16+

Чәчтараш Гөляз Ганиева: «Һөнәри серләремне чишәсем килми»

Чәчтараш Гөляз Ганиева, креатив фикерләве, тормышка, кешеләргә, һөнәренә карашы белән, башкалардан аерылып тора.

Чәчтараш Гөляз Ганиева: «Һөнәри серләремне чишәсем килми»

Чәчтараш Гөляз Ганиева, креатив фикерләве, тормышка, кешеләргә, һөнәренә карашы белән, башкалардан аерылып тора.


- Мин бервакытта да, кеше ни әйтер икән, дип яшәмәдем. Үземә ничек ошый, һәрчак шулай эшлим, - ди Гөляз.
15 яшьлек яшүсмер белән дә, олы яшьтәге апа белән дә уртак телне тиз таба ул.


- Гөляз, бу һөнәрне сайлавың ничегрәк булды?
- Мөгаен, мин туганда ук кулга кайчы белән тарак тотып туганмындыр (көлә). Кечкенәдән үк курчакларымның чәчләрен кисә идем. 12 яшьтә инде миңа чәч кистерергә сыйныфташларым, мәктәп укучылары йөри иде. Яхшы гына килеп чыга иде бит! Ә менә әти-әни каршы булды. Әти: «Югары белем турындагы дип­ломыңны кулыма кайтарып тоттыр, аннан соң урам себерүче булсаң да ярый», - дигәч, КХТИга укырга кердем. Анда бер ел студент булып йөргәч, читтән торып укуга күчтем дә, парикмахер курсларын тәмамлап, эшли дә башладым. Диплом яклау вакытында мине үз клиентларым бәяләде. Дөресен генә әйткәндә, кечкенә чагымда мин матур түгел идем. Үзем күз төшереп йөргән малайлар миңа борылып та карамый иде. Мине ошатканнары үземә кызык түгел. Минем бик тә нык чибәр буласым килде, ә аның өчен акча кирәк. Матур итеп киенәсем килә - мөмкинлек юк. Бизәнер өчен дә бер танышыма йөри идек, чөнки аның әнисе җитәкче урында эшли, үзенең тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә иде. Тагын бер балачак хатирәсе истә. Безнең күршедә бер апа яшәде. Нәзакәтле, чибәр, купшы ханым парикмахер булып эшли иде. Эше уңышлы, клиентлары күп, тормышы җитеш, бөтен җирдә таныш-белеш. Шундый тормышта яшәү минем хыялым иде. Икенчедән, үземне генә түгел, бөтен кешеләрне дә матур итәсем килә. Хәзер тормышны хатыннар тарта, гаиләдәге бөтен проблемаларны алар хәл итә, дөнья куа-куа, үзләрен карарга да оныталар. Нәтиҗәдә ирләре чит-ятларга күз сала башлый. 2002 елда үземнең чәчтарашханәне ачканда да максатларым ачык иде: зур хезмәт хакы алып эшләмәүче хатын-кызларны да бирегә китертеп, аларга матурлык салоннарындагы кебек хезмәт күрсәтү.


- Яхшы чәчтараш начарыннан ничек аерыла?
- Күптән түгел генә бер танылган стилист турында тапшыру караган идем. Аңа да шундый сорау бирделәр. Ул: «Әгәр мастер чиста халаттан, матур тырнаклы, чәчләре искиткеч итеп ясалган икән... аңа утырмагыз. Парикмахер рәссам булырга тиеш», - диде. Мин аның сүзләре белән 100 процент килешәм! Парикмахер - җанны дәвалаучы. Мин клиентларым урынына һәрвакыт үземне куеп карыйм. Аңа образ тудырганчы, кайда эшләве, холкы, аралашу даирәсе, гаилә хәле, иртән үзенә никадәр вакыт бирүе турында кызыксынам. Һәм күп очракта, аларның те­ләк­ләренә игътибар итмичә, үземчә эшлим. Аллага шөкер, соңыннан алар да, үзем дә канәгать калабыз. Эш­ләгән эшемнән ләззәт алам, шуңа да чәч кисүче иң бәхетле һөнәр ияләре исемлегенә керә бит.


- Мода турындагы гламур журналларда төрле төсләргә буялган, төрлечә киселгән чәчләр, әллә нинди әкәмәт прическалар күрәбез. Ләкин тормышта алай йөрүчеләр юк бит.
- Казанда, Татарстанда менталитет башка. Бездә кеше фикереннән сагаю, танышлар ни әйтер икән, дигән фикер яши. Питерда алай түгел. Анда чәчләрен зәңгәр, яшел, шәмәхә, куе сары төсләргә буяган кешеләр бик күп. Мәскәүдә дә халык үзе теләгәнчә йөри. Шәхсән үземнең клиентларым арасында да образларын үзгәртеп, яңартып торучылар бар, әмма аз. Алар - иҗат кешеләре, төнге клубларда эшләүчеләр. Үз фикеренә, үз теләгенә хыянәт итмәсеннәр иде кешеләр. Кыю булырга кирәк. Мине, тышкы кыяфәтем аркасында (панкча кистерелгән чәч), яшүсмер чагымда милиция дә алып киткәне булды.


- Өч кыз әнисе буларак, балаларыңны да үз үрнәгеңдә тәрбиялисеңме?
- Әйе. Мәсәлән, чәч­ләрен кисәргә телиләр икән - киссеннәр. Берничә төскә буйыйлар икән - буя­сыннар. Йөреп карасыннар. Ошамаса, үзгәртерләр. Кечкенә кызым үземә охшаган. Тышкы кыяфәте белән дә, куллары, дөньяга карашы белән дә. Ун яшь кенә булуына карамастан, мин аны маникюр ясарга өйрәтүчеләр мәктәбенә яздырдым, чөнки үзенең теләге бик зур. Каршы килмәделәр, килсен, өйрәтербез, диделәр.


- Кечкенәдән үк буягач, чәч бозылмыймы?
- Порошок белән юганнан соң парсыз үтүкләсәң, кием дә бозыла. Шуңа күрә без һәртөрле саклагыч чаралар кулланабыз. Чәч белән дә шулай ук. Чәчләрне саклый, аларны тернәкләндерә торган нинди генә чаралар юк. Иренмичә файдаланырга гына кирәк. Хатын-кыз үзен хатын-кыз итеп хис итәргә тиеш.


- Хәзер бик күптөрле мастер-класслар уздыралар. Аларга карашың ничек?
- Яхшы. Яңалыкларны өйрәнәм, эшемдә файдаланам, бик күп лекция­ләр тыңлыйм, әмма үзем бернинди дә бәйгеләрдә катнашмыйм. Чөнки, беренчедән, акчаң булса - катнашасың, тагын да күбрәк икән - җиңәсең. Икенчедән, үземнең һөнәри серләремне башкаларга чишәсем килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading