16+

“Кеше бөерен күз карасыдай саклыйм”

29 ноября 2024, 10:33
1287
0
6
Уку өчен 6 минут

Үлгән донордан күчертеп утыртылган бөер 10-15 ел хезмәт итә, исән туганыңнан күчертелгәне исә озаграк – 20-25 ел эшләргә сәләтле.

“Кеше бөерен күз карасыдай саклыйм”

Үлгән донордан күчертеп утыртылган бөер 10-15 ел хезмәт итә, исән туганыңнан күчертелгәне исә озаграк – 20-25 ел эшләргә сәләтле.

Әмма бер бөер эштән чыкканнан соң, икенче, хәтта өченче трансплантациягә баручылар да бар икән. Диләрә Щевровская (кыз фамилиясе Мөхлисова) бу теманы инде күптән җентекләп өйрәнгән. Менә инде ике ел ул үзе кеше бөере хисабына яши. Күчертеп утыртылган орган аның тормышына яңа сулыш өреп, ирекле иткән. 

Моңа кадәр 3 ел буе атнасына өч тапкыр хастаханәгә йөреп, гемодиализ ясатырга мәҗбүр булган 37 яшьлек Диләрә, ниһаять, тулыканлы тормыш алып бара ала. “Бөер күчертеп утыртылганнан соң бит, тән тиресе сулый башлады кебек тоелды”, - ди ул. Гемодиализ процедурасы бөер үтәргә тиешле функцияләрне башкарса да, чын бөерне алмаштырмый, билгеле.  

Бөере үз вазыйфаларын үтәми башлаган кешеләр ике юлны сайлый ала икән. Йә гомер буе гемодиализга йөрү – бу рәвешле дә күп еллар яшәргә мөмкин, яки бөер күчертеп утыртуга чиратка басу. Мондый җитди операциягә бару куркытса да, Диләрә бер икеләнмичә, шул юлны сайлый. Гомер буе бәйлелектә яшәргә риза булмый ул.   

Үсмерлектә килгән сынау 
Диләрә тумышы белән Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән. Казанда инде тугызынчы елын яши. Саулыгы белән кыенлыклар 14 яшендә үк туа. Моңа кадәр сау-сәламәт бала кинәт кенә мәктәптән хәлсезләнеп кайта башлый. Бернәрсәсе дә авыртмый, тән температурасы гына бераз югары – 37С була. Шулай ике атналап дәвам итә. Әнисе кызының халәтен күреп, хастаханәгә барырга үгетли башлый. Диләрә теләр-теләмәс кенә ризалаша. Анализлар биргәннән соң, үсмер кызның организмында ялкынсыну баруын ачыклыйлар һәм аны шунда ук хастаханәгә яткыралар. Хәлсезлек өстенә шул чакта тезләр, буыннар авыртуы, тәндәге киеренкелек өстәлә. Халәте кинәттән бик тиз начарлана башлый, бөтен буыннарында артрит үсеш ала. Кызның аяк-куллары кәкрәя башлый, тезләре бик нык шешенә, эчке органнары да зураерга тотына. Әмма җирле табиблар төгәл диагнозны озак кына куя алмый. Белгечләрнең берсе генә аутоиммун авыруга охшаш бу дигән шик белдерә. Чыннан да, шундый авыруларның берсе – “системалы кызыл волчанка” булуы ачыклана. 

Кызны шунда ук Малмыждан Кировтагы өлкә хастаханәсенә күчерәләр. Биредә диагнозны кабат тикшерәләр һәм ул дәлилләнә. Әмма биредәге табиблар Диләрәне ничек дәваларга икәнен белми. Кызга гормональ дарулар билгелиләр, әмма аның хәле барыбер җиңеләйми. Инде кыз тәмам ятактан тормас дәрәҗәгә җитә. Шул чакта аны Мәскәүгә күчерергә дигән карар кабул ителә. 

Исән калуы – үзе бәхет
Мәскәүгә барулары нәкъ Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә. Башкала хастаханәсендә берәүнең дә аларга әллә ни исләре китми. Бер атнадан әнисе хастаханәнең бүлек мөдирен табып, шау-шу куптаргач кына, кызның  гомерен саклауга керешәләр. Шунда ук химия терапиясе билгеләнә. 9 ай дәвамында капельницалар курсы үтеп торырга кирәк, диләр. Бер курс ясыйлар да, 2-3 атнага кызны хастаханәдән чыгарып торалар. Аннары барысы да яңадан һәм яңадан кабатлана. Әмма 9 ай дәвам итәргә тиешле химия терапиясе, нәтиҗәдә 1,5 елга сузыла. Чөнки кызның иммунитеты инде какшаган, ә авырткан вакытта капельницалар кую кичектерелә.

-    Мәскәү табибларына мин бик рәхмәтле. Алар мине коткарып калдылар. Кировта калган булсам, бәлки хәзер исән дә булмас идем. Хәлем инде шул кадәр начарланган иде – аяк-куллар буыннары артриттан деформацияләнеп бетте. Гормоннар эчә башлагач, шунда ук күзгә күренеп “кабара” башладым. Моңа кадәр 40 килограмм булсам, көннән-көн тазара бардым. Ахырдан авырлыгым 80 килограммга җитте, - дип күз яшьләре белән искә ала бу чорны кыз. 
Гормоннарны ул әле хәзер дә эчүен дәвам итә, чөнки кызыл волчанка тулысынча дәвалана һәм онытыла торган чир түгел, ул ремиссиягә генә күчә. Шуңа күрә даруларны аңа гомер буена эчәргә туры киләчәк, дозировкасы гына хәзер күпкә кечерәк. Химия терапияләре дә берникадәр вакыт аралыгы белән әллә ничә тапкыр ясала. Хәзер инде ул тотрыклы ремиссиядә исәпләнә.

9-10нчы сыйныфларда Диләрә “өйдә белем алу” формасында була, 11 сыйныфта гына сыйныфташлары янына мәктәпкә кайта. Препаратның күләме инде бу вакытта киметелә, кыз ничек тиз тазарган булса, шулай тиз ябыга да. Аңа хәл керә, ул спорт белән шөгыльләнә башлый, күзгә күренеп кыяфәт-сыннары да матурлана.  

Чире мәкерле – “ашый” бөерне 
Мәктәпне тәмамлагач, Диләрә Киров шәһәрендә тегүчегә укырга керә, хәтта маникенщица булып та ала – техникумда тегелгән эшләнмәләрне төрле конкурсларда тәкъдим итә. Хәрби булырга әзерләнүче егет белән танышып, гашыйк була. 3 ел буе алар ялкынлы хатлар алыша, икесе дә укуын тәмамлагач, бергә яши башлыйлар. Әмма хатларда матур булган мәхәббәт тарихы, чынбарлыкта талаш-ызгышларга әверелә. Укуын тәмамлаганнан соң, Диләрә тегүче  булырга теләми. Маникюрга укып чыга.  Әмма клиентлары аз, сәламәтлеге дә чамалы гына. Әйткәнемчә, кызыл волчанка дәваланмый торган мәкерле чир. Бу аутоиммун авыру нәтиҗәсендә үз иммунитетың сиңа каршы эшли башлый икән. Һәм Диләрә очрагында бу авыру үзенең “дошманы” итеп бөерне сайлый. Башка органнарына зыян алай ук зур булмый, ә менә бөере тора-бара эштән чыга. Табиблар салпы ягына салам кыстырып тормыйча, ачыктан-ачык көннәрнең берендә бөеренең бөтенләй эшләми башлаячагын әйтә. 

Егете аңа-терәк таяныч буласы урынга, шелтәләр белдерә башлый. Шулай 6,5 ел эт белән мәче кебек яшәгәннән соң, Диләрә бу мөнәсәбәтләргә нокта куеп, Казанга күченергә карар кыла.

-    25 яшьләрдән соң анализларым начарлана, креатинин үсеш ала башлады. 29 яшемдә Казанга күченгәч, һава шартлары үзгәрү аркасындамы, стресс булганганмы, бу процесс тизләнде. Шул чакта миңа гемодиализга әзерләнә башларга кирәк дип кисәтеп куйдылар. Тагын бер еллап үз бөерләрем әле азмы-күпме “тартты”, әмма инде аннары гемодиализдан башка чара калмады. 32 яшемдә мин инде көн аралаш – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга эшкә йөргән кебек хастаханәгә диализга йөри башладым. Шул ук вакытта Республика клиник хастаханәсендә бөер күчертеп утыртуга чиратка басып куйдым, - дип сөйләде Диләрә.

Уникаль донор
Башта, билгеле, бөерне Диләрәгә туганнан күчереп утырту варианты карала. Әмма әнисендә диабет, ул туры килми. Әтисен тикшереп карыйлар, аның бөере тулысынча яраклы дип табыла. Әмма соңгы үткәрелгән тикшеренүдә клапаннар туры килеп бетмәве ачыклана һәм табиблар бу варианттан да баш тарта. 

-    Мин үзем донор бик тиз табылыр кебек сизгән идем. Әмма 2020 елда башланган ковид аркасында бу өметләрем акланмады. Бу елда да, киләсесендә дә мине РКБга нибары берничә тапкыр чакыртып алалар, әмма бөерләр туры килми. 2022 елда дистәгә якын тапкыр барып кайттым. Һәр тапкырын дулкынланып, зур өметләр баглый идем. Әмма кызыл волчанка авыруы аркасында тәкъдим ителгән бөерләр туры килмәде. Ниһаять, өметләнә торгач, 2022 елның җәендә уникаль, миңа дигән бөер табылды, - ди Диләрә.

Күчертеп утыртылган бөер кемнеке икәнен табиблар әйтергә хокуклы түгел. Әмма Диләрә сүзләренчә, бу – хатын-кыз бөере, чөнки органнар, нигездә, бер җенестәге кешеләргә күчертеп утыртыла. Доноры исән чакта үзе кебек озынрак кына буйлы ханым булган дип тә уйлый. Чөнки табиблар бөер зурлыгына, аның эчтә дөрес урнашуына да игътибар итәләр. 

Бөер күчертеп утыртулар, гадәттә, ике кешегә берьюлы башкарыла, ягъни бер кешенең бөере ике кешегә күчертеп утыртыла. Диләрә үзе белән бергә бу операцияне кичергән хатын-кызны “апам” дип атый, алар даими аралашып торалар икән. 

-    РКБ табиблары – үз эшенең осталары. Трансплантациягә каядыр читкә бару турында уйламадым да. Операциядән соң да, көтелмәгән катлауланылар булды, табибларга минем гомерем өчен көрәшергә туры килде. Шундый зур сынаулар аша узганнан соң,  үземә күчертеп утыртылган органга зур саклык, хөрмәт белән карыйм. Табиблар кушканның барысын да үтәргә тырышам. Донорым рухына догалар укыйм, - ди Диләрә. 

 Сынаулар кичкән, көчле иткән
Гел елмаеп торган мөләем, зифа буйлы хатын-кызга карап, һич кенә дә аның башыннан шулкадәр авырлык кичкән дип уйламыйсың. Каршыңда сау-сәламәт кеше утыра төсле. Диләрә үзе дә сер бирми, даими спорт белән шөгыльләнә – һәр иртәсен скандинавия таякларын кулына алып, җәяү йөрүдән башлый.

Трансплантация кичергән кешеләр өчен оештырылган ярышларда да бик теләп катнаша. Бүген аның үз студиясе бар – ул маникюр остасы булып эшли.  Казанга күченгәннән соң Диләрә танышу сайтында булачак ирен очрата. Аны Диләрәнең диагнозы да, авырлыклар да куркытмый. Алар аралаша, очрашып йөри, соңрак бергә яши башлыйлар. Бөер күчертеп утырту операциясе алдыннан язылышып та куялар.

-    Иремнән башка мин диализны да, бөер күчертеп утырту операциясен дә кичерә алмас идем. Диализның ни икәнен, моны үз башыннан кичергәннәр генә белә. Бу тәмугъ уты белән бер дияр идем. Ирем диализдан кулларына күтәреп алып чыга иде, бөтен минем истерикаларымны түземлек белән кабул итте. Ул миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кеше, минем төп-терәк таянычым, - ди Диләрә.  





 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading