыш хәлен, карашларын һәм халәтен дөрес анализлый алачакбыз. Төркем эшчәнлеге, үз чиратында, кешеләр арасында багланышлар урнаштыруга ярдәм итә, аралашуга стимуллаштыра, шулай ук тулаем алганда гомуми әхлакый рухны ныгыта.
Психолог белән аралашу авыруның агымдагы халәтеннән чыгып башкарыла. Әгәр дә кеше үзен начар хис итсә, аралашу кичектерелә.

– Альцгеймер чиренең билгеләре нинди? Мондый авырулар белән үзеңне ничек дөрес тотарга?
– Әйткәнемчә, кешенең хәтере начарлана. Тора-бара ул кешене танымый башлый. Сөйләме үзгәрә. Гади генә сүзләрне дә исенә төшерә алмый азаплана. Альцгеймер чире вакытында гадәттә, кешенең кыска вакытлы хәтере югала, элек булган хәлләрне кеше хәтерләргә дә мөмкин. Шуңа да хәтере начар кешеләргә якыннары игътибарлырак булсын иде. Мондый кешегә үзе белән адресы, исем-фамилиясе язылган белешмә йөртү дә комачау итми.
Беренче карашка, әлеге чирдән интегүче  кешеләрнең күп кенә гамәлләре безгә аңлашылмый кебек тоела. Бу мәгънәсез әрле-бирле йөренүләр, бер үк сорауларны күп тапкырлар кабатлау, кинәт кенә агрессия барлыкка килү, ни булса да югалганда башка кешене урлауда гаепләү. Еш кына кеше кинәт җыена да өенә кайтырга тели, гәрчә бу урын аның үз йорты булса да. Ләкин авыру үз-үзен адекват тотмавын аңламый. Ул хәзер яшәгән йортын түгел, ә балачагы һәм яшьлеге үткән йортны гына хәтерли. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр хәтер чылбыры таркала.

– Альцгеймердан интегүчеләрне карау буенча киңәшләрегезне бирсәгез иде.
– Ниндидер сәер хәлләр турында сөйләгәндә авыру кешегә беркайчан да каршы килмәгез. Киресен исбатларга тырышмагыз. Авыру үзенең хаклыгына ышана, ул моны үз дөньясында шулай күрә, аны кире ышандыру мөмкин түгел. Ризалашыгыз яки игътибарны башкага юнәлтергә тырышыгыз.
2. Кешене гадәти булмаган тәртибе өчен оялтмагыз. Аны тынычландырыгыз, юатыгыз, аның тыныч, имин даирәдә икәнлеген күрсәтегез.
3. Авыру белән тыныч, акрын гына һәм хөрмәт итеп сөйләшегез һәм һичшиксез «күзгә-күз» карап. 
4.«Ни өчен?» дип башланган сорауларны бирмәгез. Мондый сорауларга җаваплар логик фикерләүне таләп итә, ә альцгеймер авыруыннан интеккән кешеләр моңа җавап бирә ала алмый. Сорауларны «кем-нәрсә-кайда-кайчан-ничек» сүзләре белән ачыклаучы итеп бирергә кирәк.
5. Мәгълүмат эшкәртүгә вакыт бирегез. Бер җөмлә = бер фикер/идея.
6. Бу авырудан интегүче кешеләр сезнең кәефегезне бик яхшы тоемлый һәм аны күңелләренә салалар. Ачулансагыз, алар да шулай ук җавап бирерләр. Тыныч кына аралашу авыруларны тынычландыра.
7. Беркайчан да “уйнамагыз" һәм алдашмагыз. Авыру кеше моны сизәчәк һәм сезгә ышанычы бетәчәк.
8. Авыруга карата сабый балага караган кебек карамагыз. Киресенчә, мактап торыгыз, җылы сүзләрегезне жәлләмәгез.
9. Авыру өчен бөтен эшне дә эшләмәгез, мөстәкыйль рәвештә эшли алганын үзе эшләсен, акрын гына эшләсен, сабыр итегез. Аның өчен нидер эшли башласагыз, тиешле күнекмәләр онытыла һәм инде кире кайтмый.
10. Шуны аңлау мөһим, теләсә нинди агрессив яки адекват булмаган тотышка деменцияле кешенең сәбәбе бар һәм моны медикаментлар биргәнче аңларга тырышырга кирәк.

– Хәтере начарланган кешегә сөйләргә ярамый торган сүзләр бармы? Алар нинди?
– 1. «Ә син хәтерлисеңме?». Мондый сораулар кешене аптырашта калдыра, ул югалып кала һәм үзен гаепле хис итә, чөнки хәтерләми! Бу үткәннәр турында сөйләшергә кирәкми дигән сүз түгел. Моның урынына үткән вакыйгаларны исегезгә төшереп, үзегез сөйли башлагыз. Бу авыру кешегә ориентлашырга һәм әгәр тели икән, әңгәмәгә кушылырга мөмкинлек бирәчәк, үзен уңайсыз хис итәргә мәҗбүр итмәячәк.
2. «Мин сиңа әле генә бу турыда әйттем (яки син әле генә миңа моны әйттең). Бу сүзләрдән кешенең хәтере начараюы турында күңелсез искәртүләрдән башка бернинди мәгънә дә юк. Моның урынына әдәпле, сабыр булырга тырышыгыз. Деменция белән авыручыга еш кына аны тыңлаулары һәм аңлаулары мөһим.
3. «Абыең (Әти, әни...) 10 ел элек үлде». Деменциядән интегүче кеше якын кешесен югалту турында хәтерләмәскә яки күптән үлгән кешене исән дип исәпләргә мөмкин. Авыруга ул кеше үлгән дисәк, яки үткәндәге югалту турында искә төшереп, без тагын кешене әрнетәбез, якын кешеләребезнең үлемен кабат-кабат кичерергә мәҗбүр итәчәкбез.
4. «Син бүген иртән нишләдең?» Артык күп сораулар бирүдән сакланыгыз. Деменцияле кеше өчен бу стресс өчен сәбәп булырга мөмкин, чөнки ул иртә белән нәрсә булганын хәтерләми. Хәзерге вакытта ни булуы турында фикер алышу кулайрак.
5. «Син мине таныйсыңмы? Минем кем икәнемне беләсеңме? Ә минем исемем ничек?» Әлбәттә, якын кешең сине танымаса, бу күңелсез һәм әрнүле күренеш. Ләкин бу хисләр ике яклы. Деменцияле кеше, әгәр ул чыннан да хәтерләмәсә, гаеп хисе кичерә башлый, яки сезне таныса, үпкә хисе барлыкка килә. Әгәр үзегезне танымавын аңлыйсыз икән, иң яхшысы-җылы итеп исәнләшү һәм, бәлки, үзең белән таныштырудыр.

«Авырган кешенең догасы - фәрештәләр догасына тиң»
Чир һәркемгә төрлечә килә. Моннан беркем дә хали түгел. Бер сынаудыр инде. Бу вакытта авыру кешегә дә, якыннарына да нишләргә? Ничек ярдәм итәргә? Кайчак ни чарадан авыру кешене картлар йортына, хастаханәләргә китерүчеләр белән бәйле хәлләргә дә очрыйсың. Бу уңайдан «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең фикерен тыңлыйк: 

– Күпләр әти-әнинең ролен, тормышында нинди урын алып торуын аңламый. Әти-әни бала өчен җанын фида кылырга әзер булган. Баласы нинди генә авыр хәлдә калмасын, ул аны ташламаган. Күп кешеләр дөньялык өчен дус булганда, яшьлек, матурлык өчен кызык сүзләр сөйләгәндә, хушлары китеп гашыйк булып йөргәндә, әти-әни баласын бер карусыз ярата. Ата-ананың бер үзенчәлеге бар, ул яратуы өчен җавап көтми. Исламда әти-әнине ташлау юк. Бу җәһилият гадәте, чөнки Аллаһы Тәгалә ата-ана хакында, хәтта "уф" дип тә әйтмәгез, ди. Әти-әнигә кычкырып эндәшмәгез, матур гына сөйләшегез, ди. Корьәндә бу аятьләр бар. Бу мәшһүр, билгеле булган сүзләр. Авырган чакта якыныңның җылысын, ярдәмен тою әти-әнигә дәва, сихәт бирә. Чит кеше дәвалаганда, дару биргәндә, бер нәрсә. Чөнки чит кешенең кәефе була, яки булмый. Кайчакта ризасызлык белгертә, тупас сөйләшә. Ә үзенең баласы караганда, тәрбияләгәндә, аның йөрәгенә май булып ята. Күпләр шуны аңлап бетерми. Яшьләр көн-төн эштә, дөнья куа. Әгәр дә үзләренә әти-әниләре янында утырырга кыен икән, ул вакытта сиделка чакырып, акчасын түләү мөмкин. Иртәләрен, кичләрен, ялларын исә әти-әниләре янында үткәрә алалар. Әти-әниләрен читкә тибәреп, соңрак үзләре дә шундый көнгә калулары бар. Тормыш арбасы гел үзгәреп тора бит. Мисал өчен, Әюп пәйгамбәр 18 ел авырый. Шул дәвердә аны хатыны ташламый, аның янында була. Чын мөэмин-мөслимәләр өчен үрнәк, өлге. Хәтта аларны шәһәр кырыена куып чыгаралар. Әюп пәйгамбәр хатыны белән шунда мәгарә эчендә яшиләр. Көннәрдән бер көнне Әюп пәйгамбәр янына Аллаһы Тәгалә әмере белән Җәбраил фәрештә килә һәм урыныннан торып аягы белән җиргә сугарга куша. Әюп пәйгамбәр шулай эшли һәм бу урында чишмә бәреп чыга. Ул шул суны эчеп савыга. Әлеге чишмә хәзер дә бар диләр. 
Авырган кешенең догасы - фәрештәләр догасына тиң икән, бу бит Аллаһы Тәгаләдән олы бүләк. Авыру кешене һәм аны караучы кешеләргә ярдәмле булыйк, аларны рәнҗетмик.

Лилия Гайнетдинова, Казанда яши.


– Бабаем Габдельфәрид Фәйзрахман улы Фәйзрахманов. 1938 елның 4 гыйнварында туган. 1956 елда Венгриядә коммунистик режимга каршы күтәрелеш була, аны СССРда «контрреволюцион фетнә» дип атыйлар. Бабаем шунда җибәрелә. Аннан кайтканнан соң, гомере буе Кукмара шәһәрендә яши. Бик акыллы, сабыр кеше. Әбием вафатыннан соң берүзе яшәде. Әмма соңгы елларда күз күреме дә начарланды. Әти-әнием үзебезгә күч, дип үгетләп караса да, үз нигеземнән беркая да китмим дип карышты. Соңгы елларда хәтере начарая башлагач, әти-әнием аның янына күченергә булды. Әле хуҗалыгында үзе йөреп тора. Тавык-чебешләрен үзе карый, кадер-хөрмәттә яши. Ял саен без, оныклары, оныкчыклары аны сагынып кайтабыз. Ялгызы гына моңаеп утырырга ирек бирмибез. Олыгайган кешегә, иң мөһиме, якыннарының җылысын тоюдыр, минемчә. 

Билгеле булганча, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров вафатына чаклы (ул 2019 елның 16 гыйнварында үлде ред.иск.) Альцгеймер авыруы белән интеккән. Җырчының соңгы чирек гасыр дәвамында ярдәмчесе булып торган Илһам Хаҗиев та Шәһри Казан хәбәрчесенә биргән интервьюсында болай дигән иде: 
«Альцгеймер авыруы — бик куркыныч авыру. Без абзый белән яңадан укырга, язарга өйрәндек. 80 яшендә яңадан „Шакиров“ дип язарга өйрәнде ул. Кеше бәби яшеннән үсүгә бара, ә безнең кире процесс булды — утроб хәленә кайтты дияргә мөмкин…».

Өлкән кешеләр өчен хәтерне тикшерә торган тест

Әлеге тестны табиблар 1983 елда төзегән. Ул чит илләрдә кешенең хәтер дәрәҗәсен билгеләү өчен актив кулланыла.
Түбәндәге сорауларга җавап биреп, баллыгызны исәпләп чыгарыгыз:
1. Хәзер ничәнче ел? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 4 балл).
2. Хәзер нинди ай? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 3 балл).
3. Пациентка яшәү урыны турында мәгълүмат бирегез. Адресын әйтегез, ул биш элементтан торсын: исеме, фамилиясе, шәһәре, урамы, йорт номеры. Бу адресны кабатларга кушыгыз. Берничә минуттан тагын кабатлатыгыз (баллар куелмый).
4. Хәзер сәгать ничә? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 3 балл).
5. 20дән 1гә кадәр кирегә санарга кирәк (дөрес җавап 0 балл, бер дөрес түгел җавапка 2 балл. Ике, аннан да күбрәк дөрес түгел җавапка 4 балл).
6. Ашыйкмыйча гына декабрьдән алып айларны тәртип буенча кирегә әйтеп чыгарга кирәк (дөрес җавап 0 балл, бер дөрес түгел җавап 1 балл, ике һәм аннан да күбрәк хата булганда 2 балл).

7. Пациентка өченче биремдә әйтелгән адресны кабатларга кушыгыз (дөрес җавап 0 балл, һәр хатага 2 балл).

Тест нәтиҗәләрен бәяләү шкаласы:
0 дән 7 гә кадәр-борчылу өчен сәбәпләр юк;
8 – 9-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, авыруның билгеле бер билгеләре бар;
10 – 12 – мөһим тайпылышлар күзәтелә. Кичекмәстән табибка барырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 6 CUT тестлаштыру авыруны иртә стадияләрдә диагностикаларга һәм кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Баш мие эшчәнлеге бозылу дәрәҗәсен тест ярдәмендә мөстәкыйль билгеләү табибка килүне алыштыра алмый. Кызганычка каршы, деменция тулысынча савыкмый, әмма авыруны иртә диагностикалау авыруның барышын медицина препаратлары һәм билгеле бер процедуралар ярдәмендә төзәтергә мөмкинлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading