Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына карасаң, кылынган җинаятьләрнең күбесе эчүчелеккә барып тоташа.
Аракы сөреме белән акылы томаланган кеше атасын да, анасын да белми, кызган баштан коточкыч җинаятьләргә бара. Айный төшкәч, нинди зур фаҗига кылганын аңлый башлый, башка алай эшләмәм, дип лаф ора, вәгьдәләр бирә, антлар эчә. Әмма соң була инде...
Исерткеч эчемлекләр аркасында акылы җуйганнарга ничек ярдәм итәргә, әллә кул селтәргәме? Гомумән, алкоголизм ул чирме, әллә яман гадәтме? Сорауларга Республика наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева белән җавап эзләдек.
– Алкоголизмны яман гадәт дип атау – ялгышлык. Ул – чир. Аны бары тик белгечләр ярдәмендә генә дәвалап була, – ди белгеч. – Иң беренче чиратта, кешенең ни өчен эчә башлавына игьтибар итәргә кирәк. Спиртлы эчемлекләр ярдәмендә кеше үзен борчыган төрле проблема, стрессны онытып тора, депрессиядән котылырга тели. “Салып куйгач”, аңа янәсе җиңел булып китә. Вакыт узу белән ул алкогольның күләмен арттыра, үз-үзен контрольдә тота алмаслык дәрәҗәгә җитә. Бер караганда, тирә-юньдәгеләр, ягьни без дә гаепле монда. Берәр бәйрәм, чара үткәрергә җыенабыз икән, өстәл түренә спиртлы эчемлекләр менеп кунаклый. Янәсе, нинди бәйрәм инде ул, шул да булмагач.
– Алкоголь һәркемгә дә төрлечә тәэсир итә бит, кемдер бер чәркәдән дә егылырга мөмкин, кемгәдер бер шешә дә җитми...
– Бу фактор кешенең организмы белән бәйле. Кеше эчә, алкоголь капиллярларның, кан тамырларының киңәюенә китерә. Кан тамырлары бер-берсенә ябыша һәм тромблар барлыкка килә. Мондый процесс кислородның баш миенә килүен тоткарлый. Ми күзәнәкләре кислород алмагач, үлә башлый, баш мие эшчәнлеге бозыла. Кешедә эйфория һәм ярсу хисе барлыкка килә, җүләрләнә башлый. Алкогольнең тискәре йогынтысы шунда ук сизелми, ул үзе-үзен соңрак “белгертә”, эчкечеләрдә инсульт килеп чыгу куркынычы да елдан-ел арта.
– Алкоголь баш миенең кайсы зоналарына тәэсир итә?
– Күп күләмдә эчелгән алкоголь баш миенә зыян китерә, кешенең сөйләме аңлашылмый, аңы томанлана, кеше аягында басып тора алмый башлый, хәтере югала, йокымсырый, кислород җитми башлый. Менә шулар аркасында кеше әллә нинди адымнарга бара, аяныч хәлләр дә шул исерек баштан килеп чыга... Иртән уянып киткәч, кеше башкалардан үзенең төнге маҗаралары турында ишетә. Мин берни дә хәтерләмим, дип аклана. Икенче берәүләре, баш төзәтер өчен исерткеч эчемлек эзли башлый. Бу халәт “махмыр” дип атала. Ягьни организмда калган алкоголь “нәтиҗәсе”, айнып бетмәү бу. Аның симптомнары: күңел болгану, косу, диарея, сусау, баш әйләнү, кан басымы күтәрелү, кислород җитмәү, гомуми арыганлык халәте. Моның сәбәбе – этил спирты таркалу аркасында бавырның агулануы.
– “Запой” дигән төшенчә дә бар әле. Анысы нәрсә?
– Эчкечелек, һәрбер авыру кебек үк, бөтен кешедә төрлечә уза. Запойны алкоголизмның кризы, икенче төрле әйткәндә өянәк дияргә мөмкин. Кайчак эчкеченең туганнары да запой якынлашуын сизә. Кинәттән генә кешедә ярсынучанлык һәм, хәтта, агрессивлык барлыкка килә, йокысы бозыла. Эчкеченең онытыласы, мондый халәтне басасы килә. Аннары берничә көн буена сузылган запой барлыкка килә. Ул төрле кешедә төрлечә уза. Берәүләр атна буе эчеп ята, аннан соң “терелә” башлый, кире тормышка кайта. Икенчеләрен исә бу халәттән бары нарколог һәм реанимотолог кына чыгара ала.
Әмма кешене запойдан чыгару – аны алкоголизмнан дәвалау дигән сүз түгел. Алкоголь куллану артуның беренче этабында запой бер көннән алып дүрт көнгә кадәр, ә кайбер очракларда бер айдан ике айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә кайвакыт кешеләр үзләрен эчкече дип санамый, янәсе, алар айлар буе эчмәскә дә мөмкин бит. Ләкин бер-ике айдан тагын өч-дүрт көнлек запойга китәләр. Алга таба запойның вакыты ике-өч айга кадәр арта. Кеше чолганышта кала.
– Алкоголизмны дәвалап булмый, диючеләр дә бар...
– Кызганычка каршы, бу шулай. Әлбәттә, кеше бер ай, ярты ел һәм хәтта берничә ел да эчмәскә мөмкин. Бу ремиссия дип атала. Әмма шул ук вакытта эчкече һәрвакыт эчәр өчен уңай вакыт эзләп йөри. Аның белән берәр күңелсез хәл булган (хатыны белән талашкан яки эшендә күңелсезлекләр килеп чыккан), йә хәмерле мәҗлескә килеп эләккән икән – бетте. Ул бәйдән ычкына һәм яңадан элекке халәтенә кайтырга мөмкин.
Кабатлап әйтәм, моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Үзеңә генә түгел, ә аның якыннарына һәм туганнарына да.
– Ни өчен хатын-кызларга эчүне ташлау кыенрак?
– Чөнки хатын-кызларның организмы ир-атларныкыннан аерылып тора. Беренчедән, гормональ фон аркасында. Икенчедән, физиологик яктан хатын-кызлар шулай төзелгән ки, аларның организмында алкоголь җимерүче фермент күпкә азрак. Ир-атлар хатын-кыз белән чагыштырганда тизрәк айный. Һәм өченче сәбәп – хатын-кызларның организмында су азрак. Шуңа күрә бер үк күләмдә эчелгән алкоголь хатын-кыздан авыррак чыга һәм аның агулануына китерә.
___________________________
«Хатыны булышырга тиеш»
Гөлүсә Низаметдинова, педагог-психолог:
– Эчүчелек – авыл җирендә типик социаль чир һәм аны дәвалауга комплеклы килергә кирәк. «Ник эчтең инде?» – дип сорасаң, эчкечеләр, гадәттә: “Син мине аңламыйсың, бераз ял итеп алдым, дусларым белән кәеф-сафа кордык”, яисә “Күршегә печән өешкән идем, шунда утырдык”, – дип аклана.
Аны тиргәү, ләгьнәт укуның мәгьнәсе дә файдасы да юк. Эчкеченең баш мие томаланган, үзен агрессив тота, мондый халәттә ул әллә нинди адымга бара ала. Бигрәк тә: «Менә ул нинди акыллы, грамм да эчми, ә син “ләх булып” кайтасың, кеше көлдереп йөрисең», –дип түбәнсетү киңәш ителми. Эчкече белән айнык вакытында, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк.
Атна буе запойга киткән ир өчен җаваплылыкны, гадәттә, хатын-кызлар үз өстенә ала, ут-газга түләү өчен акча эзли, башка бик күп проблемаларны чишә. Алай эшләргә киңәш итмәс идем, айныгач, үзе хәл итәр. Нигә сез аның проблемаларын хәл итеп йөрисез?
Аннан соң авылда яшәүче гаиләләр мондый проблема белән йөзгә-йөз очрашкач, ни эшләргә белми, психолог белән психиатрга барырга кирәк, дип әйтә башласаң, алар, без бит псих түгел дип әйтә башлый.
Татарда тирән мәгьнәле мәкаль бар: «Ирне ир иткән хатын, юк иткән дә хатын». Чир белән көрәштә хатыны ярдәм кулы сузарга тиеш. Бары ныклы тыл булганда гына һәр авырлыкны җиңеп була.
__________________________________________________________________
“Эчү генә гөнаһ түгел”
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
– Бөек Раббыбыз Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә «Мәидә» сүрәсенең 90нчы аятендә әйтә: «Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз – өстенлек табарсыз». «Мәидә / Аш Яулыгы».
Аллаһы Тәгалә адәм баласына күркәм нәрсәләрне, игелекле гамәлләрне яратуны салган. Шуңа гөнаһлы гамәлләр адәм балаларына чиркангыч булып күренә. Һәм иблис тә моны белә, безне гөнаһка этәрүне җиңел түгел икәнен аңлый һәм безне юлдан яздыру өчен үзенең гасырлар буе кулланган коралларын куллана. Ул коралларның берсе булып хәмер тора. Әгәр иблис безгә хәмерне эчерә алса, соңыннан безнең белән курчак белән уйнаган шикелле уйнап, теләсә нинди гамәлләрен дә кылдыра ала.
Расүлебез Мөхәммәд әйтте: «Әгәр берәү Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәмерне эчмәсен! Әгәр берәү Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәмер эчелә торган өстәл артына утырмасын!». Хәмерне бары тик эчү генә гөнаһ түгел, ә аны ясау да, саклау да, сату да, ташучысы да бер үк гөнаһка китерә.
Безгә эчүчелектән интеккән кешенең якыннары өшкертергә алып киләләр. Үгетлисең, сөйләшәсең, әмма кайберләрендә иман нуры юк, синең сүзләрең аңа барып җитми. Кеше үзе теләмәсә, аны бу халәттән чыгарып булмый.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар