16+

Россияне ислам дөньясы белән Казан тоташтыра

Татарстан башкаласында 18-19 майда “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче халыкара икътисад форумы була. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә әлеге чара федераль дәрәҗәдә оештырыла. 

Россияне ислам дөньясы белән Казан тоташтыра

Татарстан башкаласында 18-19 майда “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче халыкара икътисад форумы була. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә әлеге чара федераль дәрәҗәдә оештырыла. 

Ислам дине файдасы
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина тарихи сәхифәләрне искә төшерде. 2009 елда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге берлегенә кергән илләр катнашында тәүге мәртәбә халыкара икътисад форум үткәрелә. Әлеге форумның бер нәтиҗәсе сыйфатында, КazanSummit барлыкка килә.

- Казанда саммит 13 ел дәвамында ел саен уздырылды, аның Россияне ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытудагы хезмәтләре федераль югарылыкта уңай бәяләнде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та саммитны федераль дәрәҗәгә күтәрү буенча тырышлык куйды, омтылыш чынбарлыкка ашты. Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә форумының оештыру комитеты утырышы булды инде. Казандагы халыкара икътисад форумында Россиянең һәм кайбер илләрнең беренче затлары да булуы көтелә, - диде Талия Минуллина.

Казандагы халыкара форумга Россиянең 59 төбәгеннән, 64 илдән 6 меңнән артык кеше килер, дип уйланыла. Анда үзара хезмәттәшлек, ислам банкингы, таможня, кануннар, транспорт һәм логистика, туристлык, инвестиция, спорт мәсьәләләре күтәреләчәк. Иран делегациясе Татарстанга берничә көн алданрак килеп, республиканың сәнәгать предприятиеләре белән турыдан-туры танышачак.

Чаралар программасы
Халыкара икътисад форумы “Казан-Экспо” үзәгендә барачак. Биредә 20 майда “Раша-хәләл” күргәзмәсе дә була. Хезмәттәшлек килешүләре Казан Кремленә һәм Казан Ратушасында кабул ителәчәк. Тематик чаралар Теннис академиясендә, Рәмиев исемендәге IT-паркта, “Казан” агросәнәгать паркында, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы скверда да оештырыла. Ислам модасы “Корстон”да үткәреләчәк. Талия Минуллина әйткәнчә, форумда һәм күргәзмәдә катнашу өчен взнос 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр “һәр предприятие һәм эшкуар катнаша алырлык бәядә” билгеләнгән.

Татарстан һәркемгә ачык
- Бүгенге вазгыятьтә ислам дөньясы Россиянең төп хезмәттәшенә әверелә бара. Ләкин республика ислам илләре белән генә чикләнми, Татарстан белән хезмәттәшлек алып барырга теләгән башка илләргә дә республикада эшкуарлык өчен барлык шартлар тудырылачак, - диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Максим Денисов әйткәнчә, форумда катнашучыларны һәм туристларны югары дәрәҗәдә кабул итүгә әзерлек чаралары күрелә.

Пәйгамбәр әйберләре
Болгарда 21 майда “Изге Болгар җыены” була. Анда халыкара икътисад форумы делегатлары да барачак.
- Җыен вакытында Мәхәммәд пәйгамбәребезнең 11 әйбереннән тупланган күргәзмәне карап булачак. Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сакал бөртекләре саклана. Пәйгамбәребезгә кагылышлы әйберләрне Мәдинәдән, Гарәп Әмирлекләреннән китертү чаралары күрелә, - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сүз башында Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәүләрдә зыян күргән кешеләрнең кайгысын уртаклашты.
- Ислам илләренең Татарстанда җитештерелә торган хәләл продукция белән кызыксынуы зур. Республикадан инде 13 компания үзенең хәләл продукциясен чит илгә чыгара. Дөньяда 460 сертификат үзәге эшли, шулар арасыннан Бразилия 2нче урында, әлеге ил хәләл продукция озату белән актив шөгыльләнә. Бразилия булышлыгында безнең дә Татарстанда җитештерелә торган хәләл продукциягә халыкара дәрәҗәдәге сертификат алу максаты бар, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading