Чир китә, гадәт китми
«Көнчыгыш» конференциянең чирекфиналында «Ак Барс» - «Салават Юлаев» көрәшенә тагын да көчлерәк ялкын өстәү өчен Сергей Зиновьев җитмәде. Ике команда җанатарлары да Зинаның (уенчының тәхәллүсе) уенын бик көткән иде. Казанда узган беренче уенда Сергейның катнашмавын Уфа командасының баш тренеры Венер Сафин аның бераз авырып торуы белән аңлатты. Соңрак монда проблеманың...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Көнчыгыш» конференциянең чирекфиналында «Ак Барс» - «Салават Юлаев» көрәшенә тагын да көчлерәк ялкын өстәү өчен Сергей Зиновьев җитмәде. Ике команда җанатарлары да Зинаның (уенчының тәхәллүсе) уенын бик көткән иде. Казанда узган беренче уенда Сергейның катнашмавын Уфа командасының баш тренеры Венер Сафин аның бераз авырып торуы белән аңлатты. Соңрак монда проблеманың...
«Көнчыгыш» конференциянең чирекфиналында «Ак Барс» - «Салават Юлаев» көрәшенә тагын да көчлерәк ялкын өстәү өчен Сергей Зиновьев җитмәде. Ике команда җанатарлары да Зинаның (уенчының тәхәллүсе) уенын бик көткән иде. Казанда узган беренче уенда Сергейның катнашмавын Уфа командасының баш тренеры Венер Сафин аның бераз авырып торуы белән аңлатты. Соңрак монда проблеманың бөтенләй дә сәламәтлек белән бәйле түгеллеге ачыкланды. Зиновьев, Казан бозында узган иртәнге күнекмәгә соңга калып килгән өчен, дисциплинар җәзага тартылган икән. Казандагы икенче уенда да 42 нче номерлы хоккейчы матч барышын трибунадан күзәтергә мәҗбүр булды. Журналистларның моны күреп: «Димәк, Зиновьевның «җиңелчә авыруы» дәвам итә?» - дигән соравына, баш тренер: «Моны Уфада ачыкларбыз», - дигән булса да, Сергей Уфадагы беренче матчны да читтән генә күзәтте. Дөрес, икенче уенга чыгардылар тагын үзен.
Заманында «Ак Барс»тан җәнҗал белән киткән, бу сезон башында «Салават Юлаев»ның ул вакыттагы тренеры Сергей Михалев белән конфликтка кергән Зиновьевның авыр холыклы хоккейчы икәне күптән мәгълүм. Шуңа күрә бу юлы «җиңелчә авырып торуы» хроник чиргә әйләнеп китмәгәе, дигән шикләр бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
-
#Кыскача яңалыклар
Пенсияне 1,5 тапкырга арттырырга була. Әмма...
-
#Җәмгыять
Ил өчен җаваплылык – беренчел
Комментарийлар