16+

Рөстәм Миңнеханов: “Без дә районда эшләдек, моның кадәр программаның ун проценты да юк иде”

Авылларда юллар тузган, су проблемасы кискен тора. Яшьләрне авылда калдыру өчен лаеклы хезмәт хакы һәм югары технологияле эшләр кирәк. Муниципалитетларда кадрларга ихтыяҗ зур. Аларны яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була. Боларның барысына да акча, акча һәм акча кирәк. Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе съездында район башлыклары Президентны үтенечләре белән күмеп ташлады.

Рөстәм Миңнеханов: “Без дә районда эшләдек, моның кадәр программаның ун проценты да юк иде”

Авылларда юллар тузган, су проблемасы кискен тора. Яшьләрне авылда калдыру өчен лаеклы хезмәт хакы һәм югары технологияле эшләр кирәк. Муниципалитетларда кадрларга ихтыяҗ зур. Аларны яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була. Боларның барысына да акча, акча һәм акча кирәк. Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе съездында район башлыклары Президентны үтенечләре белән күмеп ташлады.

Хакимият халыктан ерагаймасын  

Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, Дәүләт Думасына җирле үзидарәнең гомуми принциплары турындагы закон проекты кертелүен һәм анда бәхәс тудыра торган бер мәсьәлә турында ассызыклап үтте.  
– Документта авыл җирлекләрен үзидарәнең беренчел звено буларак бетерү һәм шәһәр, муниципаль округлар оештыру турында бара. Үткәрелә торган реформа муниципалитетларны халыктан ерагайтырга тиеш түгел. Хакимиятнең халыкка якын булганда гына нәтиҗәле эшләвен онытырга кирәкми. Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә халыкның территорияләр белән идарә итүдә катнашу формаларын уйларга, шулай ук урыннарда муниципаль хакимият органнарының даими вәкиллеген тәэмин итәргә кирәк, – диде ул.

Халыкны авылларда калдыру өчен аларны эш белән тәэмин итәргә кирәклегенә дә басым ясады.
– Татарстанда агломерацияләр үсеше авыл районнары бушауга китерергә тиеш түгел. Президент программалары ярдәмендә авылларда социаль инфраструктура барлыкка килде. Хәзер эш урыннары булдырырга кирәк. Соңгы съездларда эре предприятиеләрнең филиалларын, цехларын районнарда ачарга кирәк, дидек. Сәнәгать министрлыгы каршында әлеге мәсьәлә буенча эш төркеме барлыкка килде. Без шушы өлкәдә практик адымнар көтәбез. Сәнәгать предприятиеләрендә бу кадрлар дефициты проблемасын да хәл итәргә булышыр иде. Авыл районнарының язмышы һәм үсеше, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтенең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә инженер инфраструктурасы объектлары, торак төзелеше дәвам итә. Авыл башлыкларына җирлекләрдә авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне оештыра алырлык инициатиавалы яшьләрне эзләргә, аларга субсидия алу өчен гаризалар тапшырырга ярдәм итәргә кирәк, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.    

Су кирәк!
Авыл җирлекләрендә күп кенә проблемалар үзара салым программасы ярдәмендә хәл ителә. Быел авыл халкы 296 млн сум акча җыя алган. 1,2 млрд сум республика бюджетыннан бирелгән. 2013 елдан бирле бу максатларга 6,5 млрд сум акча юнәлдерелгән. Әмма әле хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Шуларның берсе – халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү. Су үткәрү челтәрләренең 32 процентын алыштырасы бар.  

– Болардан тыш, муниципалитетлар янгынга каршы куркынычсызлыкны финанслау мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Онлайн конференцияләрдә Финанс министрлыгы белән килештермичә генә өстәмә керемнәрне сарыф итәргә мөмкин булган иң мөһим эшләр исемлеген билгеләү кирәклеге турында да сүз булды, – диде ассоциациясе рәисе.

Кадрлар җитми
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең чыгышында барлык районнарны да борчыган бер мәсьәләгә тукталды.

– Муниципалитетларга профессиональ белгечләрне җәлеп итү авырлашты. Төп сәбәбе – хезмәт хакын түләү шартлары. Бер үк дәрәҗәдәге белгечләргә коммерцияле предприятиеләр бер ярым-ике тапкырга күбрәк түли. Кадрлар кризисы системалы характер алды. Хезмәт хакын күтәрүнең авыр мәсьәлә икәнен аңлыйм, әмма ул инвестиция үзен аклый дип ышанып әйтә алам.  Позитив үзгәрешләр дә юк түгел. Федераль һәм республика программалары ярдәмендә соңгы елларда шәһәрдә яшәү уңайлаша башлады. Шулай да җәмәгать транспорты мәсьәләсе кискен булып кала бирә. Шәһәр транспортын яңартып, аны саклап кала алсак та, соңгы биш елда аларда йөрүчеләрнең саны ике тапкырга кимеде. Моны мөстәкыйль рәвештә үзебез генә хәл итә алмыйбыз, – дип, ул Татарстан Президентыннан транспорт хезмәте чыгымнарын шәһәр бюджетына кертү мөмкинлеген сорады.  

Туган авылыбызны яратабыз

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев илкүләм проектлар ярдәмендә җирлектәге аеруча кискен торган проблемаларны хәл итүләрен һәм шуның белән район халкының тормыш сыйфаты яхшыруын ассызыклап үтте. Шәһәрләрне генә түгел, авылларны төзекләндерү өчен дә зур акчалар юнәлтелде, диде ул. 2020 елда район – 97, быел 79 грант откан. Шул акчаларга 46 спорт мәйданчыгы, 16 хоккей тартмасы, балалар уен мәйданчыклары төзелгән, ял зоналары барлыкка килгән. Грант акчасына 12 чакрым юлга асфальт салынган һәм тагын бик күп эшләр башкарылган. Боларның барысына 1 млрд сум акча җәлеп ителгән.

– Әлеге федераль һәм республика программалары авылларны саклап калу, үстерү һәм яшьләрне авылда калдыру максатыннан тормышка ашырыла. Шул максатларны күз алдында тотып, “Туган авылыбызны яратабыз” муниципаль проектын гамәлгә ашыра башладык. Югары Чура авылында инвестор тарафыннан алты шәхси хуҗалыкның икесендә терлек тораклары төзелеп, аларга 48 баш сыер кертелде. Проект тулы куәтенә эшләп киткәч, сыерлар санын 144кә арттырырга җыенабыз. Барысы ун эш урыны булачак. Ядегәр җирлегендә дә шундый эш бара. Тагын теләк белдерүчеләр бар. Әлеге проект шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын арттыруның иң кулай юлы дип уйлыйм. Авылда яшьләрне калдыруның төп юлы – югары технологияле эш урыннары булдыру, лаеклы хезмәт хакы, уңайлы торак белән тәэмин итү. Бюджетка өстәмә керемнәрне торак проблемасын хәл итүгә юнәлтергә рөхсәт булса, авыл җирендә биш ел эшләү шарты белән, 35 яшькә кадәрге квалификацияле белгечләргә торак өчен беренче взносны кертергә 300 мең сум субсидия бирсәк, социаль өлкәдә кадрлар проблемасын хәл итәргә зур этәргеч булыр иде, – диде Сергей Димитриев.

Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларында катнашып, районга инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек тудыргану өчен Президентка рәхмәтен дә җиткерде.

Чыгышы азагында район башлыгы хәл ителәсе проблемаларга да тукталды.
– Беренче һәм иң күп чыгымны таләп итә торганы – юлларның торышы. Төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми. Кайбер юллардагы асфальт ярты гасыр элек салынган. Икенче проблема – халыкны чиста су белән тәэмин итэ мәсьәләсе. 17 авылда су белән тәэмин итү системасына реконструкция таләп ителә. “Җирлекләрнең заманча йөзе” ведомство проектында яки “Чиста су” программасында катнашырга мөмкинлек булса дип, 11 җирлек үзара салым акчасына гомуми суммасы 257 млн 100 мең сумлык проектлар әзерләде. Биш скважина һәм унике су башнясы урнаштырырга кирәк. Су трубалары да шактый тузган. Бу күп районнар өчен актуаль, – диде ул.   

Казаннан гына ярдәм көтмәгез

Иң соңыннан сүз алган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  республикада су белән зур проблема булуын әйтеп, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясады.

– Яхшы сыйфатлы булсын өчен, бик күп акча түгәргә кирәк. Ә ул суны бакчага сибәбез. Бу мәсьәләләрне өйрәнергә һәм хәл итәргә кирәк. Сусыз булмый, ул җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Республикада бик күп эшләр эшләнә, эшләгән саен кимеми, күбәя генә. Без дә районда эшләдек, моның кадәр программаның чиреге дә, ун проценты да юк иде. Аңа карамастан, тормыш алга таба бара, халыкның таләпләре хәзер икенче. Бу таләпләргә әзер булырга тиешбез. Транспорт мәсьәләсе турында иртән генә сөйләштек. Транспортта ташламалы категория белән бәйле мәсьәләләр бар. Кайбер урыннарда бу эш тиешле рәвештә оештырылмаган. Казаннан гына ярдәм көтәргә кирәкми, үзегезгә дә эшләргә кирәк булачак. Транспорт схемаларын караячакбыз. Хезмәт хакы да акча белән бәйле. Җай булса, аларны хәл итәрбез, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading