«Болгар» Болгарга юл тота
Иртәгә, 26 август көнне, «Болгар» радиосы хезмәткәрләре, иртәнге алтыда Казан Кремленнән, велосипедларга утырып, Болгарга юл тотачак. «Болгар» радиосы алып баручылары юлга барысы бергә кузгалмаячак, әлеге чара велоэстафета дип атала, ягъни һәркем билгеле бер араны үтеп, велосипедын башка кешегә тапшыра. Маршрутның озынлыгы - 190 чакрым. Бар да уйланылганча үтсә, эстафета кичке...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Иртәгә, 26 август көнне, «Болгар» радиосы хезмәткәрләре, иртәнге алтыда Казан Кремленнән, велосипедларга утырып, Болгарга юл тотачак. «Болгар» радиосы алып баручылары юлга барысы бергә кузгалмаячак, әлеге чара велоэстафета дип атала, ягъни һәркем билгеле бер араны үтеп, велосипедын башка кешегә тапшыра. Маршрутның озынлыгы - 190 чакрым. Бар да уйланылганча үтсә, эстафета кичке...
Иртәгә, 26 август көнне, «Болгар» радиосы хезмәткәрләре, иртәнге алтыда Казан Кремленнән, велосипедларга утырып, Болгарга юл тотачак.
«Болгар» радиосы алып баручылары юлга барысы бергә кузгалмаячак, әлеге чара велоэстафета дип атала, ягъни һәркем билгеле бер араны үтеп, велосипедын башка кешегә тапшыра. Маршрутның озынлыгы - 190 чакрым. Бар да уйланылганча үтсә, эстафета кичке дүрттә Болгар каласының Ак мәчетендә тәмамланырга тиеш. Кичке алтыда татар эстрадасы йолдызлары (Мирсәет Сөнгатуллин, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, «Болгар» кызлары, Азат-Алсу Фазлыевлар, Илгәрәй, Илгиз Шәйхразиев, Гөлнара Габидуллина һ.б.) концерт күрсәтәчәк. Велосипед эстафетасы «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә - 13 ел, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелек тарихына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар