16+

Казан берничә көнгә “дөнья башкаласына” әверелә

2024 елның 22-24 октябрьләрендә Татарстан башкаласында БРИКС илләренең саммиты була.

Казан берничә көнгә “дөнья башкаласына” әверелә

2024 елның 22-24 октябрьләрендә Татарстан башкаласында БРИКС илләренең саммиты була.

Әлеге халыкара чараны Казанда үткәрүне Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 12 сентябрьдә, БРИКС саммитына багышлап, “Җәмәгатьчелек мөстәкыйль үсеш өчен” түгәрәк өстәл утырышы үткәрелә. Анда БРИКС илләренең гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре, Россия ВУЗлары галимнәре, сәясәтчеләр катнаша. 
– Иҗтимагый палата да БРИКС илләре арасында хезмәттәшлек юлларын барлый. Татарстанның төрле милләтләр һәм диннәр катнашында дус-тату яшәве буенча тәҗрибәсе зур. Моны бөтен дөньяга күрсәтә алабыз. Хезмәттәшлек сәүдәдә генә түгел, ә мәдәниятләр өлкәсендә дә барырга лаеклы, безнең мәдәни мирасыбыз бай. Багъланышлар үзара файдага булсын, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева матбугат конференциясендә.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең фәнни җитәкчесе Иосиф Дискин үзенең чыгышында Россия Президенты Владимир Путинның БРИКСка нык әһәмият биргәнлеген искәртте.

– Һәр ил мөстәкыйль үсешкә омтыла. БРИКС бу сәясәтне хуплый. Казан берничә көнгә “дөнья башкаласына” әвереләчәк. Газа секторында, Донбасста меңнәрчә кеше үлә, ә БМО моңа карата нинди чара күрде? БМОның мөстәкыйль карашы юк. БРИКС дөньяда илләр арасында яңа төзелешкә, тиң багъланышларга нигез сала, – диде Иосиф Дискин. 

Мисырның сәяси һәм медиа-тикшеренүләр үзәге директоры, доктор Әхмәд Таһир башта берничә илне генә берләштергән БРИКСның әгъза илләре елдан-ел арта баруын хәтердә яңартты.

– Моңа кадәр АКШның һәм Европаның дөреслеккә бик үк туры килмәгән карашларына нигезләндек. Көнбатышныкын гына түгел, Россиянең дә дөньяга нинди карашта булуын белергә кирәк, – диде Әхмәт Таһир.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев хәзер БРИКС составына кергән илләрдә 3 миллиард 400 миллион халык яшәгәнлеген әйтте. 

– БРИКС үзенең идеологиясен башкаларга көчләп такмый, илләр арасында үзара хөрмәткә һәм дуслыкка корылган хезмәттәшлекне алга куя. Көнбатыш җәмгыятьләрне таркатырга, үзенең колониаль сәясәтен саклап калырга омтыла. Без моңа каршы торырга тиеш, – диде Игорь Бикеев.

Татарстан мөфтиенең 1нче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов республикада төрле милләт һәм дин вәкилләренең дуслыкта яшәвенең зур әһәмияткә ия булуын әйтте. В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының проект офисы директоры Олег Агапов алхәбәр биргәнчә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узачак түгәрәк өстәл утырышында БРИКС составына керүче 10 илдән вәкилләр катнаша. Үзара хезмәттәшлек – утырышның төп темасы булачак.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading