16+

“Күп нәрсә пациентның үзеннән тора”

12 октябрьдә Бөтендөнья күрү көне билгеләп үтелә.

“Күп нәрсә пациентның үзеннән тора”

12 октябрьдә Бөтендөнья күрү көне билгеләп үтелә.

Кеше 90 процент мәгълүматны күз ярдәмендә ала. Шның өчен генә дә без күзебезнең сәламәтлеге турында һәрдаим кайгыртып торырга тиеш. Аерым алганда, 40 яшьтән соң күзләрне гел тикшертеп торырга кирәк. Диспансеризациягә дә битараф булмыйк.

Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Жиденко әйтүенчә,  бөтен дөнья буенча 2,2 миллиардка якын кешенең күз белән проблемалары бар.  Россиядә 16 миллионга якын күз авыруы теркәлгән. Саннар телендә әйткәндә, яшь макулодистрофиясе очрагы – 330 мең, диабетик ретинопатия – 440 мең, катаракта – 2,5 миллион.

Күзнең күрү сәләте бозылу сәбәпләре, нигездә, рефракция бозылу (якыннан һәм ерактан начар күрү, астигматизм, катаракта, глаукома, диабет ретинопатиясе. Инвалидлыкка китергән күз авырулары арасында күпчелекне глаукома, челтәр катлавы, күз нервысы авырулары һәм дегенератив миопия алып тора. 

–    Кызганыч, кайбер күз авыруларының башлангыч чоры симптомсыз гына уза. Шуның өстенә, соңгы елларда күзнең челтәр катлавы патологиясе ешрак күзәтелә башлады. Якындагы егерме елда әлеге патология белән мөрәҗәгать итүче пациентларның саны илле процентка артырга мөмкин дип кисәтә белгечләр, – дип билгеләп үтте спикер. 

Күз белән бәйле проблемалардан зарланучы балаларның да саны арткан. 2022 елда белгечләргә 16 мең бала мөрәҗәгать итәкн.  
Югары категорияле табиб-офтальмолог Ольга Зверева сүзләренчә, күз авыруы күзәтелгән очракта, табибларга һәрдаим мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мисал өчен ул глаукома аркасында күзенең күрү сәләтен югалткан пациент турында әйтеп үтте.

–    Глаукома диагнозы куелса да, күзендә авыртулар сизмәгәч, табибларга йөрмәгән. Кызганыч, баштагы вакытта һәм хәтта соңрак та аның билгеләре күренми. Күзе авырта башлагач, күрү сәләте кимегәч кенә табибка килгән. Нәтиҗәдә күзендә кан басымы ике тапкырга арткан. Операция уңышлы узган, шуннан соң пациент югалып торган. Берничә елдан килеп тикшеренгән һәм тагын югалган. Шуннан соң күзе бөтен күрми башлагач килгән. Тикшеренеп тормасаң, шундый нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Югыйсә, күзнең кан басымын контрольдә тотып, аннан башка булган авыруларны дәвалап торганда, бу хәлне вакытында кисәтеп булыр иде. Табибтан һәм дәвалану процессыннан кала, күп нәрсә пациентның үзеннән дә тора. Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булсагыз иде, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading