16+

Аерылышкач, кабат кушылып буламы?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Бик күпләр аерылыша да, аннан соң кабат кушыла. Әмма кушылып та, матур гына яшәп китә алмаучылар бар. Ә кемнәрдер, киресенчә, бәхетле гомер кичерә. “Нигә шулай соң?” – дигән сорау.

Аерылышкач, кабат кушылып буламы?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Бик күпләр аерылыша да, аннан соң кабат кушыла. Әмма кушылып та, матур гына яшәп китә алмаучылар бар. Ә кемнәрдер, киресенчә, бәхетле гомер кичерә. “Нигә шулай соң?” – дигән сорау.

Бу сорауга педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова җавап бирде.

"Бу гаиләдә бик үк дөрес булмаган тәрбия алымнары белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, “бер киселгән икмәк кире ябышмый”, “күп акчалар безгә төс түгел”, “тормыш корганда, үзең төслерәкне сайла, артык байлар белән без тиң түгел” һәм башкалар... Кеше менә шул фикер белән килешеп яши. Артык кыска күлмәк кию, ресторанга керү, социаль хәле югарырак булучылар белән аралашмаска тырышу – әлбәттә, болар кешенең үзбәясен төшерүгә дә китерә. Һәм гаилә тормышын төзүгә, сүнгән учакларны тергезеп җибәрүгә комачаулый.

Әмма кайбер кешеләр гаиләдән килгән тәрбия алымнарын психологлар, китаплар, күнегүләр ярдәмендә алып ташлап, яңача, күңеле кушканча яши башлый. Һәм бик бәхетле була!

Теләгем шул: искелектән китеп, үзебезне, әйләнә-тирәбездәге кешеләрне бәхетле итеп яшәсәк иде! Барысы да үз кулыбызда!" - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading