Фатир ишегендәге саннар язмышка тәэсир итә
Фэн-шуй белән шөгыльләнүчеләр кеше яши торган йорт ишегенең нинди булуына игътибар итүчән. Керү ишеге начар ябылса яки кыйшайган булса, анда яшәүчеләрне уңыш көтүе икеле. Моңардан кала фатир ишегендәге язулар, әйтик, андагы саннар да тормышыбызга тәэсир итә икән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Фэн-шуй белән шөгыльләнүчеләр кеше яши торган йорт ишегенең нинди булуына игътибар итүчән. Керү ишеге начар ябылса яки кыйшайган булса, анда яшәүчеләрне уңыш көтүе икеле. Моңардан кала фатир ишегендәге язулар, әйтик, андагы саннар да тормышыбызга тәэсир итә икән.
Фатир ишегендә берничә сан булса, аларны бергә кушыгыз. Әйтик, 121 нче фатир икән, 1+2+1 = 4.
Фатир номеры 1 булса, ул Кояш тәэсире астында дигән сүз. Әлеге стихия иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтергә ярдәм итә. Ул бигрәк тә рәссамнарга, артистларга һәм язучыларга уңай карашта тора.
2 - фатир Ай тәэсире астында. Ул исә интуиция һәм күзәтүчәнлекне үстерүгә тәэсир итә. Стихия музыкантларга, балалар белән эшләүчеләргә хәер-фатихада.
3 - Марс планетасы тәэсире йогынтысында. Бу сан язылган ишек артында эшлекле кешеләр яши. Алар тирәсендә гел вакыйгалар булып тора. Сезгә төзек булмаган суүткәргеч, ватык җиһаз яки күршеләрнең түшәмнән су агызуларына каршы көрәшергә кирәк була.
4 - Меркурий канаты астында. Анда яшәүчеләр аралашучан. Сезнең тормышыгызда төп рольне телефон алып тора. Шуңа да сездән менә дигән диспетчер чыгар иде. Сәяхәтләргә дә гел чыгасыгыз килеп тора.
5 - Юпитер билгесе тәэсирендә. Идеологик һәм рухи шөгыльләргә - сәясәткә, фәнгә һәм дингә тартыласыз. Бу фатирда гел кеше җыела. 5 нче фатирда яшәүчеләрнең күбесендә китапханә дә бар.
6 - сезнең стихиягез Венера. Аның девизы - мәхәббәт һәм бәйрәм! Андый фатирда торучылар кунакларга һәрвакыт шат. Аның хуҗалары хайваннар һәм гөлләр дә ярата.
7 - Сатурн тәэсире астында. Мондый фатирда яшәү ансат түгел: йә салкын, йә тынчу, яки булмаса башка уңайсызлыклар килеп чыгып кына тора. Уңай ягы да юк түгел: бу җирдә акча туплана.
8 - Уран билгесе йогынтысында. Биредә яшәүчеләр иске танышлары белән актив аралаша, яңа танышларны да җиңел генә таба. 8 нче фатирда яшәүчеләргә электр энергиясе белән сак булырга кирәк.
9 - Нептун тәэсире астында. Стихия нефтьчеләргә, диңгезчеләргә, экстрасенсларга һәм руханиларга уңай карый. Ә башкалар өчен ул алай ук уңышлы сан түгел. Алар йокысызлыктан интегергә мөмкин. Агулану куркынычы да яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Казанлыларның түләү бурычлары 1 миллиард сумга якынлаша...
-
#Язмалар
Чигүле туфлием таныштырды
-
#Язмалар
Әтнә районында янгын: “Урамга килеп керсәк – йорт урынында кара өем генә калган...”
-
#Киңәш сандыгы
Кайсы җиләк-җимеш һәм яшелчә салкынны яратмый?
-
#Кыскача яңалыклар
Машина йөртүчеләргә: штраф күләме ун тапкырга артты
Комментарийлар