Гаджет урынына спиннерлар?
Әле кайчан гына балалар арасында төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр үрү модада иде. Бүген яшүсмерләрнең башка кызыксынулары - авызларында бер сүз - спиннерлар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әле кайчан гына балалар арасында төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр үрү модада иде. Бүген яшүсмерләрнең башка кызыксынулары - авызларында бер сүз - спиннерлар.
Кызым спиннер алыйк әле дигәч тә, гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, ул әлеге дә баягы безгә Америкадан килгән заманча уенчык икән.
Подшипникны хәтерләткән кечкенә генә спиннер үз күчәре тирәсендә әйләнә, шуңа карап балалар рәхәтлек ала. Үзара кемнеке озаграк әйләнә дип ярышалар, спиннерны бармакта, тездә, маңгайда, хәтта борында да әйләндерәләр. Кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай шаккатыра. Бу уенчыкның төрлесе бар. Агачтан, тимердән, пластмасстан ясалганы да. Төренә карап бәяләре дә аерыла. Иң арзаны - 140 сум. Кыйммәт дигәне 3000 сумга җитәргә мөмкин. Спиннерлар Россиягә 2016 елда килеп кергән. Казанда исә хәзер генә популярлаша башлады. Ярый әле, бу популярлык җәйге каникул чорына туры килде. Америка Кушма Штатларында дәрес вакытында уйнап утырган, тәнәфес вакытында дөньяларын онытып тимер кисәге әйләндергән укучыларны "җиңә"алмагач, мәктәпләрдә спиннерны тыярга туры килгән. Әлеге уенчыкның файдалы яклары да бар, ди белгечләр. Ул кул моторикасын яхшырта, стресс вакытында тынычланырга ярдәм итә. Буш вакытны уздырырга булыша. Психологларның кайберләре бу мәсьәләдә бәхәсләшергә дә әзер, анысы. Ләкин ничек кенә булмасын, бу уенчыкларның замана балаларын азга гына булса да, гаджетлардан аерып торуы сөендерә.
Фото: Meduza
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар