Быел каен җиләге аеруча күп булды, җыймыйча да түзеп булмый бит
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Нурсинә Яфизованың инстаграм битенә куйган җиләкләре беркемне дә битараф калдырмады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Нурсинә Яфизованың инстаграм битенә куйган җиләкләре беркемне дә битараф калдырмады.
Атна-ун көн җиләккә йөреп, көн дә берәр литрлы унбишәр чиләк җиләк җыеп кайталар һәм аларны көне-сәгате белән сатып та бетерәләр. Нурсинәнең әнисе Фатыйма апа әйтүенчә, җиләк җыярга иртәнге сәгать өчтә торып китәләр дә, алтыга инде кайтып та җитәләр. Кияүләре Марат җиләк җыярга бигрәк тә хирыс икән. Без бер чиләк җыйганчы, ул өч чиләкне тутырып куя, ди Фатыйма апа.
Яфизовлар җиләк җыеп сату белән өч ел элек шөгыльләнә башлаган. Моннан шактый гына акча да эшләп була ди. Быел атна-ун көндә генә 50-60 мең сум акча эшләгәннәр. Иш янына куш дигәндәй, гаиләләре белән эшләп тапкан акчаны хуҗалыкта төзелеш эшләренә тоталар.
– Кызым Нурсинә кафеда, киявебез Марат тракторда эшли. Эшкә кадәр дә, аннан соң да тиз генә җиләккә менеп төшәләр. Өч бала тәрбиялиләр, олысы белән уртанчысы да әти-әниләре белән җиләккә йөри. Лаеш якларына ук барып җыялар, үзләре генә белгән урыннары бар. Быел каен җиләге аеруча күп булды, җыймыйча да түзеп булмый бит. Сатмый кала алганнары юк. Баштарак олы юл буена чыгып саталар иде, өч ел эчендә клиентлары барлыкка килде. Кукмарадан хәтле килеп алалар, – дип сөйләде Фатыйма апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
Комментарийлар
2
0
0
Молодцы! Куанычы булсын берүк. Зур тырышлык, сабырлык кирәк бит каен җиләген җыярга. Сокланам.
0
0
0
0
Молодцы! Тырышкан табар диляр бит!
0
0