16+

3 игезәк уллары туган Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар: «Куанычыбызга күз генә тимәсен»

Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Фәнис һәм Гөлназ Мөбарәкшиннәр гаиләсендә өч игезәк малай туган. Унбиш ел көткән бәхет йомгакларына алар Руслан, Фаил һәм Ирек дип исем кушканнар.

3 игезәк уллары туган Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар: «Куанычыбызга күз генә тимәсен»

Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Фәнис һәм Гөлназ Мөбарәкшиннәр гаиләсендә өч игезәк малай туган. Унбиш ел көткән бәхет йомгакларына алар Руслан, Фаил һәм Ирек дип исем кушканнар.

- Исемнәрен алдан ук уйлап куймаган идек, бәхетебезгә үзебез күз тидерүдән куркып, сабыр иттек. Сау-сәламәт булып тусыннар, исемнәре генә табылыр анысы дидек. Хатыным хастаханәдән, балаларга исем уйларга кирәк, туу турындагы таныклык бирәләр, дигәч, капылт кына шушы исемнәргә тукталдык, - ди бәхетле әти.

- Өч бала дигәч, ничек карап бетеребез дип курыкмадыгызмы? - дип сорыйм Фәнистән.
- Унбиш ел көткән балаларыбыз бит алар, сөендек кенә. Хастаханә юлларын бик күп таптарга туры килде. Табибларның ярдәме зур булды. Берничә тапкыр ЭКО ясаттык, бик күп акчалар тотылды. Акчасыз булмый, маллар асрыйбыз, кредит та алырга туры килде. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, ниһаять безгә әти-әни булу, бала үстерү сөенечен бирде. Әти-әниләребез дә, әби белән бабай да бик шат. Көндез сабыйларны чиратлашып алар караша, без алардан аерым яшибез, кичкә үзебезгә кала. Гөлназ да авыр дип зарланмый. Ул декрет ялына киткәнче, Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә эшләде. Анда эшләгәч, өч баланы үстерергә психологик яктан да әзер иде. Мин дә кулдан килгәнчә булышырга тырышам. Хәзер җайлашып беттек инде, - ди Фәнис.

Фәнис һәм Гөлназ Мөбарәкшиннәр

- Балаларны аера аласызмы, бутап бетермисезме?
- Гөлназ балалар белән хастаханәдә бер ай чамасы ятып чыкты. Баштарак беренчесе, икенчесе, өченчесе дип кенә сөйләштек. Хәзер аерырга өйрәндек инде. Иң олысы - Руслан, аннары Фаил, аннары Ирек. Фаил белән Руслан тынычрак. Ә менә Ирек елаграк, хәрәкәтчәнрәк. Өебез, шөкер, сабыйлар авазыннан яңгырап тора. Куанычыбызга күз генә тимәсен.

Яшь әти белән әнине район башлыгы Михаил Афанасьев та котларга килгән, ул аларга кер юу машинасы, сабыйларга уенчыклар бүләк иткән.


Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading