«Салкын су ул - наркотик» Салкын суда коенучы Динар Шәйморатовка шалтыраткач, Зәңгәр күлгә килегез, суга чумсагыз гына сөйләшәчәкмен, дип «куркытты». Болай да кыш көне һава температурасы ун градустан да төшмәсә ярар иде дип йөрим, кая инде ул суык суга чуму! Ә менә Динар тәвәккәлләгән.
- Динар, моржлар грипп белән бервакытта да авырмыйлар, диләр...
- Бөтенләй авырмыйлар дип әйтү дөрес булмас. Мин, бераз хәлсезлек тоюга, сарымсак эчәм. Бер тырнак сарымсакны вак итеп турыйм да шуны бер стакан су белән эчеп җибәрәм. Ашарга да, чәйнәргә дә кирәкми. Сарымсак урынына бер төймә кара борыч та ярый. Боларны профилактика максатыннан да файдаланырга мөмкин. Миңа бик булыша.
Динарның сүзләренә караганда, соңгы вакытта моржларның саны арта.
- Бер тапкыр суга чумып караган кеше аны ташлый алмый. Салкын су ул наркотик кебек. Әмма һәрнәрсәнең чиге була, бернинди дә фанатизм булырга тиеш түгел. Суык суда мин бер тапкыр алты минут тордым. Судан чыккач, бернәрсә дә тоймый башладым. Суда озаклап торырга әле миңа иртәрәк икән дидем. Баштагы елларда берничә секундка чумып алу да җитә. Суга кергәндә тыныч булырга, каударланмаска кирәк. Ун минут йөзүчеләр дә бар, алар инде - унар еллык стажы булганнар. Судан чыккач, җылы итеп киенәбез, кайнар чәй эчәбез. Коенырга барганда, үзем белән итек, җылы шапка-бияләй алам.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, «моржларның», суга кереп чыкканнан соң, җыелышып фотога төшү гадәте бар икән.
Чыныгу буенча үз системасын булдырган Порфирий Иванов күпләргә үрнәк булып тора. 30 яшендә аңарда яман шеш табалар. Авыруның соңгы стадиясе дигәч, ул, тизрәк салкын тиеп чирләр өчен, киемнәрен салып ташлап, урамга чыгып баса. Икенче көнне бозлы су белән коена. Чирләп китәр урынына, ул үзендә көч таба, аңарда яшәү теләге уяна. Авыруы да чигенә, шулай итеп ул сәламәтләнә. Суык көннәрдә дә баш һәм аяк киемсез йөри. Аның чыныгу системасы бик күпләргә ярдәм итә.
Иң өлкән моржга - 78 яшь
Әлмәтнең «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәге җитәкчесе Михаил Землянов 79 нчы яше белән барса да, суда коенуын дәвам итә.
- Суык суда йөзүемә узган елны илле ел булды. Туберкулез, онкология белән авыручыларга кышын су коену тыела, диләр. Әмма мин онкологияне нәкъ менә шуның белән җиңүчеләр турында ишеткәнем бар. Төрле буын авыртуларыннан җәфаланучыларга да суга кермәскә киңәш итәләр. Ә менә хатын-кызларга файдасы зур, ул аларны консервлап куя, ягъни картайтмый. Нәтиҗәсен күрү өчен, даими шөгыльләнергә кирәк. Әллә нигә бер чумып кына булмый, - ди ул.
«Айсберг» үзәгенә 200 кеше йөри. Араларында 100әр метр йөзүчеләр дә бар. Ел саен озынлыгы 25 метр булган бәке ясыйлар. 31 декабрь көнне, яңа елга аяк басарга аз гына вакыт калганда, барысы бергә җыелып, суга кереп чыгалар икән. Бу аларның үзенә күрә бер традицияләре. Кышкы йөзү буенча бик күп ярышларда катнашалар. Күнекмәләрне ел әйләнәсендә уздыралар.
«Бер айлык баламны карга батырдым»
Буа Татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриевның да узган елны салкын су белән коена башлавына егерме ел булган.
- 1994 ел азагында кулыма Порфирий Ивановның китабы килеп керде. 1995 елның 1 гыйнварында мин инде бәкегә дә чумдым. Бер айдан хатыным да иярде. Балага узгач та, салкын су белән коенуын дәвам итте. Суыкка улыбызны табарга ике көн кала да чыкты. Ул көнне урамда 20 градус салкын иде. Улымны беренче атнадан ук өйдә салкын су белән коендыра башладым. Бер айлык вакытында мунчадан алып чыгып карга батырып алдым. Аллага шөкер, авырганы юк. Суык тидердем дип зарланучыларга да, салкын су белән коеныгыз, дим. Мин аның файдасын күрәм, - дип сөйләде безгә Раил.
Комментарийлар