Чөнки аның файдасына караганда зыяны күбрәк.
Көн дәвамында кешенең тән температурасы үзгәреп тора. Иртән ул иң түбәне булса, кичкә югарырак булачак. Хатын-кызларның овуляциягә берничә көн кала тән температурасы түбәнәя һәм овуляция булганнан соң күтәрелә.
Температураны тәннең кайсы өлешеннән үлчәү дә күрсәткечләргә тәэсир ясый. Термометрны авызга куйсагыз, температура 0,5 градуска, ә култык астында 1 градуска югарырак күрсәтәчәк.
Күпчелек табиблар искәртүенчә, әгәр тән температрасы 38-38,5 градустан арта икән, аны төшерергә кирәк. Чөнки артык югары температура вируслар һәм бактерияләр өчен генә түгел, алар белән көрәшүче организм өчен дә куркыныч тудыра.
Әгәр температура 38 градустан түбән икән, ул очракта аны төшерә торган препаратларны берничә очракта гына эчәргә киңәш ителә. Болар: температура 3-5 көн төшмәсә; кешенең организмы теләсә кайсы очракта да югары температураны күтәрә алмаса; авыручының яше 60 тан узса һәм йөрәк белән бәйле хроник патологияләр булса.
Шуны да истә тотыгыз: тән температурасын төшерә торган даруларны көнгә 3 тапкыр гына эчәргә ярый. Даруны еш эчәргә киңәш ителми. Интервал кимендә 3 сәгать булу шарт.
Югары температура белән интеккән очратка минераль су эчәргә тырышыгыз. Ул организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Лимон һәм бал белән чәй, юкә чәчәге төнәтмәсе, бөтнек белән пешерелгән чәй дә ярдәм итә. Алар кайнар булмасын, бүлмә температурасында булса яхшы.
Әгәр температура 37,8 дән артмаса, небулайзер белән ингаляция ясарга мөмкин. Авыруның йөрәк һәм үпкәләре белән бәйле хроник авырулары булмаган очракта, җылымса душ ярдәмгә киләчәк. Ул мускулларны йомшартырга, нерваларны тынычландырырга ярдәм итә.
Душны кич белән, йоклар алдыннан керү яхшы. Процедура 15-20 минуттан артмасын. Юынганнан соң тәнегезне яхшылап сөртергә онытмагыз. Ванна керәсез икән, су температурасы 35-35,5 градустан югары булмаска тиеш. Ваннага тулысынча ятмагыз, су билдән булганда да җитә. Тән температурагыз 38-38,5 градустан күтәрелә икән, душка да, ваннага да керергә киңәш ителми.
Әгәр температурагыз 38 градустан артмаган икән, аны төшерә торган препаратлар эчәргә ашыкмагыз. Организм инфекияләр белән көрәшергә тиеш. Тән температурасы күтәрелгәндә кеше калтырый, туңа башлый. Тизрәк җылы киенәсе килә. Әмма температура вакытында тирли башлагач, тир тән өслегеннән табигый рәвештә парга әйләнеп бетәргә тиеш, ди белгечләр. Шул рәвешле тән суыначак. Ә җылы кием, калын юрганнар моңа комачау гына итә. Шуңа да температурагыз күтәрелсә, калын киемнәр киеп ятарга ашыкмагыз.
Температура булганда чәчләрне дә юарга киңәш ителми. Юеш чәч салкын тиюне көчәйтергә мөмкин. Ә фен белән киптереп, организмга тагын да күбрәк җылылык юнәлдереләчәк.
Температура 37 дән артканда, бәрәңге пешереп, парын суларга киңәш ителми. Белгечләр фикеренчә, бу болай да кайнар тәннең температурасын тагын да күтәрәчәк кенә.
Аякны җылы суга тыгып тору, табан астына гәрчич кую да шул сәбәпле тыела. Әгәр тән температурасы 37 градустан югары икән, кайнар мунчага керә күрмәгез. Бу организмны тагын да хәлсезләндерәчәк. Йөрәкне дә тагын да катырак эшләргә мәҗбүр итәчәк. Бүлмәне артык каты җылытмагыз: 20-22 градус булса җитә. Организм артык җылылыктан арынсын өчен салкынча һава кирәк. Шуңа да бүлмәне даими җилләтеп торыгыз.
Кайнар эчемлекләр тән температурасын күтәрә генә. Спиртлы эчемлекләр бигрәк тә. Халык ысулларына нигезләнеп, кайберәүләр аракыга борыч салып “дәвалана”. Тик аның файдасына караганда зыяны күбрәк кенә. Алкоголь бавырга өстәмә авырлык китерә. Бавыр вирус һәм микроблар эшләп чыгара торган токсиннарга каршы көрәшеп, болай да хәлсезләнә. Кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын тизләтә торган алкоголь температураны күтәрәчәк кенә. Табиб аллерголог-иммунолог Артем Батин билгеләп үткәнчә, температураны төшерә торган препаратларны кулланганда инструкцияне яхшылап укырга һәм төгәл үтәргә кирәк.
Тән температурасын 36,6 градуска кадәр төшереп бетерү мәҗбүри түгел. Дару эчкәннән соң 1-1,5 градуска түбәнәеп, авыру үзен яхшы хис итә икән, шул җиткән.
Препаратның дозаларын арттырмагыз, бигрәк тә сүз балалар хакында барса. Температураны төшерә торган препаратлар һәрвакытта да тән массасына бәйле рәвештә мг нарда исәпләнелә.
Составында парацетамол һәм ибупрофен булган даруларны кушып эчмәскә тырышыгыз. Тән температурасын төшерер өчен аракы яисә аш серкәсе кулланмагыз. Тәнне юеш чүпрәк белән сөртергә, башка юеш сөлге куярга ярый. Өлкәннәргә табиб душ кереп чыгарга рөхсәт итә. Ә аракы белән ышкыну, компресслар кую организмга зыян салуы бар, ди ул.
Лилия Локманова әзерләде
Фото: freepik.com
Комментарийлар