16+

«Улымның шикәрен үлчәр өчен, бармакларын көненә 25 тапкыр энә белән тишәргә туры килде»

Бу гаиләнең тарихы күңелләрне тетрәндерде. Альмира Сабированың түземлеге, сабырлыгына сокландым.

«Улымның шикәрен үлчәр өчен, бармакларын көненә 25 тапкыр энә белән тишәргә туры килде»

Бу гаиләнең тарихы күңелләрне тетрәндерде. Альмира Сабированың түземлеге, сабырлыгына сокландым.

Шикәр диабеты белән Россиядә диспансер хисапта 4 миллионнан артык кеше тора. Ә бит кемнәрдер шикәр авыруы баллы ризыкны күп ашаганнан барлыкка килә, өлкәннәр генә шикәрдән интегә дип уйлый.

Шикәр диабеты – эндокрин авырулар төркеменә керә. Аның сәбәбе – организмда инсулин гормонының бөтенләй яки өлешчә җитешсезлеге нәтиҗәсендә глюкоза үзләштерүнең бозылуы. Шикәр диабетының берничә төре бар. Алар арасында иң куркынычы – 1 нче төр шикәр диабеты. Бу очракта ашказаны асты бизе инсулин җитештерү сәләтен югалта, шуңа күрә гормонны ясалма рәвештә организмга кертергә кирәк. 
Әлмәт шәһәрендә яшәүче Альмира Сабированың улы, Әмир, кечкенәдән 1 нче төр шикәр диабеты белән авырый. Бу диагнозны аңа нибары яшь ярым булганда куйганнар. Шикәр диабеты турында аның белән күзгә-күз очрашканнардан да яхшы белүчене табу кыен булыр. Ә балага төшкән авырлыкны ана кеше беркайчан да оныта алмаячак. 

– Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре барган вакыт. Ике кызымның да мәктәпләрендәге шул чараларга бардык. Әмир бәйрәмнәрдән соң авырып китте. Мин гап-гади салкын тию дип уйладым. Баланың хәле юк, борыны белән суламый диярлек, тамак төбе кызарган. Сабыйлар чирләсә дә хәрәкәтләнеп торалар бит. Ә бу юлы Әмир, тән температурасы күтәрелгәч, тәүлек буе хәрәкәтләнмичә ятты, күзләрен ачарлык та хәле булмады. Ирем ашыгыч ярдәм чакыртты. Хастаханәгә килдек. Баланы салкын тиюдән дәвалый башлаганнар. Ашамагач та, хәрәкәтләнмәгәч тә, улыма глюкоза кадаганнар. Иртәнгә баланың күзләрендә яшәү чаткылары беткән иде. Табиблар нәрсә эшләргә белмәде, бергә киңәшләшергә булдылар. Тик бер генә табиб та улымнан шикәргә кан анализы алу турында уйламаган. Ә бу бит иң беренчеләрдән эшләнергә тиешле эш, – дип искә алды Альмира ханым.

Табиблар кечкенә генә Әмирне ашыгыч рәвештә Чаллы хастаханәсенә юллыйлар. Бу юл да Сабировлар өчен авыр бирелгән. Яңа ел алды булгач, буш “Ашыгыч ярдәм” машиналары табылмаган. Кышкы кичтә ана һәм авыру бала машина бушаганын көтеп утырган. Хәер, озак эзләгәч табылган. Тик машина йөртүчесе Чаллы хастаханәсенең кайда урнашканын да, ничек барасын да белмәгән.

– Без тукталышларда туктап: “Хастаханәгә ничек барып җитәргә?” – дип сораштык. Һәр минут кадерле иде... Ярый әле ул вакытта балам белән нәрсә булганын аңлап бетермәгәнмен. Бөтенләй акылдан язар идем. Без килгән хастаханәдә төзекләндерү эшләре бара иде. Табиблар баланы алып калды. Ә миңа киредән Әлмәткә кайтырга туры килде. Табиб шалтыратып торырга сүз бирде. Өйгә кайтып керүем булды, хастаханәдән шалтыраталар: “Ни өчен баланың аңы юк?” – диләр. Ә мин бит әле һаман суык тигән дип уйлыйм. Озак та үтмәде тагын телефон шалтырады: “Сезнең нәселдә шикәр диабеты белән авыручылар бармы?” – диләр. Без шикәр авыруының икенче төре турында белә идек. Шушы сораудан соң табиб, сүзен дәвам итеп: “Әмирнең шикәрен үлчәп карадык. Ул 33кә җиткән (сәламәт кешенең шикәре якынча 3,5–5,7 ммоль/лга тигез). Шикәр диабетыннан дәвалану шулай башланды, – дип авыр сулап куйды Альмира ханым.
Ә бит яраткан эше, хезмәттәшләре аның бала табу буенча ялдан чыгуын зарыгып көтеп торган. Ә язмыш сукмагы бүтән якка борылган. Альмира ханымга эштән китәргә туры килә. 

– Әмиргә бу диагнозны куйгач кына шикәр диабеты турында күпне белмәгәнне аңладык. Республика балалар клиник хастаханәсе табибларына чиксез рәхмәтлемен. Алар – үз эшенең чын осталары. Улым белән бергә диабет мәктәбен үттек. Анда инсулинны дөрес итеп кадарга да, диета турында да бик яхшы итеп сөйләделәр. Диабет белән авыручы да, аның янында булган якыннары да яңа тормыш шартларында яшәргә өйрәнергә тиеш. Әлбәттә, балаңда дәваланмый торган чирне тапкач, дөнья беткән кебек була. Әмир бөтен авырлыкларга түзде, сабыр булды. Улымның шикәрен үлчәр өчен, бармакларын көненә 25 тапкыр энә белән тишәргә туры килде. Әмирнең кулларына карарга да кыен иде, – дип искә ала Альмира ханым.

Шикәр диабеты белән авыручыларга баллы гына ашарга ярамый дип уйламагыз. Инсулинга мохтаҗ авыруларга углеводлар булган ризыкларны ашауны көйләргә кирәк. Мәсәлән, сыр һәм эремчектә углеводлар аз дип исәпләнә. Шикәрне күтәрмичә генә тамак ялгарга мөмкин. Тик һәр авыруның үз диабеты дип юкка гына әйтмәгәннәр. Альмира Сабировага да баланың шикәрен күтәрүче ризыкларны онытмау өчен аерым көндәлек башларга туры килгән. Шикәр диабетының беренче төре белән авыручыларга бөтен ризыкларны да ашарга ярый. Ә шикәр төшкән вакытта, баллы чәй эчү, тәм-том ашап кую гомерне саклап кала ала. 

– Әмирне беренче сыйныфка өйгә иң якын урнашкан мәктәпкә бирдек. Шикәр артык күтәрелмәсен өчен, ул ашханәдә ит һәм яшелчәләр генә ашый алды. Әмир дә бала бит, аның да дуслары кебек баллы чәй, тәм-томнар белән сыйланасы килә. Улымның шикәре күтәрелгәч, мәктәпкә инсулин кадарга йөгердем. Хәзер махсус помпа урнаштырдык. Шикәрне үлчәү җайлашты. Минем телефонга бөтен мәгълүмат килеп тора, бала да ризыкны төрләндерә ала. Бу – диабет белән авыручы балаларның ата-аналарының уртак җиңүе. Һәрберебез, хатлар язып, республикабыз башлыгына мөрәҗәгать иттек. Глюкозаны өзлексез күзәтү системалары балаларыбызга бушка бирелде. Шатланып туя алмыйбыз, – ди әңгәмәдәшем.

Альмира Сабирова – күп балалы ана.Әмирнең ике апасы да бар. Алар да сеңелләренә кечкенәдән ярдәм итеп торалар. Икесе дә Санкт-Петербург шәһәрендә югары уку йортларында белем ала. Студентларга да ярдәм итмичә булмый. 

– Инсулинны сатып алганым булмады. Ә аны кадау өчен шприц-ручкаларны үз акчабызга алгаладык. Аларның бәясе – якынча 5-10 мең тирәсе. Хәзер җиһазлар җитә, Аллаһка шөкер. Тик Әлмәттә эндокринологларга кытлык барлыкка килде. Табиблар түләүле хастаханәләрдә генә бар. Ә безгә һәрвакыт күзәтү астында торырга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итсәк иде, – ди Альмира ханым.

Ничек кенә авыр булса да, сынауларга бирешмәгән бу гаиләгә бары сәламәтлек телисе килә. Алар белән аралашкач, сатып ала алмый торган байлыклар турында ныграк уйлана башлыйсың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла сабырлык Хэм Рух ныклыгы бирсен!

    Мөһим

    loading